14 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Лениногорск фермерлары күргәзмәсе (фотолар)
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә Мәдәният сараена килгән халык районыбыз фермерлары җитештергән продукция белән дә таныша алды. Менә алар.
-
Лениногорскиның буйдак егетләр фикере
Октябрь ахырларында кайберәүләр буйдакларны саныйлар икән, дип шаулап алган иде. Имеш, ул республиканың берничә районында үтәчәк. Исемлектә Лениногорски да бар. Без аңлап алганчы, санап та куйганнар икән. Дөресрәге, аның санау дигәне бик үк дөрес булып чыкмады, авыл җирендә яшәүче ирләр арасында социологик сораштыру үткәргәннәр. ЗАГС идарәсеннән хәбәр итүләренчә, безнең районга...
-
Нефть техникумында студентлар сыйланды (фотолар)
Нефть техникумында төрле өлкә буенча алган белемнәрнең интегралын табарга булышучы традицион булмаган дәрес үтте. Ул бинар дәрес дип атала. Мәгариф системасы укытуның традицион булмаган метод һәм формаларын куллануны таләп итә, нәтиҗәдә, укучыларда дөньяны бер бөтен итеп кабул итү формалаша. Төрле өлкәдән алган белемнәрнең интегралын табарга бинар дәрес булыша. Шундый дәрес...
-
Лениногорскиның авыл хезмәтчәннәрен Вил Усманов котлады
Мәдәният сараенда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре уңаеннан оештырылган чарада Татарстанның атказанган артисты Вил Усманов җитәкчелегендә Казаннан килгән бер төркем артистлар чыгыш ясады. Вил Усманов җырлады, Иркә бии-бии скрипкада уйнады, җырлады, Булат Хисмәтов гармунда һәм баянда уйнады. Бер сәгатьтән артык барган чыгышларын халык бик ошатты.
-
Лениногорскида авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен олыладылар(фотолар)
Бәйрәм Мәдәният сараенда үтте. Алдынгы терлекче сыер савучы, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бүләкләделәр. Авыл хуҗалыгы министрлыгы, район башлыгының Рәхмәт хатларына дистәләрчә авыл хуҗалыгы алдынгысы лаек булды. Любовь Майорова фотолары
-
“Күңеле белән әле дә укыта”
Яңа Иштирәк авылында яшәүче Алма апа Тәрҗеманова шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Бик күпләргә аң-белем биргән хөрмәтле укытучы ул. Мәкалә аның турында. ... Аны, һәр елдагыча, зурлап-олылап мәктәпкә бәйрәмгә чакырдылар. Укытучы Алма апа ярты гасыр гомере узган мәктәбенә атлады. Аны инде күптән лаеклы ялда дип әйтергә тел бармый....
-
БӘРӘҢГЕ БЕЛӘН ТУТЫРГАН КАЗ
Кирәк булачак: Бер казга: 1,5 - 2кг бәрәңге, 800 - 1000 г төче камыр, тоз, борыч. Әзерләү: Казны чистартып, яхшылап юалар да, кайнар су белән кастрюльгә салып, пешәр-пешмәс булганчы кайнаталар, аннары шулпадан алып суыталар һәм эчен-тышын тоз, борыч белән ышкыйлар. Эченә урталай ярган, бераз тоз сипкән чи бәрәңге тутыралар. Төче...
-
16 – 22 НОЯБРЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ
КУЧКАР (21.03-20.04)лар, атна сезнең өчен бөтен яклап та уңышлы булыр дип көтелә. Атнаның икенче яртысын сәламәтлегегезне кайгыртуга һәм ял итүгә багышласагыз кулайрак. Финанс мәсьәләсендә керем булыр. Кыйммәтле бүләк бирүләре ихтимал. Ял көннәрен гаиләгез янәшәсендә үткәрергә тырышыгыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, атнагыз күбрәк туганнар белән аралашып үтәр. Үткәннәрне һәм балачакны искә төшерерсез. Эш...