13 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Язучылар берлеге рәисе “Казан” аэропортына Тукай исеме бирелергә тиеш дип саный
“Татар яши торган җирнең аэропортына бөтен милләтләр хөрмәт иткән Тукай исемен кушарга тиешбез”, - диде Данил Салихов.
-
Бөтендөнья татар конгрессы Лениногорск бүлекчәсенең отчет-сайлау җыелышы үтте (ФОТОЛАР)
Лениногорскида Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсенең отчет-сайлау җыелышы үтте. Анда шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк һәм бүлекчә әгъзалары катнашты.
-
Йөткерү йөрәк белән бәйле була аламы
Әйе. Йөткерү йөрәк астмасы патологиясе билгеләренең берсе булырга мөмкин.
-
Россия хөкүмәте бәяләр күтәреп симезлеккә каршы көрәшергә булган
Россияда «Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту» федераль проекты кысаларында баллы газлы эчемлекләр бәясен 20 процентка арттырырга тәкъдим итәләр.
-
Түбән Камада чүплеккә ташланган сабыйга яңа әти-әни табылган
Түбән Кама шәһәрендә әнисе чүп савытына ташлап киткән яңа туган сабыйны тәрбиягә алырга теләк белдергәннәр.
-
Тишек кофта аркасында...
Сахалин өлкәсендә укытучыны эштән куганнар.
-
Чәйнең көтелмәгән файдасы ачыкланган
Көнбатыш Австралия университеты галимнәре белгеләвенчә, көн саен чәй эчү яисә җиләк ашау йөрәк-кан тамырлары авырулары хәвефен киметә икән.
-
Лениногорскида яңа юл ачылды
Хәзер Тимәш ягыннан шәһәргә килеп керүчеләр автовокзалга кадәр боҗра әйләнмәсәләр дә була.
-
2018 елда Татарстанда 88 чакрым автомобиль юлы төзелгән һәм реконструкцияләнгән
Республикада 331 чакрым төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлына ремонт ясалган.
-
Татарстанда WorldSkills Russia төбәк чемпионаты старт ала
Ярышлар «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге, Казан төзелеш көллияте, Казан педагогика көллияте, Казан ярминкәсе һ.б. мәйданчыкларда узачак.
-
Төркиядә 2019 елда Россиягә визаны бетерерләр дип өметләнәләр
(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). Төркия сәүдә министры урынбасары Фатих Метин киләсе елда Россия һәм Төркия арасында виза режимы бетереләчәгенә өметләнүен әйткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
-
Лениногорск көрәшчеләре җиңүче булды (ФОТОЛАР)
Күптән түгел Башкортстанның Приютово шәһәрендә грек-рим көрәше буенча республика турниры узды. Безнең 3нче спорт мәктәбе көрәшчеләре әлеге турнирда сынатмады.
-
12 яшьлек малай идарә иткән машинага унбер кеше утырган
Баулы районының бер авылында унике яшьлек “машина йөтүче” сигез кечкенә баланы һәм өч өлкән яшьтәге кешене машинага утырткан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
-
Лениногорскида җылыта
Гисметео фаразы
-
Илсөя Бәдретдинованы кеше талауда гаеплиләр
Белүебезчә, көз айларында эстрада артистлары концертлар белән төрле шәһәрләрдә гастрольләрдә йөри. Шулай Илсөя Бәдретдинованың да инстаграм аккаунтында көн саен диярлек төрле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре кергән фотоларны күрәбез. Әлеге бүләкләр артистны ярату һәм хөрмәт йөзеннән булса, җырчының иҗатын яратмаучылар да табылган.