14 июль 2016 яңалыклары
-
Бу җәйдә кайда ял итмәвең хәерле?
Иң уңышсыз ял итү урыннары буенча рейтинг төзелгән. Быелгы җәйдә Мальдива утрауларына, Һиндстан һәм Таиландка бармавың хәерле булачак. Июль һәм август айларында анда яңгырлар ява һәм ураганнар чоры башлана. Урамнарда йөрерлек булмый. Берләшкән Гарәб Әмирлекләре һәм Иордания дә әлеге кара исемлеккә кергән. Биредә җәен 49 градус эсселек хакимлек итә. http://www.almet-rt.ru/
-
Илсөя БӘДРЕТДИНОВА: “Минем өйгә Илфактан башка ир-атның кергәне юк”
Нәкъ бер ел элек Илсөя белән Илфакның аерылышуы турында хәбәр таралган иде. Беркөнне Казан кибетләренең берсендә Илсөяне очраттым. Ул нык ябыккан, матурланган. Улы Нариман янында бертуган апасы сыман гына калган.- Илсөя ханым, Илфак Шиһапов белән аерылуыгызны пиар дип белгән идек... - Күпләр шулай дип уйлады. Әле дә уйлыйлар. "Татар эстрадасында...
-
Әлмәткә пляжга барсагыз, бәяләрне белеп торыгыз (+ФОТОЛАР)
http://www.almet-rt.ru
-
Лаеклы ялда булып та эшләүчеләр киләчәктә пенсиядән бөтенләй колак кагарга мөмкин
"Стратегик эшләнмәләр үзәге" фонды утырышында Россия Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм халык хуҗалыгы академиясе белгече Юрий Горлин шундый тәкъдим белән чыккан. Дөрес, бу кагыйдә елына 1 миллион сумнан артык табыш алып эшләгән пенсионерларга гына кагыла. Горлин тәкъдиме хуплау таба калса, аена 83 мең сумнан артык табыш алып эшләүче пенсионерларга пенсия...
-
Лениногорскида ике гаиләдә игезәк бала туды
7 һәм 8 июльдә шәһәребездә ике гаиләдә игезәк балалар туды. Беренчесе - Кузьмичевлар гаиләсе, Максим Юрьевич белән Алия Әкъдасовнаның уллары Егор белән кызлары София туган. Икенче "бәхетлеләр" - Якуповлар гаиләсе, Марат Гайсович белән Алисә Ильясовнаның ике кыз: Мәликә белән Камилә дөньяга килгән. Котлыйбыз, бәбиләргә һәм әти-әниләргә сәламәтлек, бәхет телибез.
-
Бөгелмә районында тычкан чире белән авыру очрагы теркәлгән
Роспотребнадзорның Республика буенча бүлеге хәбәр итүенчә, июльнең бер атнасы эчендә республикабызда 5 меңнән артык кискен респиратор вируслы инфекция йоктыру очрагы һәм 309 эчәк инфекциясе йоктыру очрагы теркәлгән. Шулай ук, 6 июньнән 6 июльгә кадәр вакыт аралыгында геморрагик бизгәк (тычкан чире) белән 25 кешенең авырып китүе ачыкланган. Аларның берсе Бөгелмәдә. http://bavly-tat.ru