13 март 2013 яңалыклары
-
Лениногорскилы Е.Тетюева – өченче урында
Ленинград өлкәсенең Токсово поселогында трамплиннан сикерү буенча Россия беренчелегендә безнекеләр уңышлы чыгыш ясады. Ул балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр арасында оештырылган иде. Яшьтәшләре арасында 6 нчы мәктәп укучысы Елена Тетюева өченче урын алды.
-
Лениногорскилыларны гимн авторына багышланган күргәзмә көтә
Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли бүлегендә патриот-шагыйрь, Татарстан гимнының авторы Рамазан Байтимеровның тууына 90 еллыгы уңаеннан, тормышы һәм иҗатына багышланган "Җырларым - солдатларым" дип аталган күргәзмә оештырылган. Шунда ук Татарстан гимнының татар һәм рус телендәге яңартылган варианттагы текстлары белән танышырга була, дип хәбәр итә китапханә хезмәткәрләре.
-
Лениногорскилылар кышны озатачак
16 мартта Боз сарае янында Кышны озату бәйрәме була. Сәгать 10.00да башлана. Программада: милли уеннар, спортчылар чыгышы һәм башкалар.