13 июнь 2016 яңалыклары
-
15 яшьлек малай эченнән игезәк туганын алганнар
Яшүсмер әлеге яралгыны эчендә 15 ел йөрткән. Малайзиядә яшәүче малайга ясалган операция уңышлы уза, аның эчендәге чит масса тумый калган игезәк туганы булып чыга. Медицинада бу бик сирәк күренеш. Җирле журналистлар яралгының чәче, аяклары, куллары һәм җенси органы булуы турында яза. Яшүсмер эчендәге массаны башта табиблар шеш дип уйлый. Ул...
-
Лениногорск районында бер көндә өч янгын сүндергәннәр
Өчесе дә 11 июнь көнне чыга. Баштан янгын сүндерү бүлегенә Иске Иштирәктәге бер йорт януы турында хәбәр итәләр. Ут 60 кв.метр араны чолгап алган була, аны тиз арада сүндерәләр. Бераздан Мордва Кармалка авылында агач корылма януы турында хәбәр итәләр. Кичке җидедә Сугышлы авылында мунча яна. http://len-journal.ru/
-
Фаҗига: югалган ирне судан тапканнар
Коткаручылар ир җәсәден полициягә тапшырган. Шушы көннәрдә Теләчедә 78 яшьлек пенсионер югалган иде. Туганнары аның суда батып үлгән булуын фаразлаган. Нәкъ шулай була да - ирне водолазлар елга төбеннән табып ала. Хәзер аның үз үлеме белән үлгәнме, әллә инде үтереп ташлаганнармы икәнен ачыклаячаклар. http://almet-rt.ru
-
Сумкасыннан танып булачак
Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу кампаниясе башланырга бер айдан азрак вакыт калып бара. Әлеге исәпкә алу барышында алынган мәгълүматлар рәсми статистика мәгълүматларын формалаштыру максатында гына кулланылачак. Районда исәпкә алуга актив рәвештә әзерләнү бара. Аны үткәрү буенча комиссия төзелде. Дүрт инструктор участогы оешты, аның икесе районда, икесе шәһәрдә эшләячәк. Авыл җирлекләрендә...
-
13 - 19 июньгә Йолдызнамә
КУЧКАР (21.03-20.04)лар, рәсми документлар белән эш итәргә туры килер. Ачык һәм күп нәрсәләрдән хәбәрдар әңгәмәдәшче булуыгыз белән хезмәттәшләргезнең игътибарын җәлеп итәрсез. Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләр ныгып китәр. Килеп туган проблемаларны озакка сузмыйча хәл итәргә тырышыгыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, һөнәри осталыгыгызны арттыру мөмкинлеге туар. Бу атна үзегезгә кирәкле мәгълүмат туплау белән уңышлы...
-
Ураза тотучылар игътибарына
Иртәгә - 14 июнь көнне сәхәр тәмам 00: 53 сәг., авыз ачу вакыты - 20:07 сәг..
-
Лениногорскида "Уйнагыз, гармуннар" конкурсы узды (фотолар)
Ул Россия көненә багышлап үтте. Оештыручылар мәдәният идарәсе хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, беренче тапкыр гына үткәрелүенә карамастан, утызга якын баянчы катнашырга теләк белдергән. Урмышлы, Сугышлы, Шөгер авылларыннан катнашучылар бар иде, Әлмәттән бер гармунчы килде.
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар!
-
Чистайда чокырда әлмәтленең черегән мәете табылган
41 яшьлек әлмәтленең гәүдәсе Чистайның Ногин урамындагы чокырда табылган. KZNLIVE хәбәр иткәнчә, ул анда бер ай чамасы яткан һәм череп беткән. чыганак:http://www.almet-rt.ru