13 март 2015 яңалыклары
-
Сумны алтын яки евраз алыштырачак
Бик тиздән сумнар алтын яки евраз дигән акча берәмлегенә алышынырга мөмкин. Россия Президенты Владимир Путин Үзәк банкка 1 сентябрьгә әлеге мәсьәләне хәл итәргә боерган. ЕАЭС валюта берәмлеге союзы төзеләчәк, анда Россия, Белоруссия, Казахстан һәм Әрмәнстан илләре керергә тиеш. Евразия бердәм валютасының исеме алтын булыр дип уйлыйлар. Әмма евраз дигән акча...
-
“Җиңү юллары буйлап”
VIII сыйныф укучылары белән мәктәбебезнең "Хәтер" музеенда "Җиңү юллары буйлап" дип исемләнгән очрашу үтте, дип хәбәр итә Урмышлы мәктәбе сайты. Музей җитәкчесе Резидә Хасаншина "Бөек җиңүнең 70-еллыгы" планы буенча укучыларга авылыбызның хөрмәтле ветераннары үткән авыр сугыш юллары турында сөйләде.
-
Тимәш мәктәбендә “Газиз туган телем” викторинасы
Мәктәбебездә "Газиз туган телем" исеме астында викторина уздырылды, дип хәбәр итә Тимәш мәктәбе сайты. Татар телендә аралашабыз икән, димәк, татар милләте яши, үсә. Милләтебезнең дәвамчысы булырлык укучылар бармы икән безнең арада?
-
Лениногорск мәктәпләре арасында чаңгы ярышы
Лениногорск шәһәре мәктәпләренең VI-VIII сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышлары узды, дип хәбәр ителә шәһәр мәктәпләре сайты. Нәтиҗәдә, 4 нче мәктәпнең 7 "А" сыйныфы укучысы Минзәлия Гафарова III урынга лаек булса, 5 нче мәктәп укучылары - Азат Кашапов (7 "М" сыйныфы), Даниэль Васильев (6 "Б" сыйныфы), Эмиль Сафиуллин (6 "А" сыйныфы),...
-
Балаң бакчага эләкмәсә – 7000 сум түлиләр?!
Балалар бакчасында урын җитмәгән гаиләләргә ай саен пособие түләп бару буенча КПРФ закон проекты әзерләгән булган. Әмма ТР Президенты һәм Дәүләт Советы әлеге проектны яклап чыкмаган. КПРФ әгъзалары фикеренчә, бакчага урын җитмәгән гаиләләр ай саен 7 000 сум күләмендә пособие алып барырга тиеш. Әмма бу мәсьәлә яклау тапмаган. Әгәр закон...
-
Бозау караучылар сыер савучыларны җиңде
Ул көнне «Ленин» хуҗалыгының ферма территориясендә маллар авазына җыр-музыка, уен-көлке тавышлары да кушылды. Хуҗалыкның профсоюз оешмасы һәм Федотовка авылы җирлеге хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм оештырды. Ферма ишегалдында сый-нигъмәт белән тулы өстәл әзерләнде, бер кырыйда ир-атлар шашлык кыздырды, самавыр кайнап торды. Бәйрәмне директорыбыз Наил Галимов котлау сүзләре белән ачып, һәрберебезгә исәнлек-саулык,...
-
Лениногорск прокуратура хезмәткәрләре иҗат конкурсының зона этабында катнаша
14 мартта 13.00 сәгатьтә «Нефтьче» Мәдәният сарае сәхнәсендә ТР прокуратура хезмәткәрләре иҗат конкурсының чираттагы зона этабы булачак, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" сайты. Анда «Әлмәт зонасы»: Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Баулы шәһәр һәм Мөслим, Сарман, Чирмешән, Ютазы район прокуратуралары хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары чыгыш ясый. Чарада ТР прокуроры Илдус...
-
Лениногорскида аяз көн
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына карасаң, бүген, ягъни 14 март көнне Лениногорскида аяз көн. Температура көндез -2 +4 градус, төнлә -3 -4 градуска кадәр булачак. Юлларда "кар боткасы". 15 март көнне Лениногорскида аяз көн көтелә. Температура көндез -1 +1 градуска кадәр җылы булачак. Төнлә -2 -7 градуска...
-
“Ак Барс” - “Авангард” сериясендә беренче матч - 13 мартта
13-14 март көннәрендә "Ак Барс" хоккейчылары Гагарин Кубогының 1/4 финалы сериясендә Омскиның "Авангард" командасын кабул итәчәк. Дүрт җиңүгә кадәрге серия аннары Омскига күчә, анда матчлар 16-17 мартта узачак.