14 февраль 2015 яңалыклары
-
Дуслар! Барыгызны да Гашыйклар көне белән!
Дуслар! Барыгызны да Гашыйклар көне белән котлыйбыз! Бу көнне сөеклегезгә, яраткан кешегезгә бүләк әзерләп ярату хисләрегезне белдерегез. Бүген генә түгел, гомумән, елның һәр көне сезгә яраткан кешегезнең җылысын тоярга мөмкинлек бирсен, сез дә аны үзегезнең мәхәббәтегез, җылы карашыгыз, ихтирамыгыз белән бәхетле итегез. Ихтирам белән, "Заман сулышы" газеты коллективы
-
Лениногорскида кояшлы көн
Лениногорскида 16 февральдә аязучан болытлы һава, урыны белән кар явуы ихтимал. Температура көндез -12 -13, төнлә -9 -15 градус булачак. 17 февральдә Лениногорскида аяз көн, салкынайтып җибәрүе мөмкин. Температура көндез -19 -15, төнлә -20 градуска кадәр салкын булуы ихтимал.
-
Балалар бакчаларын тикшерү көтә
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика муниципаль районнарында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре эшен тикшерү нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы тарафыннан ачыкланган хокук бозу очракларына бәйле рәвештә күрсәтмәләр бирде. Искәртеп узабыз, 2012 елдан алып 2014 елның беренче яртыеллыгына кадәр кайбер балалар бакчаларының эшчәнлеге тикшерелгән иде. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Прокуратурасына Аксубай, Сарман, Югары Ослан,...
-
Лениногорскиның сугышчы-интернационалист һәйкәле янында митинг булачак
15 февраль көнне Лениногорскиның сугышчы-интернационалист һәйкәле янында, Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгуына 26 ел тулу уңаеннан, митинг булачак. Башлана 11.00 сәгатьтә.
-
Лениногорскида митинг булачак
Иртәгә - 15 февральдә Лениногорскида сугышчы-интернационалист һәйкәле янында митинг булачак. Ул Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 26 ел тулу уңаеннан уза. Башлана 11.00 сәгатьтә.
-
Лениногорск хокук сакчылары притон ачыклаган
Участок уполномоченныйлары ,Гафиатуллин урамында яшәүче 45 яшьлек берәүнең фатирын наркотик әзерләү һәм куллану өчен биреп торуын ачыклаган. Әлеге кеше элек хөкем ителгән булган. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылган, ул 4 елга чаклы ирегеннән мәхрүм итүдән гыйбарәт, дип хәбәр итә Татарстан эчке эшләр министрлыгы сайты.