14 июль 2017 яңалыклары
-
Балалары булганнарга пенсия арта
Балалары булганнарга пенсия арта дигән хәбәр күпләрдә кызыксыну уятты. Пенсионерлар дәррәү документ җыярга тотынды. Бу хакта төгәл генә белеп бетермәүчеләр, өстәмә акча күп балалыларга гына арта дип уйлаучылар да бар, дип яза "Шәһри Казан" газетасы. Кемнәргә бирелә? Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат үзәгендә аңлатуларынча, сүз 2015 елга кадәр пенсиягә...
-
Йогурт ясыйбыз
Кирәк: 2 л сыер сөте, 400 г кибет йогырты (бернәрсә кушылмаганы булса яхшырак). Сөтне кайнатырга куярга, кайнап чыккач сүндерергә һәм әзрәк суытырга. Җылымса вакытта сөткә кибет йогырты салып болгатырга, шуннан соң оеганчы ук шешәләргә тутырып куярга була яисә кәстрүлдә оетырга.
-
Лениногорск базарында яшелчә һәм җиләк-җимеш бәяләре
Бәрәңге (чиләк 5 л) - 140 сум. Помидор - 80-140 сум/кг Кыяр - 70 сум/кг Кәбестә - 25-28 сум/кг Баклажан - 100 сум/кг Апельсин -150 сум/кг Банан - 70 сум/кг Алма - 100-120 сум/кг Суган - 45-50 сум/кг Сарымсак - 250 сум/кг Кишер - 50-55 сум/кг Карбыз - 20 сум/кг...
-
Ишегалды лагерьларының өченче сменасы тәмамланды (фотолар)
Бүген ишегалды лагерьларының 3нче сменасы үз эшен төгәлләде. Смена ябылу тантаналы төстә шәһәрнең Буровиклар аллеясында узды. 7нче, 8нче, 9нчы ТОСлар лагерьга йөрүче балаларга грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Чара түгәрәк өстәл артында чәй белән дәвам итте. Зилә Мөдәрисова фотолары
-
Сезгә тазару куркынычы янамыймы? (ТЕСТ)
1.Хезмәттәшегез торт белән чәй әчәргә чакыра. Мондый тәкъдимнән баш тарта аласызмы? Юк - 2; Белмим - 0. 2. Тартмалы конфет берничә айлар буе сезнең шкафта торырга мөмкинме? Юк - 2; Әйе - 1; Кайчак - 0. 3.Төрле җыелышлар вакытында яраткан ризыкларыгыз турында уйлап аласызмы? Юк - 1; Әйе - 2;...
-
"Лениногорск шәһәренә гашыйк булмый мөмкин түгел"
"Татарстан" журналы Лениногорск турында яза. Шушы сылтама аша кереп укыгыз: http://protatarstan.ru/
-
2018 елда су өчен тарифлар төшәчәк
Хәтта 5 % ка ук. Тарифларга водоканаллар үз керемнәрен өсти алмаячак. Эшмәкәрлек керемнәре хәтта 5 % ка ук җитә торган булган. Әмма 2018 елдан водоканаллар аны өсти алмаячак. Бу салкын һәм кайнар су өчен. http://www.bugulma-tat.ru
-
Лениногорскилылар "Халык контроле"нә яза (фото)
Лениногорскилы сүзләренчә, Хмельницкий урамында һәм Вахитов урамы 3нче йорт ишек алдында үлән җәй буена чабылмый. Заварыкин урамы 2нче йорт ишек алдында да шундый ук хәл икән. -Балаларга чыгып уйнарга урын юк, мәйданчыкны үлән басты, - дип зарын белдерә шул йортта яшәүче. Фотолар да җибәргәннәр. Моннан кала биек үскән карт агачларны...
-
Халык ашлары
-
Лагерьгә йөрүче балалар ЮХИДИ идарәсенә экскурсиядә булды (фотолар)
Шәһәрнең 5 нче мәктәп каршындагы "Солнышко" лагерена йөрүче балалар Лениногорск ЮХИДИ идарәсе бүлекчәсендә булып кайтты. Балалар идарә хезмәткәрләренә кызыксындырган сорауларын бирә алды, шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар. Караңгы вакытта киемдә яктылык кайтарткыч элементлар булуын тагын бер кат исләренә төшерделәр. Экскурсия ахырында балалар музейны карадылар һәм бүләкләр дә алды.
-
Лениногорскида авария: җәяүлене бәрдергәннәр
Лениногорск базары янында: Ленинградская урамы белән Моряков урамы кисешкән урында җәяүлене бәрдергәннәр. Светофорның яшел утында, тиешле урыннан чыгып баручы хатын-кызны авыр йөк машинасы бәрдергән. Үтеп баручылар сүзләренә караганда, хатынны ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән, ул авыр хәлдә. http://leninogorsk-rt.ru
-
Вәхшилек: Татарстанда 15 яшьлек үсмер 10 яшьлек малайны көчләгән
Бу хәл зурлар өйдә юк чакта булган. 153 нче Казан мәктәбе укучысы мәктәптән соң 10 яшьлек малайны үзенә алып кайта һәм аны шунда көчли. Зыян күргән уллары бу хакта сөйләгәч, әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать итә, дип яза Әлмәт таңнары. 15 яшьлек үсмер балигъ булмаганнар эше буенча исәптә торучы булып чыккан. Бу...
-
Лениногорскилылар, сыек колготкиның нәрсә икәнен беләсезме?
Социаль челтәрләрдә сыек колготки (жидкие колготки) сатыла дигән реклама күргән идем. Нәрсә ул һәм аны ничек кулланалар? Алия ШӘРИПОВА. Сыек колготки спрей, лосьон яки крем рәвешендә була. Аны аякка тигез, юка катлам итеп сылыйсың һәм ул колготки кигән кебек күренә. Су тисә дә бернинди зыян булмый. Ул күпмедер дәрәҗәдә аяктагы...
-
Лениногорск ЗАГС бүлегендә мәктәп лагерьлары кунакта булды (фото)
Шәһәрнең 6нчы һәм 8нчы мәктәпләре каршында эшләп килүче лагерьлар Язылышу сараенда кунакта булды. Очрашу вакытыныда балалар ЗАГС органнарының тарихы белән танышты. Күпләр өчен ЗАГС сүзе бары тик туй тантанасы төшенчәсен генә аңлатса, бу көнне үткән әңгәмәдән соң укучылар бүлекнең эшчәнлеге турында күбрәк мәгълүмат алды. Бинада кеше гомерендә иң зур әһәмияткә...
-
Бүген безне нинди һава торышы көтә?
14 июль. Алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндезен урыны белән аз гына яңгыр. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын җил. Төнлә һава температурасы +10..+15˚. Көндезен +23..+28˚. http://intertat.ru