13 октябрь 2016 яңалыклары
-
72 яшендә кызы туган Нурлат бабаена Илфак Шиһапов ни өчен рәхмәт укый?
Нурлат ягыннан искиткеч күңелле хәбәр килеп иреште: 72 яшьлек бер бабайның үзеннән 34 кенә яшькә яшьрәк хатыны бәбәйләгән. Күңелгә рәхәт булып китте, чөнки сер булса да әйтим, инде 48 тулса да, әле бер булса да бәбәй таптырып, үстерәсе килә минем. Чынлап, мәгәр. Яратам балаларны. Почти ике тапкыр өйләнеп, торып караган...
-
Лениногорскилылар, алданмагыз - ялган СМСлар
Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат-хезмәте тагын бер мошенниклык гамәлләре турында хәбәр итә. Аферистлар татарстанлыларның кесә телефоннарына, суд приставлары исеменнән, бурычлар турында смс тараталар. Әлеге хәбәргә сылтама да беркетәләр. Аңа басу белән, вирус телефонга үтеп, андагы 100-200 сумны салдыра. Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәте кисәтә:...
-
Татарстанда 72 яшьлек бабайның кызы туган
Нурлат районында яшәүче 72 яшьлек бабай өчен бу ел бик куанычлы булган, хатыны аңа кыз бала табып биргән. Бабайның хатыны үзеннән 34 яшькә яшьрәк ди, бергә яшәүләренә 11 ел тулган. Мәхәббәт яшен-картын карап тормый, диюләре шулдыр инде... http://shahrikazan.com/
-
Лениногорскида туучыларга караганда үлүчеләр күбрәк
Сентябрь аенда шәһәр һәм районда 84 бала дөньяга килгән, 89 кеше фанидан бакыйлыкка күчкән. Яңа гаилә коручы парлар саны - 64, аерылышучылар 28 пар булган. Яңа туган балаларга исем кушуга килгәндә, араларында Солтан, Самат, Мирон, Айлис, Гомәр кебекләр бар.
-
Лениногорск йөзүчеләре җиңү белән кайткан
Алабуга шәһәрендә Кама елгасында йөзү буенча узган марафонда лениногорскилылар да катнашты. Алар яхшы нәтиҗә күрсәтте, мәсәлән, Рафаил Әскаров үз яшь категориясендә алтын медаль алды, 41-50 яшькә кадәргеләр арасында Илфат Әбдиев шулай ук беренчелекне яулады, Любовь Гыйләҗева беренче тапкыр гына катнашса да, бронза приз иясе булды.
-
Кирлегәч мәктәбенә башлангыч класс укытучылары җыелган
11 октябрь көнне Кирлегәч төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч класс укытучыларының муниципаль семинары булып узды. Бөтен районнан җыелган башлангыч класс укытучылары "Азкомплектлы авыл мәктәбендә заманча белем бирү тирәлеге булдыру" темасы кысаларында дәресләр карадылар, түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар, укыту-тәрбия мәсьәләләре буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап эзләделәр. Укытучылар һәм мәгариф...
-
Лениногорск укытучылары арасында иң көчлеләр кемнәр,карагыз
Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, мини-футбол буенча зона ярышлары үтте. Анда безнең тирәдәге биш районның мәктәп директорлары уйнады, Лениногорск командасы өченче урынга чыкты. Шул ук көнне район һәм шәһәр мәгариф хезмәткәрләре "Без ГТО өчен" дигән девиз белән үзара көч сынашты. Укытучылар түбәндәге нәтиҗәләр күрсәтте: Җиңел атлетика, озынлыкка сикерү: Ирләр арасында: Гарифуллин...
-
Тавыш бирүдә үзгәреш: Гөлфия Мифтахова беренче урынга менгән
Бүген иртән сайтыбыздагы конкурсның беренче урынында баручылар арасында үзгәрешләр башланды. Беренче урынга Зеленая Рощадан Гөлфия Мифтахова чыкты. Урмышлыдан Өлфәт Абдуллин икенче урынга төште, ул аңардан 16 тавышка гына калыша. Өченче урында Сугышлыдан Виктория Юнусова, дүрттә Шөгердән Шәмсетдиновлар гаиләсе бара. Бәйге кызганнан-кыза бара. Түбән Чыршылы, Куакбаш, Урдалылар сез кайда, конкурста сезнең...
-
Татарстанда яшәүче бармаксыз пианист Финляндиядә чыгыш ясаган
Яшел Үзәндә яшәүче кул бармакларсыз пианист Алексей Романов гаиләсе белән Финляндиягә барды. Аны музыкант буларак фәнни конференциядә чыгыш ясарга чакырдылар. Алексей Романов Казандагы беренче чыгышы төшерелгән видео интернетка куелгач дөньяга танылды. Ул Австралия меценаты кулсыз-аяксыз Ник Вуйчич катнашындагы «Пусть говорят» телетапшыруында да катнашты. Алексейның әлегә чит илдәге бу беренче чыгышы,...
-
Лениногорск укучылары “Иң яхшы язу дәресе -2016” конкурсы җиңүчеләре арасында
"Иң яхшы язу дәресе -2016" конкурсының республика этабы җиңүчеләре билгеле булды, дип хәбәр итә "Татарстан почтасы", җиңүчеләр арасында Лениногорск укучылары да бар. Педагогик колледжда укучы Резедә Хисмәтуллина, һәм Камилә Ногуманова «Русский язык-окно в мир» номинациясендә лауреат булган. 8 нче мәктәп укучысы Екатерина Кулакова «Учитель,что в имени твоем...» дигән инша язып,...
-
Камералар җәяүлеләрне дә штрафка тартачак
Хәзерге вакытта җәяүлеләр ясаган кагыйдә бозуларны теркәп бара торган техник чаралар эшләү белән мәшгульләр. Мондый тәҗрибә Краснодар краенда инде үткәрелгән. Анда җаваплылыкка тартырга мөмкин булган кешеләрнең йөзләрен таный торган мәгълүмат базасы оешкан. Бүгенге көндә җәяүлеләр өчен штрафның күләме - 500 сум. Әгәр дә ул исерек хәлендә булса, 1000 сум түләтәләр....
-
13 октябрьдә лениногорскилыларны ниләр көтә? Йолдызнамә
Овен: Для Овнов сегодняшний день в целом пройдёт без крупных волнений и драм. Небольшие неприятности вам доставят утренние часы, когда вы опоздаете на работу по вине удручающих обстоятельств. Вечер этого дня проведите с домашними, которым сейчас необходимо ваше присутствие рядом. Телец: Тельцам 13 октября захочется медленно и неторопливо решать свои...
-
Лениногорскилылар, бүгеннән ташламалы бәя белән "Заман сулышы" газетына язырга була
13 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр һәр почта бүлекчәсендә "Язылу декадасы" уздырыла. Бу көннәрдә 2017 елның беренче ярты еллыгына газет-журналларга ташламалы бәядән язылырга мөмкин. "Заман сулышы"на ярты елга ташламалы язылу - 525 сум 72 тиен. Ташламасыз бәясе - 600 сум. реклама
-
Лениногорскилыларны бүген нинди һава торышы көтә?
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 13 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада төнлә урыны белән, көндез кыска вакытлы явым-төшемнәр - яңгыр һәм җепшек кар көтелә. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә талгын җил исә. Татарстанда һава температурасы төнлә - 1 градус җылыдан 4 градуска...
-
Хәерле иртә! Уңышлы көннәр!