14 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Илсөя Бәдретдинова җеннәрдән курка?
2017 елның 13нче гыйнвары аеруча да истә калырлык булыр, мөгаен. Беренчедән бу көнне Русия халкы иске яңа ел бәйрәмен билгеләп үтсә, икенчедән, елның 13нче көне җомгага туры килде. Илсөя Бәдретдинова да моның турында инстаграмдагы шәхси битендә искәртеп узды. «Искечә яңа ел белән! Бүген 13нче җомга көн… Җеннәр котыра торган көн...
-
Федотовкада янгын чыккан
Бүген 15 сәг 06 минутта Федотовкада мунчада янгын чыга. Аны тиз арада сүндерәләр, дип хәбәр итә МЧС сайты. Фото янгын урыныннан.
-
Сырлы гөмбәле аш пешерәбез
Кирәк: 200 г шампиньон; уртача зурлыктагы ике баш суган; 40 г акмай; 2 аш кашыгы көнбагыш мае; 200 г эретелгән сыр; ярты литр сөт; 0,7 л су; яшел тәмләткечләр. Әзерләү тәртибе: Суганны ваклап, гөмбәне озынча итеп турыйбыз. Калын төпле казанга көнбагыш мае белән акмай салып, җылытырга керешәбез. Май чыжылдый башлауга,...
-
“Нигә ияртеп йөрисең шуны, дәрәҗәңне генә төшерә бит”
- Күп хатыннар: "Ирем тәмәке тарта, һич ташлаттырып булмый. Тәмәке турында сүз кузгатуга ачуы кабара, ул хакта сөйләшергә дә теләми", - ди. Рамил хәзрәт, мондый очракта кешене ничек начар гадәттән биздерергә? - Минем 20 елдан артык дус булып йөргән танышым бар. Ул миннән бераз олырак, утыз ел чамасы тәмәке тарткан....
-
Артист Раилебез Мәскәү иңли
Билгеле булганча, якташыбыз, Яңа Иштирәк егете Раил Шәмсуаров - Галиәскәр Камал театры артисты. Шушы көннәрдә камаллылар Мәскәүгә гастрольләргә киттеләр. Безнең Раилебез дә анда. Фотода Раил Шәмсуаров. Мәскәүнең А.А.Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театраль музеенда "Татар театры тарихы плакатларда һәм афишаларда" күргәзмәсенең рәсми ачылышында. фото vk.com/kamalteatr төркеменнән алынды
-
Халык сынамышы ни ди?
Күп еллар дәвамында сынаганнан соң әйтелгән сүзләр бу. Ябалак кар яуса, аннан соң һава җылы, юеш булыр. Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр. Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр. Карга, чәүкә түбәннән очса, кар ява. Песи мич башына менеп ятса, суык, идәнгә ятса,...
-
Муниципалитет башлыкларына сөтчелек буенча игътибарлырак булырга кушылган
Республика муниципаль берәмлекләре белән үткәрелгән киңәшмәдә сөтчелек турында сүз барды, савым буенча алдынгы һәм артта калган районнар аталды. Татарстанда авыл хуҗалыгы оешмалары, предприятиеләре көн дә уртача 3 мең тоннадан артык сөт җитештерә, яки 2016 ел дәрәҗәсенең 103 проценты кадәр. Россиядә товар буларак җитештерелгән сөтнең 8 проценты - республиканыкы. Бу хакта...
-
Лениногорскидан берәүне алимент түләмәү сәбәпле хөкем иткәннәр
Лениногорскида 48 яшьлек ирне 8 айга төзәтү эшенә хөкем иткәннәр дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы сайты. Ул узган елның апреленнән бирле баласына алимент түләмәгән. Бурычы 46 мең сумга җыелган. Элегрәк алиментын түләмәгән өчен ир административ җаваплылыкка тартылган булган инде. Ул вакытта аны 10 тәүлеккә кулга алганнар. Тик ул барыбер бурычын...
-
Керкәле мәктәбе Җәмит Рәхимовның хатирәләрен саклый
Якташ язучыбыз, журналист, хезмәт кешесенә мәдхия "җырлаган", тарихи документаль әсәрләр иҗат иткән Җәмит абый Рәхимов исән булса, 13 гыйнварда 82 яшь тулган булыр иде. Районыбызның Керкәле мәктәбе Галия һәм Җәмит Рәхимовлар исемен йөртә. Мәктәптә язучының истәлегенә багышланган чара узган. Әйтергә кирәк, биредә Россия күләмендәге Рәхимов укулары да уза. Алар аны...
-
Мәдәният сараенда Иске Яңа елны билгеләп үттеләр (фотолар)
Кичә, 13 гыйнварда, Лениногорск Мәдәният сараенда Иске Яңа елны зурлап, концерт белән билгеләп үттеләр. Иҗат коллективлары чыгыш ясады, кызыклы номерлар әзерләнгән иде. Концерттан мизгелләр карыйбыз. Гүзәлия Нигъмәтҗанова фотолары
-
Татарстан мөфтиен сайлау: яшь буенча чикләү юк, югары белем соралмый
Быелның язында сайланачак Татарстан мөфтие, аның беренче урынбасары, казый кандидатураларына төрле таләпләр куела. Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең пленум утырышында яңа сайланачак мөфти, мөфтинең беренче урынбасары һәм баш казый вазыйфаларына кандидатларга таләпләр билгеләнде. Кандидатларга таләпләрнең нинди булулары хакында "Татар-информ" агентлыгына Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең беренче урынбасары Рөстәм Батров шәрехләде. Исегезгә...