13 март 2017 яңалыклары
-
Төркиягә 999 сумлык билетлар сатыла башлаган
2 апрельдән Россиянең "Победа" бюджет авиакомпаниясе Төркиягә рейслар ача, дип яза Российская газета. Мәскәүдән Төркиягә (Аланья, аэропорт Газипаша) билетлар очышларны гамәлгә ашыручының сайтында инде сатыла башлаган. Самолетлар атнага 3 тапкыр - сишәмбе, җомга, якшәмбе көннәрендә очачак. Билет бәяләре такса һәм җыенмнарны исәпкә алып, 999 сум тора. Беренче рейста билетларның 20...
-
Күрше шәһәрдә лениногорскилы теш пастасы урлаган
Азнакай шәһәренең ведомстводан тыш сак хезмәтенә сәүдә үзәгендә урлау булганы турында хәбәр керә. Сакчылар килгән вакытка урлаучыны тоткан булалар. Ул лениногорскилы булып чыга. Видеоязманы карагач, 26 яшьлек кызның берничә кыйбатлы теш пастасы урлаганы ачыклана. Баксаң, моңа хәтле дә кыз әлеге кибеттән әйберләр урлап тотылган була. http://informk.ru/дан алынды
-
Лениногорск Үзәк китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы башланды
Бүген Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы башланды. Бу көнне китапханәчеләр 8 мәктәп укучылары өчен белем сәгате үткәрде. Анда балаларны чит ил язучылары Жюль Верн, Джек Лондон, Дж. Свифтның тормыш һәм иҗат юллар белән таныштырдылар.
-
Ташламалы лизинг өчен 580 миллион сум бүлеп бирелгән
На реализацию программы «Льготный лизинг» выделено 580 млн рублей. При помощи данной программы Правительство РТ планирует оказать поддержку субъектам малого и среднего бизнеса, пострадавшим из-за отзыва лицензий у Татфондбанка, Интехбанка и Анкор банка, сообщает пресс-служба Министерства экономики РТ. В рамках этой программы планируется осуществлять финансовую аренду (лизинг) на любые виды...
-
Ана капиталына алмаш тапканнар
Дәүләт Думасында ана капиталын башка системага алыштырырга тәкъдим иткәннәр. Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча комитет әгъзасы Сергей Вострецов һәм милли ата-ана комитеты рәисе Ирина Волынец фикеренчә, маткапитал программасы үзен акламаган. Алар балалар 18 яшькә җиткәнче бер бала өчен 3 мең, ике балага 8, өч балага 15 мең сумлык...
-
Үлем белән кайда саталар, хәбәр ит
13 - 24 мартта ил буенча "Үлем белән кайда саталар, хәбәр ит" акциясенең беренче этабы старт ала. Аның максаты җәмәгатьчелекнең игътибарын наркотикларның законсыз әйләнешенә, интернет-сайтларны, наркотикларны әзерләүне, тарату һәм куллануны пропагандалаучы затларны ачыклауга тарту. Акция барышында наркотикларның законсыз әйләнеше, аны таратуга кагылышлы затлар, интернет-сайтлар турында хәбәр итәргә мөмкин. Аноним рәвештә...
-
Бу атнада Лениногорскида әтнәләр спектакль куя
15 март - чәршәмбе көнне тимер юл станциясендәге "Письмянка" күп функцияле үзәктә Әтнә дәүләт драма театры "Гүзәлем Әсәл" спектаклен күрсәтәчәк. Башлана 19.00 сәгатьтә. Керү- ирекле
-
Лениногорскида йорт янган
Якшәмбе көнне янгын сүндерүчеләргә шәһәребезнең Чистопольский урамында йорт януы турында хәбәр итәләр. Алар килеп җиткәч бик каты төтенләүгә һәм ялкын телләре йортның түбәсен тулысынча камап алуына юлыга. Нәтиҗәдә, 48 метрлы йорт түбәсе тулысынча янып бетә. Фаразлаулар буенча, янгын электр җиһазларын монтажлауда кагыйдәләрне бозылган өчен килеп чыккан. Янгын куркынычсызлыгы күзәтчелек бүлеге...
-
Эшлисеңме, утырасыңмы?
2017 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясендә мәҗбүри эшкә кушу кебек җинаять җәзасы кулланыла башлады. Мәҗбүри эшкә җәлеп итү - РФ Җинаять кодексының аерым өлешләрендәге маддәләргә ярашлы рәвештә, беренче тапкыр уртача авырлыктагы яки авыр җинаять кылучыларга карата иректән мәхрүм итүгә альтернатива буларак кулланыла. Хөкем ителүчеләр мондый җәзаны махсус учреждениеләрдә, Россия Федерациясенең...
-
Лениногорскилыларны алдагы ике көндә нинди һава торышы көтә
-
Лениногорскилылар, хәерле иртә!
Эш атналарыгыз уңышлы башланып китсен! Күңелегез күтәренке булсын.