13 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Ялларда 14 градуска кадәр суыта
Иртәгә, 14 ноябрьдә, Татарстан Республикасында болытлы һава булуы көтелә. Күпчелек районнарда бераз кар явуы ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан исә, уртача тизлектә, юлларда - бозлавык, дип хәбәр итә Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.Лениногорскида 7 градуска кәдәр салкын булачак. Якшәмбе, 15 ноябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар яварга...
-
Лениногорск балалар китапханәсендә яшүсмерләр инспектор белән очрашты
"Вдохновение" клубына йөрүче малайлар һәм кызлар Лениногорскиның балигъ булмаганнар эше буенча инспекторы Юлия Кадямова белән очрашты. Әлеге очрашу шәһәребезнең Балалар китапханәсендә үтте. Анда сүз балигъ булмаганнарның җинаять кылулары, яшүсмерләр арасындагы тәртипсезлек турында барды. Инспектор аларны законнар белән таныштырды, административ хокук бозуларны ничек булдырмаска икәнлеге турында сөйләде. Соңыннан укучылар үзләрен кызыксындырган...
-
Түбән Камада инкассатор машинасына һөҗүм иткәннәр
Түбән Кама инкассатор машинасына электрошокер белән һөҗүм иткәннәр. Әлеге хәл кичә булган. Инкассатор хезмәте хезмәткәрләре Бердәм исәп-хисап үзәгеннән коммуналь хезмәтләр өчен түләнгән акча алып барышлары булган. Аларга ике билгесез кеше һөҗүм иткән. Инкассаторлар уяу эш иткән һәм машиналарында баррикада корырга өлгереп калган. Шуңа да акча урланмый калган. Полиция һөҗүм итүчеләрне...
-
Лениногорскилыларга хокукый ярдәм күрсәтәчәкләр
Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан, 20 ноябрьдә Мәгариф идарәсендә (Шашин урамы, 22 нче йорт) ятим, инвалид балалар, опекунлык һәм попечительлек сораулары буенча гражданнар кабул ителәчәк. Анда полиция хезмәткәрләре, суд приставлары, опека, социаль бүлек мәгариф идарәсе белгечләре, нотариус, адвокатлар катнаша. Сәгать 10 да башлана, алдан язылу өчен телефон: 5-04-13...
-
Алиментыңны түдәмәсәң машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр
Тиздән алимент түләмәүчеләрне һәм юл кагыйдәләрен бозып штрафы булганнарны машина йөртү таныклыкларыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Яңа закон проекты нигезендә, 10 меңнән артыграк штрафы булганнарга әнә шундый хөкем кертергә җыеналар. Дөрес, беренче, икенче төркем инвалидларга бу кагыйдә кагылмас, мөгаен. Бурычын 90 көн эчендә түләүчеләр дә, бу җәзадан котыла алачак. Машина таныклыгыннан...
-
Бурычны эш хакыннан тотып калачаклар...
Физик затлардан бурычларын түләтү буенча яңа инструкциядә әнә шул хакта язылган. Ә бурычлы кешенең эш урынын салым органнарына Пенсия фонды хәбәр итәчәк. Бурыч түләтү буенча салым службасы раслаган яңа тәртип нигезендә кешеләрнең 25 мең сумга кадәрге бурычын хезмәт хакыннан, пенсиясеннән, стипендиясеннән һәм башка керемнәреннән тотып калу рөхсәт ителә. Бу хакта...
-
Куакбаш авылында “Бердәм гаилә” фестивале үтте (фотолар)
Күптән түгел Куакбаш авылы мәдәният йортында, бердәмлек һәм татулык көненә багышланган "Бердәм гаиләдә" дип исемләнгән фестиваль үтте. Анда Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән Федотовка, Мордва-Кармалка, Яңа Сережкин, Кузьминовка, Ивановка авылларыннан төрле милләт халкы катнашты. "Бөтен авыллар да килә алырлармы? - дип куркып кына башлаган идек. Бу чын мәгънәсендә бәйрәм...
-
Игътибар! Җинаятьчеләрне эзлиләр
Мәскәү һәм Дагыстан республикасы территориясендә полиция хезмәткәрен үтергән һәм законсыз кораллануны формалаштыруны оештырган җинаятьчеләр эзләнә. Аларның билгеләре: 1. Завур Далгатович Хамутаев, 1984 елгы, 30-35 яшьләр тирәсе, 180-185 см буе, Кавказ ягы кешесенә охшаган, кара һәм кыска чәчле, кыска гына сакалы бар. 2. Азамат Мурадович Шихавов, 1990 елгы, 25-27 яшьләр тирәсе,...
-
Алсу Фаракшина "законлы" артист булган
Моңа кадәр артистларга ияреп йөргән пародия остасы Алсу Фаракшина үзенең шәхси иҗаты белән ныклап шөгыльләнергә, ягъни «сольный» концертлар куярга уйлаган. Юморга бай булган яңа программасын Алсу иң элек авылларда тәкъдим итеп караган. Үзе әйтүенчә, тамашаны халык җылы кабул иткән. "Программага элегрәк чыккан пародияләр дә, яңалары да кертелде. Аннан соң тамашачы...
-
Тикшерүчеләр Airbus A321 самолетында бомба булган дип фаразлый
Airbus A321 россия самолетының һәлакәткә очрау сәбәбен тикшерүчеләр лайнерда таймерлы бомба булуын ачыклаган. Әлегә моны раслаучы дәлилләр юк икән әле, дип хәбәр иткән Fox News телеканалы. Башка чыганаклар буенча, шартлаткыч җайланма ягулык системасы янәшәсенә куелган булган, дип фаразлый. Әлеге һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклау белән халыкара тикшерү төркеме шөгыльләнә. Аларның берсе "кара...
-
Яңа елның төп чыршысын бизәү 8 миллион сумга төшә
Казанның төп яңа ел чыршысын быел башкача бизәргә җыеналар. - Чыршының конструкциясе үзгәрешсез калса да, ылыслы агачка бик күп яңа ел бизәкләре эленәчәк, аны бизи торган "Төнге шәһәр утлары" дип аталган яктылык иллюминациясе тулысынча яңартылачак, дип хәбәр иткән шәһәр мэриясенең рәсми мәгълүмат чыганагына "Казгорсвет" берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Габделхаков. - Яңа...
-
Террор турында коткы таратучыны таптылар
Соңгы араларда республикада 18 террорчы-смертникның кырын гамәл кылачагы хакында хәбәрләр таралган иде. Эчке эшләр министрлыгы аларның дөреслеккә туры килмәвен хәбәр итте һәм коткы таратучыларны табарга ышандырды. LifeNews.ru хәбәр итүенә караганда, аны таптылар, ул Мәскәүдә яшәүче эшмәкәр ханым булып чыккан. Валерия Т. башкаладагы уку йортларының берсендә ата-аналар комитеты рәисе дә. Ул...
-
Марат Бәшәров кыйнаганнан соң хатынында яман шеш авыруы башланган
Бер ел элек Марат Бәшәровның исерек килеш хатыны Екатерина Архарованы кыйнавы хакында бөтен матбугат шаулады. Күптөрле тән җәрәхәтләре алган, борын сөяге сынган ханым тернәкләнеп тыныч кына яши башлаган иде дә бит... Тик бәхетсезлек дигәнең аны тагын сагалаганлыгы ачыкланды. Екатеринаның баш миендә яман шеш таптылар. Соңгы вакытта баш авыртудан изаланган ханымның...
-
Лениногорскида 7 градуска кадәр суыта
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 13 ноябрьдә, республикада болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Көн дәвамында бүген вакыт-вакыт кар һәм юеш кар яву ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, уртача тизлектә. Юлларда - бозлавык. Узган төндә төшкән томан иртән дә саклана, күз күреме 500 метрдан да кимрәк...