14 июнь 2016 яңалыклары
-
Уйлап әйт сүзеңне: интернетны шаулаткан Рамил Ибраһимовны ни көтә?
Татарстан прокуратурасы Орландода булган теракт уңаеннан социаль челтәрләрнең берсендә Рамил Ибраһимов тарафыннан җинаятьченең әлеге гамәлен хуплап язу калдыру факты буенча тикшерү эше башлап җибәрде. 35 яшьлек Рамил Ибраһимов "Эфир" телеканалында "Перехват" тапшыруын алып баручы буларак таныш. Ул Инстаграмдагы битендә 12 июньдә АКШта булган фаҗигале хәл (гей-клубтагы теракт) уңаеннан үз фикерен...
-
Көчле җил һәм яшен көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү таратты. Синоптиклар фаразлавынча, 14 июнь кичендә, шулай ук иртәгә - 15 июньдә көндез һәм кичен яшен булуы ихтимал. Республикада кыска вакытлы көчле җил чыгу ихтималы да бар. Көньяктан искән җилнең тизлеге көчәйгән вакытта секундына 15-18 метрга кадәр җитә. http://intertat.ru
-
Зур янгын: завод янып беткән
Янгын төзелеш чүплегеннән башлана. Чистайда элекке асфальт заводында янгын чыга. Төзелеш чүплегеннән башланган ут битум чокырына күчә. Янгынны тиз арада сүндерәләр. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. http://www.almet-rt.ru/
-
Татарстанлылар элек популяр булган татар исемнәрен куша башлаган
Алар арасында сирәк очрый торган исемнәр дә бар Татарстанлылар яңа туган сабыйларына Батулла, Зариф, Йосыф, Илфан, Миңнехан, Роял, Самад, Туран кебек исемнәр куша башлаган. Сирәк очрый торган ир-ат исемнәреннән Акпер, Агаали, Әмирҗан, Ардольф, Вален, Давуд, Чарльз, Уорорен Данил, Кир кебекләрен дә кушалар. Кызларга исә Ада, Айя, Дарина, Зәйнәп, Зөләйха, Латифә,...
-
Франкфурттан Казанга турыдан-туры авиарейс Россия-Германия хезмәттәшлеге өчен яңа мөмкинлекләр ачачак
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков «Bosch» иминлек системалары» компаниясе башкарма вице-президенты Роберт Мулац җитәкчелегендәге «Bosch» немец компаниясе делегациясе белән очрашты. Очрашу барышында Роберт Мулац «Аэрофлот» авиакомпаниясе тарафыннан 17 июньдә Казан - Франкфурт - Казан маршруты буенча турыдан-туры даими рейслар ачылуга шат булуын белдерде һәм, бу Россия-Германия...
-
Фаҗига: югалган ирне судан тапканнар
Коткаручылар ир җәсәден полициягә тапшырган. Шушы көннәрдә Теләчедә 78 яшьлек пенсионер югалган иде. Туганнары аның суда батып үлгән булуын фаразлаган. Нәкъ шулай була да - ирне водолазлар елга төбеннән табып ала. Хәзер аның үз үлеме белән үлгәнме, әллә инде үтереп ташлаганнармы икәнен ачыклаячаклар.
-
Зәй районында юл-транспорт һәлакәтендә кеше гомере өзелгән
Юл-транспорт һәлакәте бүген, 14 июньдә, 12:20 сәгатьтә килеп чыккан. Чаллы - Әлмәт юлының 24 нче чакрымында ике җиңел машина бәрелешкән. Һәлакәт аркасында 4 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, 1се нең гомере өзелгән, диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының хәбәрендә. Җәрәхәт алучыларның икесе - Чаллыга, берсе Түбән Кама хастаханәсенә озатылган. http://intertat.ru/
-
Ахырзаман: “зәңгәр”ләр клубын утка тотканнар
Хәзер төнге клубларга йөрергә дә куркыныч. Кичә АКШның Флорида штатында зур фаҗига була. Орландо төнге клубында бер ир кереп коралдан ата башлый. Нәтиҗәдә 50 кеше үлә, тагын шуның кадәр кеше яралана. Моны терракт акты дип атадылар. Егетнең чыгышы белән Әфганстаннан булуы билгеле. Клуб "зәңгәр"ләр өчен булган. Әлеге атышны ИГИЛ дәүләте...
-
Лениногорскида "Уйнагыз, гармуннар" бәйгесе
-
Ураза һәм Корбан бәйрәменең көннәре билгеле булды
Быел Татарстан халкы Ураза бәйрәмен 5 июльдә билгеләп үтәчәк. Ә Корбан бәйрәме 12 сентябрьгә туры килә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы укзаы бастырылып чыкты. "Татарстан Республикасында ай календаре һәм гореф-гадәтләр буенча 5 июль - Ураза бәйрәме, 12 сентябрь Корбан бәйрәме башланган көн", - диелә документта. Указ бастырылган көненнән көченә...
-
Лениногорск районы хуҗалыклары халыкны продукция белән тәэмин итә
Райондагы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан халыкны азык-төлек белән тәэмин итүдә өзеклек булганы юк, өлеш кертүләрен дәвам итәләр. Авыл хуҗалыгы идарәсе хәбәр итүенчә, 5 ай эчендә 6 мең 116 тонна сөт реализацияләнгән, шуның 386 тоннасы - халыктан. Мөгезле эре терлек ите - 612 тонна, дуңгызныкы - 1 мең 143 тонна, сарык...
-
Россия наркозсыз кала
Украина Россиягә бик мөһим препаратларның берсе булган метазонны кертүне туктатты, дип хәбәр итә «Коммерсантъ». Метазон - акушерлар, реаниматолог һәм анестезиологлар тарафыннан торган урынлы һәм гомуми наркоз бирү өчен кулланыла. Харьковның дару әзерләү үзәге әлеге мөһим препаратка бәяне бик нык күтәргән, ә моңа кадәр бәяләр 2010 елдан бирле үзгәрмәгән булган. Болар...
-
Лениногорскилылар, игътибар! Телеүзәктә ремонт-профилактика эшләре
16 һәм 17 июньдә Лениногорск телеүзәгендә планлы ремонт-профилактика эшләре алып барылачак. Шул сәбәпле ул көннәрдә иртәнге сәгать 4.00 дән 6.00гә кадәр җиһазлары телеүзәктә булган телерадиокомпанияләрнең тапшырулары күрсәтмәячәк.
-
Лениногорск бакчачылары игътибарына: кашкарый (астра) чәчәге үстерү серләре
Кашкарыйны ел саен, яңа урынга утыртырга кирәк. Алар тыгызлыкны яратмый, шуңа күрә чәчәкләрне сирәгрәк утыртырга тырышыгыз. Даими урынга утыртканнан соң кашкарыйларны минераль ашлама белән өч тапкыр туендырырга кирәк. Чәчәк органик ашламаны яратмый, шуңа күрә җирдә узган елдан калган ашлама да булырга тиеш түгел. Кашкарый өчен иң яхшы ашлама - агач...
-
Наркотик сатып көненә 100 мең эшләгән?!
Егетләр барлыгы 7 миллион сумнан артык акча эшләп кала. Түбән Кама һәм Әлмәт районнарында синтетик наркотик сатуның ысулын уйлап табалар. Алар наркотикларны билгеле бер урыннарда калдырып китә торган була. Егетләрнең төркемендә 8 кеше була. Алар наркотик сатып тәүлегенә 100 мең сум эшли торган була. Моннан 2 ел элек аларны тоткарлыйлар....