Елмаеп алыйк әле! Мәзәкләр...
Бер түрәне пенсиягә озаталар. Иртәгесен кызыксыналар:
- Озату җыелышы бик ямансу булгандыр инде...
- Әйе, бик ямансу булды. Сөенечтән барыбыз да еладык.
Ике дус сөйләшеп утыра:
- Тиздән җәй. Ял мәсьәләсендә планнарың нинди?
- Һи-и, минем бу яктан җан тыныч! Ялга кайчан чыгасын , аны кайда уздырасын хатын хәл итә!...