13 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Фатирны 75 елга ипотекага алырга мөмкин?!
Россия банклары түләү вакыты 75 елга кадәр булган ипотекалар бирә башлады. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. Әлеге төр ипотекаларның башкалардан әллә ни аермасы юк. Айлык түләү түбәнрәк булачак, ләкин ул озак елларга сузылачак, ди белгечләр. КФУ ның финанс бүлеге җитәкчесе, икътисадчы Игорь Кох мондый ипотекаларны гамәлгә кертүнең төп максаты...
-
Лениногорскида җылыны кайчан бирәчәкләре билгеле булды
Ягу сезонын 14 сентябрьдә башлау турындагы карарга район башкарма комитеты җитәкчесе бүген кул куйган. Димәк, иртәгә фатирлар һәм эш урыннары җылыныр дигән өмет бар.
-
Укытучыларның хезмәт хакының база өлеше 70 процент булачак
"Бу хәл ителгән мәсьәлә", - дигән Васильева Чуашиядә Бөтенроссия авыл укытучылары съездында. Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева укытучыларның хезмәт хакын үтә күренмәле итәргә һәм база өлешен гомуми суммадан 70 процент итеп ныгытырга сүз биргән. Бу хакта INTERFAX хәбәр итә. "Дмитрий Анатольевич (Медведев - ТИ) хезмәт хакының база өлешен...
-
Кызны урлап тоткын иткәннәр
22 яшьлек татарстанлыны өч көн буе интектерәләр. 7 сентябрь көнне 20 һәм 22 яшьлек ике егет "Мега" сәүдә үзәгеннән чыгып барган кызны урлап китәләр. Бу хәл Казанда була. Алар аны фатирга алып кайтып кияүгә чыгарга өндиләр. 3 тәүлектән соң гына полиция аларның эзенә төшә. Кеше урлау маддәсе буенча җинаять эше...
-
Лениногорскилылар,елмайсагыз, сәламәт булырсыз
Озак яшәү өчен, әлбәттә, сәламәт булу зарур. Галимнәр кеше организмының «моторы» дип аталган йөрәкне саклау өчен төрледән-төрле дарулардан да файдалы 9 чара тәкъдим итәләр. Әлеге чаралар Төркия Сәламәтлек тәрбиясе идарәсенең айлык бюллетенендә күрсәтелгән: көненә кимендә бер тапкыр булса да елмаерга, тәмәке тартмаска, стресс тудыручы шартлардан сакланырга, кан басымы һәм холестерин...
-
Корбан итеннән шашлык пешерергә ярыймы?
Гает көннәрендә корбан итеннән шашлык пешерергә ярыймы дигән сорауны еш ишетергә туры килә. - Корбан итеннән шашлык пешерергә ярый. Әмма аны закуска сыйфатында кулланырга кирәкми. Дус-ишләрне, туганнарны чакырып, спиртлы эчемлекләрсез генә, шашлык белән сыйлану рөхсәт ителә, - дип җавап бирде "Гадел" мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Бакиров. http://shahrikazan.com/
-
Лениногорскига цирк килә
реклама 0+
-
Лениногорскилылар мөрәҗәгать итә алачак
Татарстанда гаиләләр өчен психолог хезмәте булдырылачак. 13 сентябрьдән кризис кичергән, аерылышу алдында торган гаиләләр өчен "Ышаныч телефоны" эшли башлаячак. Телефон: (8 -843)-293-24-68.
-
Татарстанда пенсионер машина урлап, шуның белән Казанга чыгып киткән
Түбәнкамалы иске тугызлы - "Лада"ны куып алып киткән һәм аңа утырып Казанга бармакчы булган. ЮХИДИ инспекторларыннан качарга теләгән вакытында ул чак кына бәрелми калган. Пенсионерны Чаллыда полиция туктаткан. Пенсионер әйтүенчә, полиция тота да алмаган булыр иде үзен, әгәр тәгәрмәчәләр белән проблема булмаса. Ул Казанга әнисен күмәргә барырга чыгуын сөйләгән, дип...
-
Мәктәпләрдә - яңа дәрес
Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы республика укучыларының мәктәп программасына экология дәресен кертү проектын эшли. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев белдерде. "Хәзер бу мәсьәлә белән шөгыльләнәбез. Экологияне белү бик мөһим. Бу экология генә түгел, бу табигатькә, туган якка мәхәббәт. Казансу елгасы каян башлана...
-
Лениногорскиның 2030 елгача үсеш юллары
Республиканың 2030 елгача билгеләнгән бурыч-максатлары бар, ул шулар буенча алга атлый. Стратегия 2030 дигән исем бирелгән аңа. Шушы көннәрдә муниципаль район стратегияләрен эшкәртү төгәлләнеп килә, алар республиканыкы белән керешеп, аны тормышка ашыру чарасы булып торачак. Хәтерегездә булса, былтыр яз аеннан башлап, республиканың 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе турында бик күп...
-
ЮХИДИ инспекторлары янә кул радарларын файдаланачак
Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре янәдән кул радарлары файдалана башлый. Бу юл-транспорт һәлакәте очраклары артуы белән бәйле. Җәйге чорда инспекторлар кул радарларын Россия Эчке эшләр министрлыгы башлыгы карары белән файдаланудан туктап торган иде. Һәм ул коррупция очракларын кисәтү максатын тотты, чөнки андый җиһаздагы видеоязманы юкка чыгарып була, дип аңлатылды. Әмма хәзер машина...
-
Лениногорскилыларга 13 сентябрьгә Йолдызнамә
Овен: Овны в этот день могут столкнуться с неприятными слухами, которые распускают о них их партнеры и конкуренты. Естественно, что такое открытие мало кого сможет оставить равнодушным, но все же постарайтесь в своей борьбе за правду не переходить рамки и не давать воли своему праведному негодованию. Телец: Сегодня деловые партнеры...
-
Лениногорскида көчле яңгыр һәм җил көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 13 сентябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Урыны белән көчле яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан искән җил көн дәвамында юнәлешен үзгәртә - төньяк-көнбатыштан исә башлый. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. http://intertat.ru
-
Хәерле иртә! Эш атналарыгыз уңышлы булсын!