14 февраль 2014 яңалыклары
-
Лениногорскида машина йөртүчеләр хат алды
Шәһәребезнең 30 нчы балалар бакчасына йөрүче балалар машина йөртүчеләргә хат тапшырды. ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән оештырылган әлеге акция "Машина йөртүчегә хат" дип атала. Аның барышында башлангыч сыйныф укучылары хат яза, ә балалар бакчасына йөрүчеләр рәсем ясый. Барысын бергә туплап, муниципаль конкурста катнашу өчен ЮХИДИ идарәсенә илтәләр. Ә 30 нчы балалар...
-
Лениногорскилылар “Халык контроле” порталын еш куллана
Февраль аенда "Халык контроле" порталына лениногорскилылар 10 хат язып җибәргән. Аларның күпчелеген урамнарны кардан чистарту проблемасы алып тора. Шәһәр транспортының начар йөрүе, чүп-чарны вакытында чыгармау һәм урамнарның яктыртылмавы турында берәр мөрәҗәгать булган. Тугызы "в работе" дигән тамга белән тора, берсенә "хәл ителде" дип язып куйганнар - ишегалдындагы чүп-чар чистартылган.
-
Лениногорскилы Рәзилә – татар теленнән олимпиада җиңүчесе
Республиканың татар мәктәпләре укучылары өчен үткәрелгән татар теле олимпиадасында районыбыз укучысы беренче урын алды. Ул - Түбән Чыршылы мәктәбенең X сыйныф укучысы Рәзилә Әхтәмова (укытучысы - Розалия Солтан кызы Сафина). Унынчы сыйныфлардан катнашкан 51 укучы арасында беренчелеккә чыккан ул. Җиңүләре белән котлап, киләчәктә уңышлар телибез.
-
Лениногорскида сугышчы-интернационалистлар хөрмәтенә бәйрәм чаралары
Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулу уңаеннан, шәһәребездә тантаналы чаралар үтә. 10 сәгать 30 минутта сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр куелачак, 11:00 сәгатьтә Мәдәният сараенда тантаналы концерт башлана.
-
Лениногорск районы Сугышлы авылында бер кеше үлгән
Сугышлы авылында өйдә янгын чыгу нәтиҗәсендә, бер ир-ат төтенгә тончыгып үлгән, дип хәбәр итә республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты. Шушы авыл кешесе урамнан узып барганда, йорт тәрәзәсеннән төтен чыгуын күрә. Тәрәзәне ватып, өй эченә кергәч, идәндә ятучы хуҗага тап була. Тәрәзә аша аны урамга алып чыга, ләкин ир кешедә...