12 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Лениногорскилылар паспорт алды
Шәһәребезнең «Ветеран» җәмәгатьчелек үзәгендә 14 яше тулганнарга паспорт тапшыру тантанасы үтте. Бәйрәм төсе алган әлеге чарага шәһәр һәм райондагы иң актив һәм алдынгы 15 мәктәп укучысы килде. Тантанада башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Вагиз Санатуллин, Федераль миграция хезмәте идарәсенең Лениногорск бүлеге начальнигы...
-
Лениногорскида КВН үтте
Мәдәният сараенда шәһәр мэры кубогына КВН уеннарының IV фестивале үтте. Анда республиканың көньяк-көнчыгыш командалары катнашты. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов уенны ачып, барлык катнашучыларга уңышлар һәм җиңү теләде. Нәтиҗәдә, Бөгелмәнең «Гамбит» командасы фестивальнең җиңүчесе булды. Икенче һәм өченче урыннарны да шулай ук бөгелмәлеләр алды.
-
Лениногорскида җинаять эше кузгатылган
8 ноябрьдә Лениногорск эчке эшләр бүлегенең дежур частена 24 яшьлек егетнең пычак яраларыннан үлүе турындагы хәбәр килеп ирешә, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгы сайты. Хокук сакчыларының оператив тикшерүе нәтиҗәсендә, җинаятьче «кайнар эзләр» буенча тоткарлана. Ул 49 яшьлек ир-ат булып чыга, низагның эчкәннән соң килеп чыгуын әйтә. Аңа карата...
-
«Газетка язылучы» көне
14 ноябрьдә район һәм шәһәрнең барлык почта бүлекчәләрендә «Газетка язылучы» көне үткәрелә. Җирле газетлар, шул исәптән «Заман сулышы» үзенә язылучыларга бүләкләр әзерләде. «Заман сулышы»на шул көнне язылырга тәкъдим итәбез. 15 сәгать 30 минутта Үзәк почтада - Куйбышев урамы, 15 нче йорт адресы буенча приз уйнатыла.