12 ноябрь 2019 яңалыклары
-
В Казани состоятся суперфинал и гала-концерт фестиваля «Наше время – Безнен заман»
Обладатель Гран-при фестиваля получит диплом, переходящий Кубок Президента РТ, денежную премию в 500 тыс. рублей.
-
"Шаккаттым, аптырадым, еладым!” - Илһам Шакировның кабере юлда аяк астында ята
Сөекле җырчыбыз Әлфия апа Авзалова каберенә һәйкәл кую вакытында төшерелгән видеода нәфис сүз остасы, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабировның чыгышы интернетта шактый фикер алышу тудырды. Кемнәрдер Рәшит әфәндене зиратта кычкырып сөйләгән өчен тәнкыйтьләде, кемнәргәдер аның “Әлфия Авзалова исемен этләр генә йөри торган әллә кайдагы урамга бирделәр!” диюе ошамаган: “Нишләп алай кимсетәсез без яшәгән җирне, без этләр мени?” — дигәннәр. Ә бик күпләр кабер өстенә сын куюны дөрес эш түгел дип бәяләгәннәр.
-
Авыл мәктәбендә 5 ел эшләргә тиешләр
«Авыл укытучысы» федераль проекты 2020 елның 1 нче гыйнварыннан эшли башлаячак. Биш елга авыл җирлегенә күчеп китәргә риза булган укытучылар акчалата гранттан ничек куллана алачак? Программада кемнәр катнашачак? Бу сарауларга җавап бирелде.
-
Лениногорск шахматчысы җиңүче
Самара өлкәсенең Красноярск районы Светлое поле поселогында тиз шахмат буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды.
-
Быел Татарстанда 740 йорт ишегалдында төзекләндерү эшләре үткәрелгән
826 күп фатирлы йорт ишегалды территориясе ямьләндерелгән.
-
Авариядән соң комада ятучы КВНчы Ильяс Хәсәнов вафат булган
Татарстанның М7 трассасында авариягә юлыккан КВНчы Ильяс Хәсәнов хастаханәдә үлгән. Ул авариядә имгәнеп, комада ята иде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Ильяс Хәсәновның хезмәттәшләре хәбәр итте.
-
Татарстан Хәрби комиссариаты Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләрен җыюны дәвам итә
Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты республика гражданнарының шәхси гаилә архивларыннан 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләрен һәм фронттагы хатларын халыктан җыюны дәвам итә.
-
Лениногорскида Халыкара "Җәлил укулары"ның район этабы узды (фотолар)
Бүген Лениногорскида II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең район этабы уза.
-
Лениногорск шәһәр прокуратурасы карарын үтәмәгән эшмәкәргә карата административ җинаять эше кузгатты
Кибеттә әйбер сайлаганда без аны бәясеннән, ассортиментның күплегеннән һәм сатучының әдәплелегеннән чыгып, карап алабыз. Ә бу сату ноктасындагы гигиена таләпләре турында без соңгы чиратта гына уйланабыз. Чөнки без алып сатарларга ышанабыз, алар үз клиентларын хөрмәт итәргә тиеш дип уйлыйбыз.
-
Аша банан
Коръән Кәримдә: "Вә җимешләре астан өскә хәтле тезелгән хуш исле банан агачлары арасында…” - диелгән (“Вакыйга” сүрәсе, 29нчы аять).
-
Тагын Җәвиткә калдырмаган, икене эләктергән...
Узган ялларда инстаграм челтәрендә Марат Мухинның никахлашуы һәм Салаватның чебиләре иң күп шау-шу кузгаткан постлар булгандыр. Салават Фәтхетдинов Чаллыда гатстрольдә.
-
Синоптиклар Россиядә климатик кыш кайчан башланасын әйтте
Россиядә климатик кыш декабрь уртасыннан гына башланачак. Әлегә исә көз һәм кыш арасындагы вакыт санала. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге директоры вазифаларын башкаручы Роман Вильфандка сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.