14 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Новости
-
Илсөя Бәдретдиновага журналистлар кызыклы сорау биргән
ИЛСӨЯ БӘДРЕТДИНОВА ИНСТАГРАМДА НИ ӨЧЕН ГЕЛ ТАТАРЧА ГЫНА ЯЗУЫН ӘЙТТЕ. Бүген миңа журналистлар шалтыратып: " Нигә сез инстаграммыгызда гел татарча язасыз?" - дип сорадылар. Үземә дә кызык булып китте. Мин ТАТАР кызы! Минем биттә мине аңламаучылар утырмыйдыр инде... - дип язган популяр җырчы. Бу хәбәрне укучылары да игътибарсыз калдырмаган. "Моннан...
-
Лениногорск көрәшчесе призлы урын яулап кайтты (фото)
9-10 сентябрь аралыгында Яр Чаллыда грек-рим көрәше буенча Республика беренчелеге узды. Ярышларда Татарстанның 12 командасыннан 130 көрәшче катнашты. Биредә лениногорскилылар да уңышлы чыгыш ясады. Шәһәрдәшебез Константин Пикалёв үз авырлык категорясендә III урын яулады. Котлыйбыз!
-
Татарстан таможнясы республикага синтетик наркотиклар керү каналын япкан
Татарстан таможнясы Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Казан идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә контрабанда һәм наркотикларны аеруча зур күләмдә сату белән шөгыльләнгән Әлмәт төркемен тоткарлаган. Бу хакта Татарстан таможнясы матбугат хезмәте хәбәр итә. Махсус операция барышында Кытайдан...
-
Юлда аварияләр ешайды. Тагы кеше үлеменә китергән һәлакәт
Һәлакәт бүген иртән Әзи-Чирмешән юлының 20нче чакрымында булган. Татарстанда ике җиңел машина бәрелешеп, ике кеше зыян күргән һәм берәү үлгән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Бүген иртән бердәм 112 номеры экстрен хезмәтенә Әзи-Чирмешән юлының 20нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте турында...
-
«Бакчачы» ашы рецепты
Безгә кирәк булачак: 1 уртача чөгендер, 1-2 бәрәңге, 1 кишер, 1 баш суган, кабачки, тәмләткечләр, укроп, яшел суган. Пешерү тәртибе: Иң элек. казанга яисә мультиваркага бераз сыек май салып, угычтан чыгарган кишер белән вак итеп туралган суганны кыздырып алабыз. Шулай ук угычтан чыгарган чөгендерне дә яшелчәләр янына кушабыз һәм бераз...
-
Лениногорск игенчеләре уракны тиздән тәмамлаячак
Соңгы көннәрдә яуган яңгырлар урып-җыюны алып барырга бераз комачаулык тудырды, эш тукталып торды. Уракны тулысынча тәмамларга да күп калмады. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, 14 сентябрь көненә хуҗалык механизаторлары 31 мең 768 гектарда бөртеклеләр чабып, 96 мең 393 тонна икмәк суктырганнар. Хәзерге вакытта бодай, арпа, карабодай суктыру эше бара....
-
Лениногорскида кечкенә малайны коткаручылар котельная түбәсеннән төшергән
Бу турыда "Коткару хезмәте" телефонына хәбәр керә. Лениногорскида Җиңүнең 50 еллыгы проспектындагы эшләми торган котельная түбәсендә кечкенә малай, төшә алмый, ярдәм кирәк, диләр. Ярты сәгать эчендә МЧС хезмәткәрләре килеп җитә һәм 9 яшьлек малайны түбәдән төшерә, аның бармагы яраланган була. Баланы медикларга тапшыралар, дип хәбәр итә kazanfirst.ru.
-
Лениногорскилылар "Зур этнографик диктант” язачаклар
Россия күләмендә "Этнографик диктант" акциясе 3 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көнендә узачак. Россия күләмендә "Зур этнографик диктант" акциясе 3 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көнендә узачак. Татарстан халкы шулай ук әлеге мәдәни-агарту акциясенә кушыла. Быел чара халыкара статус алган, аны уздыруга Чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча...
-
Безнең Азат республика конкурсында катнаша
Татарстанда "Иң яхшы комбайнчы" республика бәйгесе дәвам итә. Анда әлегә дүртенче урында безнең районнан Азат Хәбибуллин бара. Ул "КЗС-7" комбайны белән беренче төркем комбайнчылары рәтендә. Азат урак башланганнан алып 1 мең 264 тонна бөртеклеләр суктырган (мәгълүмат 13 сентябрьгә). Яшь механизатор "Хәбибуллин Ф.З" фермерлык хуҗалыгында эшли. Аңа уңышлар телик. Республика конкурсы...
-
Бүген безне нинди һава торышы көтә?
14 сентябрь. Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез һәм кич яңгыр, урыны белән көчле, аерым районнарда яшенле яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан, талгын, көндез һәм кич урыны белән 15-20 метр тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +10..+15˚, көндез +17..+22˚, көньяк районнарда +26˚ градус. http://intertat.tatar
-
Күрше районда юл һәлакәте тагы ике кешенең гомерен өзгән
Әлмәт-Чистай юлының 8 нче километрында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике кешенең гомере өзелә, ә калган икесе ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырыла. Билгеле булганча, Chery Tiggo машинасы белән идарә иткән "Михайловка" станциясенең нефть чыгару хезмәткәрләре эшкә юл тотканда, каршы полосага зур тизлек белән Mitsubishi килеп чыга. Бәрелешү нәтиҗәсендә, Кытай машинасында утырган...
-
Лениногорскилылар, җылы һава торышы тагын бер атна сакланачак
Яңгырсыз классик "әбиләр чуагы" төбәктә сентябрьнең өченче декадасында көтелә. Агымдагы ай нормадан тыш җылы булырга охшап тора. Татарстанда җылы һава торышы, ким дигәндә, сишәмбегә кадәр сакланачак. Бу хакта КФУның Метеорология, климатология һәм экология атмосферасы кафедрасы җитәкчесе, профессор Юрий Переведенцев җиткерә, дип хәбәр итә югары уку йорты матбугат хезмәте. Юрий Переведенцев...