14 февраль 2016 яңалыклары
-
Зөлфәт Зиннуровка операция булган...
"Башваткыч" тапшыруы алып баручысы Зөлфәт Зиннуровның сукыр эчәгенә операция ясаганнар. Бу хәл 13 февраль көнне төнге сәгать бердә булган. Ә алдагы көнне Зөлфәтнең тормыш иптәше Гөлназны һәм кызы Зәлияне хастаханәгә салганнар. - Кызыбыз авырта иде, температурасы бер менеп, бер төшеп интектергәч, табиблар хастаханәгә салырга булды. Хәзер температурасы төшкән, Аллага шөкер....
-
Трактор кар белән күмгән кызчык үлгән...
Ишегалдындагы карны чистартканда трактор бер тонналап авырлыктагы карны 9 яшьлек кызчыкның өстенә түккән иде. Екатеринбургта булган бу хәл күпләрне тетрәндерде. Бала кар астында чагында клиник үлем кичерә, аны реанимациягә салалар. Табиблар 10 көн дәвамында кызның гомере өчен көрәште, әмма нәтиҗәсез. Үлемгә китергән төгәл сәбәпләрне ачыклау өчен хәзер медицина экспертизасы уздырыла....
-
Россия Мәгариф министрлыгы БДИ һәм ГИАны үткәрү тәртибенә яңалыклар кертәчәк
Беренчедән, барлык фәннәрдән дә имтихан бирү вакыты 1,5 сәгатькә озынайтыла. Чит тел буенча 30 минут "Сөйләшү" бүлегенә биреләчәк. Бу мөмкинчелекне 9нчы сыйныфта ГИА бирүчеләр дә алачак. Аннан министрлык БДИ бирү барышы турындагы видеоязмаларны икенче елның 1 мартына кадәр сакларга тәкъдим итә. Моңа кадәр имтиханнан соң өч ай гына гына сакланганнар....
-
30 яшьлек ир-ат бернинди документларсыз яшәгән
Уралда паспорты да, туу турында таныклыгы да,пропискасы да булмаган ир-ат пәйда булган. Шул рәвешле Алексей Бизнигаeв рәсми яктан юк дип санала. Аның бу дөньяга туганлыгын раслаучы бердәнбер язма роддомда теркәү кәгазе. Ачыкланганча, әнисе аның тууын ЗАГСта да теркәтмәгән. Шуңа карамастан улын ничектер тугыз ел мәктәптә укыткан һәм Алексей ПТУ да...