12 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Җомга бәла-каза китерде: кешеләр якты дөньядан китте
Куркыныч җомгада 61 кеше юк булган. 11 ноябрь ниндидер тылсымга һәм сихергә ия иде. 11 нче көн, 11 нче ай... Россия юлларында ул җомгада барлыгы 437 транспорт-юл һәлакәте булган. 61 кеше үлгән. Алар арасында ике бала да бар. 537 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Чыганак: http://www.almet-rt.ru/
-
Федераль куркынычсызлык хезмәте 10 террористны кулга алган
Боевиклар Мәскәүдә һәм Петербургта теракт оештырырга ниятләгәннәр. Федераль куркынычсызлык хезмәте Россия Эчке эшләр министрлыгы Һәм Таҗикстан, Кыргызстандагы партнерлары белән бергә төбәкара террористик төркемне тоткарлаганнар. Алар Мәскәүдә һәм Петербургта кешеләр күп тупланган урында терактлар оештырырга җыенганнар, дип хәбәр итә "Новости" РМА. 12 ноябрьдә оператив-эзләү чаралары һәм тикшерү эшчәнлеге нәтиҗәсендә 10 террорчы...
-
Сугышлы мәктәбенә ТНВ каналы килгән (фотолар)
Районыбызның Сугышлы мәктәбендә авылдашлары Җәүдәт Дәрзаманның иҗат мирасын яктырту буенча "Сугышлым - яшьлек җырым" дигән әдәби-музыкаль кичә узган. Бу кичә-бәйрәм ТНВ каналының "Әдәби хәзинә" тапшыруы белән берлектә узган. Тапшыру ноябрь ахырында күрсәтеләчәк, вакыты җиткәндә тагын хәбәр итәрбез. Сайтыбызны карап, укып барыгыз. Фотолар мәктәп сайтыннан
-
Сайтыбызда тавыш бирү бара, беренче өч урынга бүләк әзерләдек
Тавыш бирү 11 нче ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Тавышны көн дә бирергә кирәк. Шунсыз җиңүгә ирешеп булмаячак. Дусларыгызны, туганнарыгызны "эшкә җигегез"! Игътибар! Бәйгедән төшеп калмас өчен сезне гадел юл белән генә тавыш бирергә чакырабыз! Без тавышлар белән сайтка керүчеләр санын чагыштырып барабыз. Кагыйдәне бозучылар бәйгедән төшереп калдырылачак һәм...
-
Татарстан халкының өчтән бере гриппка каршы прививка ясаткан
Республиканың прививкалау кампаниясе планы 82 процентка үтәлгән - миллионнан артык кеше вакцинацияләнгән. 8 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча 1 млн 286 мең 923 татарстанлы гриппка каршы прививка ясаткан. Шулай итеп, республиканың прививкалау кампаниясе планы 82 процентка үтәлгән - миллионнан артык кеше вакцинацияләнгән. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә...
-
Сөтне минималь сатып алу бәясен ай саен Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдим итәчәк
Сөткә бәяләр мониторингы шәхси хуҗалыкларга һәм гаилә фермаларына ярдәм йөзеннән кирәк. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сөткә ай саен минималь сатып алу бәясен тәкъдим итәчәк. Сөт бәяләре атна саен мониторглана һәм ул шәхси хуҗалыкларга һәм гаилә фермаларына ярдәм күрсәтү максатыннан эшләнә. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы...
-
Бүген песнәкләр көне
12 ноябрьдә песнәкләр көне билгеләп үтелә. Кошлар - канатлы дуслар, диләр. Җимлек ясыйк, җим бирик. Песнәкләрнең шартлы рефлексы тиз формалаша диелә Википедиядә. Шунлыктан алар җимлекнең кайда урнашканын төгәл хәтерләп кала һәм азыкны кайчан салганнарын да чамалый икән.
-
Лениногорскига Николай Валуев киләчәк
Безнең шәһәрдә 3-4 декабрь көннәрендә бокс буенча халыкара турнир узачак. Анда танылган боксчы Николай Валуевның килүе көтелә. "SHIFA" кубогына узучы турнир "Яшьлек" спорткомплексында үтәчәк.