13 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Февральдә дә ял итәбез
Озын яллардан соң эшкә чыктык, хәзердән үк киләселәре турында уйлый да башладык.
-
Исән булса, якташ язучыбыз Җәмит ага Рәхимовка 85 яшь тулган булыр иде
Батыршалар рухы йөрәктә Үткәннәр сагындыра... Мин арабыздан бакыйлыкка күчкән остазларымны сагынам. Шөгер ягының, Лениногорск каласының горурлыгы, милләтпәрвәр шәхес, берәгәйле журналист, талантлы чәчмә әсәрләр остасы, туган ягы тарихын өйрәнүгә биниһая көч салган якташым, остазым Җәмит Гата улы Рәхимовның тууына 2020 елның 13 гыйнварында 85 ел тулды.
-
Фәрит Мөхәммәтшин илкүләм проектларны яктыртуга бәйге игълан итү тәкъдиме белән чыкты
Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин илкүләм проектларны яктыртуга журналистлар арасында бәйге игълан итү тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта ул ТР Милли музеенда Россия Матбугат көненә багышланган бәйрәм чарасында әйтте.
-
Татарстанда фура белән җиңел машина катнашындагы һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән
Татарстанда фура белән җиңел машина катнашындагы һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта юл-транспорт һаләкәте шаһитлары хәбәр итә.
-
"Лениногорск очкыннары" Бөтенроссия ярышлары узды
Шәһәрдә 12-14 яшьлек кыз һәм малайлар арасында чаңгыда ике төр ярыш буенча “Лениногорск очкыннары” дип исемләнгән Бөтенроссия ярышлары узды.
-
Россиядә укытучылар хезмәте өчен түләү структурасы үзгәрәчәк
Укытучыларга хезмәт хакы түләү Хезмәт кодексына эшләнә торган төзәтмәләр ярдәмендә федераль дәрәҗәдә гарантияләнәчәк, дип сөйләде РФ мәгърифәт министры Ольга Васильева. Бу хакта «Российская газета» яза.
-
Өлкән яшьтәге лениногорскилыларны компьютерга өйрәтәчәкләр, сезне укуга чакыралар
«Россия Пенсионерлар берлеге» нең Лениногорск бүлекчәсе пенсия алды һәм пенсия яшендәгеләрне (хатын-кызлар 1968 елгы һәм аннан өлкәнрәк, ир-атлар 1963 елгы һәм аннан өлкәнрәк) өченче яшь университеты буенча укуларга чакыра.
-
Яңа елга иң яхшы бизәлгән муниципаль берәмлекләр 11 миллион сум акча белән бүләкләнәчәк
2019 елның 25 декабреннән 2020 елның 25 гыйнварына кадәр республикада муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чарасына һәм бәйрәмгә иң яхшы бизәлеш буенча конкурс уза.
-
Бүген Россия матбугаты көне
13 гыйнварда Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә бу көнне 1703 елда Петр I указы буенча "Ведомости" газетасының беренче саны дөнья күргән.
-
Безнең көрәшче Ильмир - призлы урында
Әлмәттә грек-рим көрәше буенча узган республика Беренчелегендә шәһәрнең 3нче спорт мәктәбе көрәшчесе призлы урын алды.
-
Кара икмәккә бәяләр артачак
Экспертлар Россиядә кара икмәккә бәяләр артачагын әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
-
Лениногорскида янгын нәтиҗәсендә йорт янып бетте
10 гыйнвар көнне шәһәрдәге Карл Маркс урамы, 100нче йортта янгын чыга.
-
Россиядә гражданнар өчен яңа салым ташламалары гамәлгә керәчәк
2020 елда Россиядә пенсия алды яшендәгеләр өчен 600 квадрат метрлы (алты сутый) берешәр җир кишәрлегенең кадастр бәясенә җир салымын киметә торган салым чигерүе гамәлгә керәчәк. Элегрәк аңа пенсионерлар гына хокуклы иде. Бу хакта «Российская газета» яза.