14 июль 2015 яңалыклары
-
Тимәштә балалар бакчасы төзелеше бара
Әлеге авылда элек-электән балалар бакчасы икәү иде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар күп булганга, аларны ике бакча гына сыйдырып бетерә алмый башлаган. Шуңа бик начар хәлдәге 35 балага исәпләнгәнен сүтеп, аның урынына яңасын торгыза башлыйлар, монда йөрүче балалар вакытлыча башкасына күчерелгән. Мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, яңа бакча 120 балага исәпләнгән, ике катлы...
-
Ютазы егете безнең ротада үлүчеләр бар, мин исән-сау, дип яза
Ютазы егете Динар Галимов Омскида ишелгән казармада яшәгән, могҗиза белән генә исән калган, дип яза "Ютазы таңы"газеты сайты. Аның әнисе Лилия Галимова Вконтактеда: "Улымның караваты стена ишелгән җирдән бик аз гына арада булган, аның исән-сау булуына мин чиксез шатмын", - дигән. Динар үзе: Егетләр, минем ротада үлүчеләр бар. Мин исән-сау,...
-
Бер кафеда ялган эчемлек тәкъдим иткәннәр
Әлмәтнең "Джентльмен удачи" кафесында чит илдә эшләнгән хәмер эчемлеге дип суррогат тәкъдим иткәннәр. Бер кафеда акциз маркалары булмаган, шулай ук ялган акциз маркалы исерткеч эчемлекләргә тап булганнар.Җәмгысе 31,4 литр ялган хәмер табып алынган. Шул ук вакытта кафеның исерткеч эчемлек сатарга лицензиясе дә булмаган. Эшмәкәргә карата административ эш кузгатканнар. Шуны билгеләп...
-
Тимур Бәдретдинов: «Без Казанда кабатланмас бәйрәм – Aqua Comedy-шоу уздырачакбыз»
7 һәм 8 августта кичке сәгать сигездә «Баскет-холл» спорт аренасында Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты мәдәни программасына кертелгән Aqua Comedy Club концерты һәм аны тасмага яздыру була. Чемпионатны күздә тотып Татарстан өчен яңа махсус программа әзерләнәчәк. Бу зур бәйрәмдә Тимур Бәдретдинов, Павел Воля, Гарик Харламов, Александр Ревва һәм башка...
-
Безнең Людмила Питрауда җырлаган
Федотовка кызы Людмила Аланлы Мамадыш районында үткән Питрау бәйрәмендә катнашып кайткан. -Әлеге бәйрәмгә һәр барган саен илһамланып кайтам, ниндидер сихри көче бар аның, - ди ул. - Рәмзия Габделхакова сүзләренә язган " Су буйларында йөрдем" җырын башкардым, өр-яңа җыр иҗат иткән идем - "Туган көнең" аны да, керәшен җырларын да...
-
Лениногорскида кыргый киндергә тап булганнар
"Мәк" операциясе барышында полиция участковыйлары Иске Шөгер авылындагы ташландык ферма янында кыргый үсеп утыручы киндергә тап булалар. Ул тиз арада юк ителә.
-
Лениногорскида бер хатын иренә пычак кадаган
13 июльдә кичке сәгать алтыда үзәк хастаханәнең кабул итү бүлмәсенә корсагында кадау-кисү ярасы булган 36 яшьлек ирне китерәләр, аның бавырына да зыян килгән булып чыга. Тикшерү барышында ирнең 29 яшьлек хатынын тоткарлыйлар. Алар аерылышкан, бер көнне очрашып бергә аракы эчәләр, арада бәхәс чыгып, хатын пычакка ябыша. Аңа карата җинаять эше...
-
Бер таксист аракы ташыганда тотылган
Әлмәт районында хокук сакчылары һәм Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең җирле бүлеге хезмәткәрләре кармагына бер такси йөртүче эләккән. Алар ачыклаганча, ул канунсыз аракы ташу белән шөгыльләнгән. Казахстанда җитештерелгән исерткеч эчемлекнең акциз маркалары да булмаган. Билгеле инде, хәмергә документлары да булмау аңлашыла торгандыр. Такси йөртүчедән24 литр аракы тартып алынган. Административ эш буенча...
-
Бала хокуклары якланамы? Гүзәл Удачина халыкны кабул итә
21 июльдә шәһәребездә республиканың бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина балаларның хокуклары һәм законлы ихтыяҗларын яклау мәсьәләсе буенча халыкны кабул итә. Адресы: Шашин урамы, 22 нче йорт (Мәгариф идарәсе), сәгать 10.00дан башлап. Алдан язылу өчен телефон: 5-04-13 яки Гончаров урамы,1 нче йортта урнашкан опека һәм попечительлек секторына (8.00дән 17.00гә...
-
Хәерле иртә, дуслар! Уңышлы көн телибез!
-
Лениногорскиның радиотелеүзәгендә профилактика үткәреләчәк. Вакытлыча күрсәтми.
20, 21, 22 һәм 23 июль көннәрендә Лениногорскиның радиотелеүзәгендә график буенча, планлы ремонт-профилактика эшләре үткәреләчәк. Шул сәбәпле, җиһазлары телеүзәктә урнаштырылган телерадиокомпанияләрнең программалары сәгать 9.15тән 17.00гә кадәр күрсәтмәячәк. Бу турыда "Россия телевидение һәм радиотапшыру челтәре" предприятиесе хәбәр итә.