14 апрель 2015 яңалыклары
-
Фермер башлаган эшенә үкенми
Эре аграр предприятие булсынмы, яисә фермер хуҗалыгымы - иң беренче ышанычлы, тырыш эшче куллар кирәк. Алар ярдәмендә продукция дә җитештереп, техниканы да эшләтеп була. Әнә, «Хәбибуллин» фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фәнзәт Хәбибуллин да үз эшчеләренә куана. - Алар уңган, авыл хуҗалыгы өчен хезмәт итәргә туган диярсең, -дип сөйли. Биредә 12 кеше...
-
Лениногорск прокуратура хезмәткәрләре "Кызыл ромашка" конкурсында катнашты
Республика прокуратурасы хезмәткәрләренең «Кызыл ромашка» сәнгать иҗаты конкурсының Әлмәттә узган зональ этабында лениногорскилылар катнашып кайтты. «Нефтьче» мәдәният сарае сәхнәсендә көньяк-көнчыгыш төбәге прокурор хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре чыгыш ясады. «Вокаль ансамбль» номинациясендә Лениногорск шәһәр прокуратурасы ансамбле өченче урынны алды. «Оригиналь жанр» номинациясендә прокурор ярдәмчесе Вилнур Җәлилов «Василий Теркин» поэмасының өзеген сөйләп,...
-
Район Сабантуйлары 6 һәм 7 июньдә узачак
Кичә Татарстан Республикасы Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов татар халык бәйрәме Сабан туен уздыру турындагы указны имзалады. Шулай итеп, 2015 елгы Сабан туе авыл җирлекләре һәм район үзәкләрендә (шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә дә) 6-7 июнь көннәрендә үткәрелә. Казанда милли бәйрәмебез- 1 августта, Чаллы һәм Түбән Камада 13 июньдә...
-
"Заман сулышы"на – Интернет аша
Газет-журналларга икенче яртыеллыкка язылу кампаниясе бара. Хәзер "Татамедиа" җәмгыятенә караган басмаларга һәм шул исәптән "Заман сулышы"на почта элемтәсе бүлекчәләрендә генә түгел, интернет-сервис аша да язылырга мөмкин. Моның өчен Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталында (uslugi.tatarstan.ru) "Подписка" дигән сервиска керергә. Порталда "шәхси кабинетыгыз" юк икән, башта теркәлергә кирәк булачак. Язылучылар өчен басма...
-
5 нче балалар бакчасы тәрбиячесе – республика конкурсы лауреаты
7 - 8 апрель көннәрендә Казанда "Ел тәрбиячесе - 2015" конкурсының өченче этабы старт алды. Финал өлешендә конкурсантлар мастер-класс кысаларында жюри әгъзалары һәм килгән халык алдында профессиональ осталыкларын күрсәтте. "Тәрбияченең балалар бакчасында Федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү буенча эшчәнлеге" темасына түгәрәк өстәл үткәрелде. Шәһәребез данын 5 нче балалар бакчасы...
-
Баулыда Лениногорск рәссамнарының күргәзмәсе ачылды
Баулының Туган якны өйрәнү музеенда скульптур композицияләрдән торган Лениногорск рәссамнары - Владимир Степанов һәм Агуник Таманянның Җиңүнең 70 еллыгына багышланган күргәзмәсе ачылды. Владимир Степановның эскизларын кулланып, Лениногорск шәһәрендә Җиңү Паркы төзү башкарыла. Шулай ук, шәһәрдә, Зәй-Каратай һәм Шөгер авылларында аның эскизларын кулланып ясалган һәйкәлләр ачылды. А. Таманян да һәйкәл һәм...
-
Лениногорскида бүген +11 градус булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә алдагы көннәрдә Лениногорскида аяз һава торышы. Бүген, 14 апрель көнне, аяз көн. Көндез һава температурасы +7 +11 градуска кадәр җылы, төнлә +4 +2 градус булачак. 15 апрель көнне, шулай ук, аяз һава торышы көтелә. Температура көндез +9 +13 градуска кадәр җылы,...
-
"Бозым чыгарырга" ышандырып, алтыннарын урлап качкан
Чаллыда көндез 18 яшьлек кызга урамнан барганда таныш булмаган ханым тәмәке сорап мөрәҗәгать итә. Сүз иярә сүз чыгып, ул кызда бозым барлыгын, аннан котылырга ярдәм итә алуын җиткерә. Кыз ризалаша. Шуннан алар якындагы бер йортның подъездына керәләр. "Бозым чыгарырга" ышандыручы хатын-кыз берничә манипуляция ясаганнан соң кызга алтын әйберләрен салып бирергә...
-
Лениногорскида өр-яңа ЗАГС төзелә
Тиздән Лениногорскиның иң матур урынында Язылышу сарае калкып чыгачак. Аның өчен нефть монументыннан бераз түбәнрәк - шәһәр сулыгы каршындагы урын сайланган. Ул - шәһәр һәм "Лениногорскнефть" идарәсе юбилейлары уңаеннан сафка басачак чираттагы объект. Дөресен генә әйткәндә, ЗАГС баштан юбилейга әзерләнүче объектлар исемлегенә кертелмәгән иде. Март аенда шәһәргә юбилейга әзерлекнең барышы...