13 февраль 2017 яңалыклары
-
Гауга чыккан Мордовия мәктәбе директоры хиҗаб кию-кимәүгә нокта куйды
Мордовия мәктәбендә хатын-кызларга башларына яулык ябарга рөхсәт ителде. Хиҗаб кию белән бәйле зур гауга чыккан мәктәп директоры Вера Липатова үзенең карарын гамәлдән чыгарган. 11 февраль көнне бу хакта укытучылар коллективына да хәбәр ителгән. Югыйсә, яулык япкан укытучыларга карата моңарчы язмача кисәтү яный иде. http://matbugat.ru/
-
Лениногорскида "Финанс-бюджет палатасы" белгече Сәлимә Зарипованы бүләкләделәр
Бүген район башлыгы үткәрә торган атналык планеркада күңелле мизгел булды: "Финанс-бюджет палатасы» баш белгече Сәлимә Зарипова күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен муниципаль район Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Татарстанда бер яшүсмер сыйныфташының күзенә пистолеттан аткан
Әлеге күңелсез хәл 11 февральдә Түбән Камадагы мәктәптә дәрес вакытында булган. Ике яшүсмер арасында низаг чыккан була һәм аның ахыры аяныч тәмамланган. Яшүсмерләрнең берсе, пневматик пистолет белән атып, икенчесенең күзенә тидергән. Зыян күрүчене тиз арада Казанның балалар клиник хастаханәсенә озатканнар һәм ашыгыч рәвештә операция ясаганнар. Тик егетнең бер күзе сукыраеп...
-
Бәйге дәвам итә: катнашучылар кушыла тора
Лениногорскидан апалы-сеңелле Әминә һәм Әдилә әтиләре Рамиль Аюпов фотоларын җибәргән. Исегезгә төшерәбез! Фотолар конкурска 14 февральга кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне тавыш бирү белән билгелиячәкбез.
-
Лениногорск музыка мәктәбе укучылары "Роза ветров" конкурсында дәрәҗәле исемнәр яулады (фотолар)
10 февральдә Бөгелмә шәһәрендә "Роза ветров" дип исемләнгән IX Бөтенроссия балалар иҗаты конкурсы узды. Лениногорск балалар музыка мәктәбе укучылары актив катнашты һәм уңышка ия булды. I дәрәҗә лауреат - Владислав Виногардов, II дәрәҗә лауреат Вадим Носов, III дәрәҗә лауреат - Камилла Халикова, Даниелла Слабодина. I дәрәҗә дипломанты - "Капелька" скрипкачылар...
-
Лениногорскида нинди һава торышы көтелә?
-
Бәйгебездә яңа катнашучылар: Лениногорскидан Сөләймановлар гаиләсе
Мин дә бәйгегә кушылам. Без Лениногорск шәhәреннән. әтием - Сөләйманов Марат Жәдит улы Мин - Сөләйманова Әлфинур Марат кызы Сабан туйларын гел бергә бәйрәм итәбез! дип язып җибәргән Әлфинур.
-
Лениногорскилыларга 13 февральгә йолдызнамә
Овен. Не исключено, что сотрудничество с партнерами приведет к успеху. Это время для приобретения верных и надежных друзей. Скромность и сдержанность! Вы только выиграете, если обуздаете свои порывы, напористость сейчас очень вредит делу и испортит отношения с окружающими. Телец. День символизирует недоразумение, разлад. Судьба собирается поставить вам подножку. Главное -...
-
Лениногорск трамплинчысы Иван Панин җиңү яулап кайтты
Чайковский шәһәрендә чаңгыда ике төр ярыш буенча Россия Кубогының 8 этабы узды. Ярышларында Краснодар һәм Пермь крайлары, Мәскәү, Ленинград,Свердловск областьлары һәм Татарстаннан килгән 17 спортчы катнашты. Лениногорск спортчысы Иван Панин җиңү яулады.
-
Лениногорск китапханәләрендә “Куркынычсыз Рунет атналыгы” узды (фотолар)
31 гыйнвар - 7 февраль rөннәрендә Россиякүләм Куркынычсыз Рунет атналыгы үтте, ул цифрлы технологияләрне куркынычсыз файдалану проблемаларына кагылган иде. Шәһәр һәм районыбызның китапханәләрдә шуңа багышланган чаралар узды. Үзәк һәм балалар китапханәсе, Шөгер, Куакбаш, Урдалы, Зеленая Роща, Урмышлы һәм башка китапханәләрдә "Интернет" төшенчәсе белән таныштырдылар, виртуаль тирәлек турында аңлатылды, балалар өчен...
-
ОДН өчен арттырылган түләүләр яңадан исәпләнәчәк
Гомумйорт кирәкләре өчен арттырылган түләүләр яңадан исәпләнәчәк. Шушындый йөкләмәне бүген Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин җиткерде. «1 гыйнвардан Торак кодексында гомумйорт кирәкләре (ОДН) өчен түләү коммуналь хезмәтләрдән алынып торак хезмәтләренә кертелүе турында яңа норма үз көченә керде. Бүгенге көндә инде гыйнвар ае...
-
Лениногорскилылар, Пенсия фонды хәбәр итә
Быелның 1 гыйнварыннан картлык буенча иминият пенсиясе хокукына ия булу өчен 8 ел стаж һәм 11,4 пенсия баллары кирәк булачак. Әлеге яңалык закондагы үзгәрешләргә бәйле: пенсияне санаганда ул ел саен этаплап артачак. Мисал өчен, 2024 елда пенсиягә чыгучылар өчен 28,2 балл һәм 15 елдан ким булмаган эш стажы таләп ителәчәк....
-
Бәйгегә Актаныштан да кушылдылар
Бәйгебезгә Актаныштан Данил һәм әтисе Анатолий Долговлар үз фотоларын җибәргән. - Әтием янымда булганда, дип язылган фото астына.
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар! Эш атналарыгыз уңышлы башлансын