13 февраль 2020 яңалыклары
-
Лениногорскилылар кабат лауреат исемнәрен яулады
12 февральдә Әлмәт шәһәренең “Иске Әлмәт” мәдәният йортында "Татнефть" җәмгыятенең "Рухият" рухи яңарыш фонды тарафыннан оештырылган "Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты региональ фестивале узды.
-
Узган ел Татарстан юлларындагы аварияләрдә 300дән артык кешенең гомере өзелгән
2019 елда Татарстан юлларындагы аварияләрдә 300дән артык кешенең гомере өзелгән, шуларның 19ы — балалар. ТР баш Дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
-
Лениногорскиның "Дубки" мәктәп урманчылыгы экологияне саклауга өлеш кертә
Узган елның апреленнән Лениногорскиның 3 нче мәктәбе каршында “Дубки” мәктәп урманчылыгы эшләп килә. Табигатьне өйрәнү, аңа сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, балаларның урман турында белемнәрен арттыру – бу оешманың төп максатлары.
-
Мөнир Рахмаевтан күптән көтелгән яңалык
Татар эстрадасының популяр артисты Мөнир Рахмаевның өйләнүе артистның тамашачылары өчен күптән көтелгән шатлыклы вакыйга булды. Хәзер инде яшь гаиләне тагын бер куаныч көтә, тиздән Мөнир Рахмаев әти булырга җыена. Җырчы бу хакта үзенең Инстаграм челтәрендә хәбәр итә.
-
Лениногорск хуҗабикәләре, өйдәге иң пычрак 9 урын турында беләсезме?
Безнең өчен өйдә иң пычрак урын идән кебек. Шуңа көнгә икешәр кат идән юып алган кешеләр бар. Ә башка урыннарга безнең кулдагы чүпрәк бик сирәк тия. Тик юкка! Тузан, дым, начар ис – сәламәтлеккә зур зыян сала. Әйдәгез, ул урыннарны барлап карыйк.
-
Лениногорскида предметларны шахмат белән интеграцияләү буенча иң яхшы мастер-класс муниципаль конкурсы узды
Хәзерге заман мәгарифендә шахматның мөһимлеген аңлап, ел саен башлангыч сыйныф укытучылары арасында уку предметларын шахмат белән интеграцияләү буенча иң яхшы мастер-класска конкурс уздырыла. Мастерлар үзләренең коллегаларын кызыклы алымнарга, формаларга, интеграция технологияләренә өйрәтәләр.
-
"Могҗизалар кыры"ндагы күчтәнәчләрне нишләтәләр?
Һәр җомга безне экраннар янына җыя торган бу тапшыруда катнашучы кешеләр Леонид Якубовичка күчтәнәчләр, бүләкләр төяп килә.
-
Чит ил фермеры сөйгәненә үзенчәлекле бүләк ясаган
“Мин сөйлимен Япун белән Кытайны, син сөйлисең Хөббениса түтәйне” кебегрәк килеп чыккан Британиядә яшәүче фермерның сөйгәненә тәкъдим ясау тарихы.