14 март 2015 яңалыклары
-
Вакытлыча күрсәтми
16 мартта радиотелецентрда ремонт-профилактика үткәрелә, шуңа кайбер тапшыруларны карамый торырга туры киләчәк. Җиһазлары телецентрда урнаштырылган телерадиокомпанияләрнең программалары иртәнге 8.00 дән кичке 16.00 сәгатькәчә күрсәтмәячәк. Бу турыда "россия телевидение һәм радио челтәрләре" предприятиесе хәбәр итә.
-
Иске Шөгердә “Ханым-солтаным” бәйгесе үтте
Иске Шөгердә яшәп, укытучы, тәрбияче һәм җирлек башлыгы урынбасары булып эшләүче өч хатын-кыз "Ханым-солтаным" бәйгесендә катнашты. Ул республика, район конкурсы да түгел, ә 8 Март алдыннан авылдагы хатын-кызларның үзара көч сынашуы булды. Иске Шөгер мәдәният йорты хезмәткәрләре - Гүзәл Рәхимова белән Зәринә Хәмидуллина әнә шундый бәйге оештырырга уйлаганнар. Башлангыч сыйныф...
-
Казан кызы "Голос. Дети" проектында татарча җырлады (видео)
Сәйдә Мөхәммәтҗанова 1 каналда бара торган проектта татарча "Су буйлап" җыры белән чыгыш ясап Пелагея белән Дима Биланны беренче секундларда ук үзенә борылырга мәҗбүр итте. Алга таба проектта ул Пелагея командасын сайлады. Афәрин һәм уңышлар телибез!
-
Украиналы Анна Васина турында
Украинада барган коточкыч хәлләрдән качып безнең якларга килеп урнашырга мәҗбүр булган Анна Васина белән танышкач, адәм баласын ашыйсы ризыгы, эчәсе сулары йөртә шул, дип уйлап куйдым. Язмам герое сиксән ике яшьлек Анна Андреевна - Днепропетровск өлкәсе Макеевка шәһәреннән. Тып-тыныч яшәп ятканда, ярты елдан соң Татарстанга барып урнашасын күз алдына да...