12 август 2016 яңалыклары
-
Лениногорскида "Ишегалды бәйрәме" гөрләде (ФОТОЛАР)
Шәһәрнең Бораулаучылар паркында чираттагы ишегалды бәйрәме үтте. Аны 7нче ТОС белән бергә "Оникс" җәмгыяте, шулай ук баш предприятиесе булган "ЛениногорскРемСервис" җәмгыяте оештырды. 7нче ТОС микрорайоны территориясендә яшәүчеләр күпләп җыелган иде. Мондый бәйрәм быел беренче тапкыр паркта узуы белән үзенчәлекле булды. Җыр-моң тавышы тынмады, шәһәр артистлары чыгышлары белән сөендерде. Балалар өчен...
-
Кеше сәламәтлеге өчен дүләнә (боярышник) файдалы
1. Камыр агачы, аны дүләнә (боярышник) дип тә атыйлар, йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген яхшырта 2. Кан басымын көйли. 3. Кан әйләнешен яхшырта. 4. Инсульт һәм инфарктны булдырмый калырга ярдәм итә. 5. Картаю процессын тизләтүче ирекле радикаллар белән көрәшә. 6. «Начар» холестеринны киметә. 7. Ашкайнату процессына булышлык итә, эчәклек инфекцияләрен бетерә....
-
Риода Россия журналистларын талаганнар
Журналистларны стенасыз кунакханәгә урнаштырган булганнар. Россия журналистларын Риода "Рай" дип аталган стенасыз кунакханәгә урнаштырганнар. Беренче катка эләккәннәр бүлмәләреннән аеруча да уңмаган. Икенче көнне үк үзләре юкта караклар кереп, аларның бөтен әйберләрен алып чыгып киткәннәр. Хәзер алар калган әйберләрен үзләре белән йөртә башлаган. http://intertat.ru/
-
Лениногорскиның Никахлашу сараенда фотокүргәзмә яңартылган
"Мәхәббәт моңы" исемле күргәзмә Никахлашу сараеның фойесында урнашкан. Фотоларда сурәтләнгән туй көненең бәхетле мизгелләре аша төрле халык гореф-гадәтләре, милли үзенчәлекләре чагылган. Күргәзмәгә рәхим итегез!
-
Алмалар өлгергән чак. Алма кайнатмасы әзерлибез
Алманың кабыгын әрчеп үзәген алгач, дүрткә бүлеп, һәр кисәкне 5-6 мм калынлыгында аркылыга турыйлар. Тураган алма каралмасын һәм кайнатманың төсен бозмасын өчен, 3-5 минут чәй содасы салынган кайнар суда тоталар. Аннары алманы кайнап торган әзер сиропта акрын гына кайнаталар. Алмага кадәр сиропка бармак киңлегендә туралган чия яфрагы салырга мөмкин. 5-6...
-
Татарстан балалары ял иткән лагерьда коточкыч янгын чыккан (видео)
Анапаның "Витязево" балалар лагерында зур янгын чыккан. 100дән артык бала эвакуацияләнгән. Алар арасында Татарстаннан 91 бала һәм 7 олы кеше бар. Ут җәйге лагерь корпусларының берсендә электр челтәрендәге кыска ялганыш аркасында чыккан. Балаларны якындагы башка лагерьларга күчерәчәкләр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, зыян күрүчеләр юк. Янгын корпусның...
-
Быел пенсияләрне тагын бер тапкыр индексацияләү карары кабул ителмәгән
"Бу тема фикер алышуларның үзәгендә", - дигән Ольга Голодец. Россия вице-премьеры Ольга Голодец 2016 елда пенсияләрне тагын бер тапкыр индексацияләү турында Хөкүмәттә фикер алышулар бара, әмма аның буенча карар әле кабул ителмәгән, дип белдергән. Бу хакта "Ведомости" яза. "Без хәзер моның өстендә эшлибез, тиздән хәл итәрбез дип өметләнәм. Әлегә бездә...
-
Күрше районда янгын. Бер кеше үлгән
Фаҗига 10 августка каршы төндә Азнакайда була. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, аш бүлмәсен ялкын чолгап алган була.Шаһитләр анда кеше булырга мөмкинлеген әйтәләр. Янгын сүндерүчеләр бер ханымның үле гәүдәсен табып алалар. Янгын электр җиһазларын дөрес файдаланмау нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. http://intertat.ru
-
Лениногорскилылар өчен 12 августка йолдызлар фаразы
Овен: Дома сегодня Овнам как-то неуютно, но это не значит, что надо выбрасывать старую мебель. Просто сходите в гости к друзьям, родственникам. День отлично подходит для пеших прогулок или пикника на лужайке. Забудьте на время о работе и других проблемах, позвольте себе расслабиться, ведь вы и так много работаете. Телец:...
-
Лениногорскига Олимпия призеры килде (ФОТОЛАР)
Лениногорскига эшлекле визит белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров һәм Олимпия уеннары призеры, Россия ватерполчысы Ирек Зиннуров килде. Ирек Хәйдәрович спортчы буларак, беренче чиратта шәһәрдәге спорт корылмалары, спорт эшчәнлеге белән танышты. Делегация "Яшьлек" стадионы һәм спорткомплексында булды. Биредә узган ел капиталь ремонт уздырылган иде. "Олимпия резервы" мәктәбендә трамплиннан...
-
Татарстанга 35 градуслы эсселек әйләнеп кайта
Төнлә температура 17-22 градус җылы булачак. Көндез синоптиклар +34 градус вәгъдә итә. Татарстанга гадәти булмаган эсселек әйләнеп кайта: берничә көн температура бераз төшеп торды, 12 августка исә синоптиклар һава температурасын +34кә кадәр булачак дип фаразлый. Төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр, яшен, боз явуы ихтималы бар икәнен оныта күрмәгез. http://intertat.ru
-
Хәерле җомга иртәләре белән, лениногорскилылар!
Эш атнагыз уңышлы тәмамлансын.