14 июнь 2017 яңалыклары
-
Хуҗабикәләргә файдалы киңәшләр
Хуҗабикәләр кәтлит әзерләгәндә күпме тоз салырга, дип аптырый. Пешекчеләр 1 килограмм фаршка 2 бал кашыгы тоз салырга киңәш итә. Кәбестәне пешергәндә өстенә капкач япмагыз. Пешеп җитәр алдыннан әз генә аш серкәсе һәм шикәр комы өстәгез. Шулай эшләгәндә кәбестәнең тәме бөтенләй икенче була. Рассольникка кыярны кыздырып яки пешереп салсаң, шулпа тәмлерәк...
-
Ашыгыч ярдәм машиналарына юл бирмәүчеләрне машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр
Ашыгыч ярдәм машиналарына юл бирмәгән автомобиль йөртүчеләрне ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр, шулай ук җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкиннәр, - дип хәбәр итә "Известия" газетасы. Бу нормаларны "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасының вице-спикеры Ирина Яровая тәкъдим иткән. Алар Россия Җинаять кодексының "Медицина ярдәме күрсәтүгә тоткарлык ясау" яңа...
-
Халык синоптиклары 20 июньнән соң чын җәй вәгъдә итә
Быел инде өч айдан бирле халыкны борчыган иң актуаль сорау - кайчан җәй җитә? Бер генә көн сөендерә дә, кояш тагын болыт артына кереп кача. Качуы бер хәл: артыннан ук җил чыга, коеп яңгыр ява яки гарасат уза. Быелгы яз бакчачыларны шактый сынады. Бер генә түгел, берничә тапкыр бакчага чыгарган...
-
Итле ачык бәлеш рецепты
Кирәк булачак: камыр өчен - 200 г бәрәңге, 200 г он, 1 йомырка, 50 г май, тоз. Эчлек өчен - 500 г фарш, 2 болгар борычы, 1 помидор, 2 зур булмаган баш суган, 100 мл сөт өсте (сливки), 100 мл сөт, 2 йомырка, 2 аш кашыгы томат пастасы, тоз, борыч,...
-
Кем гаепле: тәрәзәдән егылып, гомере өзелгән балалар саны арта
Җәй җитүгә, балалар арасында имгәнү очраклары ешая. Элегрәк кая да булса кул кыстыру, имгәнү, пешү, җәрәхәтләнү кебек күңелсез хәлләр күбрәк теркәлсә, соңгы елларда тәрәзәдән егылган балалар турында еш ишетергә туры килә. Белгечләр моны пластик тәрәзәләр куйдыручылар күбәюе белән бәйләп аңлата. Баксаң, күп очракта нәкъ менә тәрәзәгә чебен-черки кермәсен өчен куелган...
-
Энгель Фәттахов: "Миннән генә торса, өй эшләрен бирмәс идем"
Энгель Нәваповичның ягымлы сөйләшүе һәм елмаеп, җылы итеп каравыннан бөтен каушау, борчылулар онытылды. Бәлки нәкъ менә шуңа күрә дә сөйләшүебез аеруча җанлы килеп чыкты. - Энгель Нәвапович, кечкенә чакта кем булырга теләгән идегез? - Актаныш районы «Чишмә» колхозының баш инженеры булырга хыялланган идем! Мин кечкенә чакта әтиемнең энесе «Чишмә» хуҗалыгының...
-
Чәчкә: Операция алдыннан яулык ябып йөрдем
Эстраданың популяр җырчысы Чәчкә операция ясаткан. Хәзерге вакытта ул Казанның 12нче хастаханәсендә ята. Җырчының хәлен белергә теләп үзенә шалтыраттык. "9 июнь көнне колагыма операция булды. Моңа күптәннән әзерләндем. Башта бәби көттек, бала тугач, аны имездем. Шулай итеп, операция төрле сәбәпләр аркасында һаман кичектерелде. Соңгы вакытта урамда яулык ябып йөрергә туры...
-
“Бәкер”дә болан баласы туган (фото)
13 июньдә "Бәкер" шифаханәсенең зоопаркында яшәүче чуар боланнар гаиләсендә нәни болан баласы туган. Әлеге шатлыклары белән шифаханә хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә уртаклашкан, фотоларын да элгәннәр. Әнисеннән бер адым да читтә калмыйча аларны карарга килүчеләрдә соклану уята, ди. Кызыл китапка кертелгән, берничә ел дәвамында "Бәкер"дә яшәүче чуар боланнарның ел саен бер кечкенәләре...
-
Мексика җыелма командасын Казанда ипи-тоз һәм чәкчәк белән каршы алдылар
Мексика җыелма командасын Казанның "Мираж" отеле кунакчыл каршы алды. Команда 18 июньдә, Конфедерацияләр Кубогында, Португалия командасына каршы уйнаячак. Команданың Twitter рәсми сайтындагы аккаунтында милли киемле кызларның ипи-тоз, чәкчәк тотып төшкән рәсемнәре куелган. Рәсем астында: "Сюрприз! Безне Казан отелендә шулай каршы алдылар!" дип язылган. Исегезгә төшерәбез: Мексика җыелма командасы Казанда Конфедерацияләр...
-
Күрше шәһәрдә авария: КВНда катнашучы һәлак булган
КВНда катнашучы 21 яшьлек егет «ВАЗ-2109» җиңел автомобиле белән һәлакәткә очраган. 11 июнь кичендә тугыз тулганда ул Бөгелмәнең Ленин һәм Радищев урамнары чатында КАМАЗ белән бәрелешә. Аның ике пассажирын травматология бүлегенә салганнар. Соңгы хәбәрләргә караганда, 27 яшьлек КАМАЗ шоферы ВАЗга юл бирмәү аркасында һәлакәт килеп чыккан. Тикшерү бара. http://www.almet-rt.ru
-
Футбол с Главой
-
Болай барса, җәй булмас - җәе дә килер, уңышы булырмы?
Соңгы көннәрдә һәркемнең авызында шул сүз. Март аеннан бирле тәрәзә төбендә утыручы помидорларны бакчага күчерер көн юк. Башка елларда бу вакытта алар чәчәк атып, ара-тирә булса да помидорлары күренә иде. Быел исә кыяр утыртырга да куркабыз. Ник дисәк, тишелеп чыккан кабак, ташкабак, бәрәңгеләрне кырау сугып киткәннән соң, халык шиккә калды....
-
Татарстан синоптиклары яңгыр, көчле җил, боз булачагын кисәтә
Тискәре метеорологик күренешләр 14 июньдә иртәдән кичкә кадәр фаразлана. 14 июньдә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территориясендә һава торышы бозылу турында кисәтү таратты. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, төбәктә урыны белән көньяктан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, көндез секундына 23 метрга кадәр...