13 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Лениногорскилылар өчен киләсе атнага йолдызнамә
14 - 20 ноябрь КУЧКАР (21.03-20.04)лар бу атнада матди өлкә белән бәйле сорауларны хәл итәргә алыныр. Тик көн тәртибегезне игътибарлап төзегез, эш белән ялны дөрес аралаштырыгыз. Эшләрегезнең тәртиптә булуы кәефегезне күтәрер, яңа үрләр яулауга этәргеч булыр. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар өчен бу атнада иң мөһиме - үз көчләренә һәм сәләтләренә ышану. Моңа...
-
"Әни янында рәхәт" конкурсында катнашучылар өчен актив тавыш бирүчеләр бар
Беренче урында Нурия Ногуманова бара. Ул 190 тавыш җыюга иреште инде. Икенче урында - Тәнзилә Низамова. Аның өчен 151 кеше тавыш бирде. Өченче урынны әлегә Зөлфирә Габитова били. Ул 143 тавыш җыюга иреште. Калганнар да актив булыгыз. Беренче өчлеккә керүчеләрне бүләкләр көтә
-
Интернет-кибеттән алганда үз хокукыңны белергә кирәк
Интернет-кибеттә кием сайладым, берникадәр сумманы алдан түләп тә куйдым. Әмма товар сатучы сайтта күрсәткән вакытта да, соңрак та килмәде. Кибет вәкиллеге белән элемтәгә керә алмыйм: шалтыратуга да, хатка да җавап бирүче юк. Акчаны кире кайтара аламмы, нәрсә эшләргә? Сорауга җавапны Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының бүлек начальнигы Алина Виноградова...
-
Лениногорскилылар, чын атланмай сайларга өйрәтәбез
Без - кулланучыларга аларның нинди төрләре тәкъдим ителә? Сыйфатлары ничек, курыкмыйча ашарга буламы? Шулай ук намуслы җитештерүчене билгеләү максатыннан республиканың дәүләт алкоголь инспекциясе атланмайга дегустация үткәргән. Аның нәтиҗәләрен безгә - редакциягә дә юлладылар. Сез дә танышыгыз. Дегустациягә әзерләнү барышында Самара, Ульяновск, Воронеж, Волгоград, Брянск, Свердловск һәм башка өлкәләрдә, шулай Удмуртия,...
-
14 градуска кадәр салкынаю көтелә
Синоптиклар фаразлары буенча иртәгә, 14 ноябрьдә, Татарстанда, шул исәптән Лениногорскида аязучан болытлы һава торышы көтелә. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, республиканың кайбер районнарында бераз кар явачак. Аерым районнарда төнлә һәм көндез томан булачак. Төнлә төньяк-көнчыгыштан әкрен җил, көндез уртача. Төнлә температура 5-10 градус салкын, аязганда 14 градуска...
-
Шөгерлеләр җомга киченә чакыра
18 ноябрь көнне Шөгер авылы мәдәният йортында көтеп алынган тамаша - "ЖОМГА КӨН КИЧ БЕЛӘН". Жомга кичендә бергә булыйк, ди алар. Башлана 17:00 сәгатьтә.
-
Лениногорск табиблары сорауларга җавап бирде
Шәһәр һәм район Иҗтимагый советы мэриядә халыкка медицина ярдәме күрсәтүгә багышланган "туры элемтә" үткәрде. Лениногорскилылар сорауларына үзәк район хастаханәсе, бала тудыру йорты, гинекология, хатын-кызлар консультациясе, балалар хастаханәсе һәм поликлиникасы, тире-винерология диспансеры җитәкчеләре җавап бирде. Бер сәгать дәвамында 20гә якын шалтырату булды. Шалтыратучыларны балалар поликлиникасындагы чиратларның зур булуы, кардиологның түләүсез кабул...
-
Лениногорскилы Германиядән кайткач, анда күргәннәрен сөйли (фотолар)
Район аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Миләүшә Глухова шушы көннәрдә Германиянең Мюнхен шәһәреннән стажировкадан кайтты. Аның хис-кичерешләре шулкадәр күп, ул һаман да күңеле белән анда диярсең. - Мине Германиядә иң шаккатырганы - чисталык булды. Тузан да очмый бит, хәтта автобус яисә электричкага кергән кеше, утырырга урын булмаса, идәнгә утыра һәм бер...
-
Татарстанда “Тәмәкесез яшьләр” темасына иншалар бәйгесе бара
Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе оештырган бәйгедә 10-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе 10-11 сыйныф укучылары өчен "Тәмәкесез яшьләр" темасына иншалар бәйгесе игълан итте. Бәйге 10 ноябрьдә башланды, иҗади эшләр 25 декабрьгә...
-
“Лениногорскнефть” идарәсендә яшь хезмәткәрләр көне үтте (фотолар)
Идарә коллективына быел килеп кушылган 70 тән артык яшь белгеч бер-берсе белән танышу, аралашу, нәрсәгәдер өйрәнү өчен бергә җыелды. Бу көнне алар өчен, гадәттәгечә, тыгыз, кызыклы көн программасы әзерләнгән иде. Иң беренче булып, автобусларгы утырып, элеккеге Шөгер нефть битумы заводындагы музейга юл тоттылар. Идарә тарихы белән танышу Тимәштәге легендар 3...