Лениногорскида велосипед урлау очраклары арткан
Җәй җитүгә, караучысыз калдырылган велосипедларны урлау очраклары буенча мөрәҗәгать итүчеләр артты, дип хәбәр иттеләр эчке эшләр бүлегеннән.
Шуңа бәйле рәвештә быел дүрт җинаять эше кузгатылган. Балаларга урамда, кибет янында, ишек алдында велосипедларны караучысыз калдырырга ярамаганлыгын аңлатырга тәкъдим ителә. Ә урлау очрагы булганда кичекмәстән "02" телефонына шалтыратырга кирәк. Шулай ук әти-әниләр...