14 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Лениногорскилылар, супер Айны күрми калмагыз!
Бүген, 14 ноябрьдә, Айны Җир шарына мөмкин булган иң якын ноктада күреп булачак. Суперлуние дип аталган әлеге күренешне соңгы тапкыр 70 ел элек күзәтеп булган. Тулган ай вакытында аерым бер кешеләргә лунатизм күренеше хас, бу чорда үз-үзенә кул салучылар күбәя, дип санала. Суперлуние исә тагын да җитдирәк тайпылышларга китермәсме? Суперлуние...
-
Татарстанда сөйгәне хыянәте турында белгән хатын-кыз 2 айлык сабые белән тәрәзәдән ташлана язган
Татарстанның тикшерү комитеты үзенең ике айлык баласын үтерергә ниятләгәне өчен 21 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше ачкан. Октябрь аенда әни кеше, салкын тиеп авырган сабые белән Балтачның үзәк хастаханәсендә дәвалана. Бергә яшәгән ир кеше белән телефоннан сөйләшкәндә ул аның хыянәте турында белеп ала. Ир хастаханәгә килеп җиткәндә, әлеге хәбәрне күтәрә...
-
26 яшьлек егетне поезд бәргән
Бу хәл кичә кичке 8 ләр тирәсендә була. 26 яшьлек егетне тимер юлны аркылы чыкканда товар поезды бәреп китә. Егет исерек булу сәбәпле тимер юлдан чыгып китәргә өлгерә алмый кала. Ул башы һәм боты җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатыла. Яшел Үзәндә булган хәл турында KZNLIVE хәбәр итә. http://www.almet-rt.ru/
-
Лениногорскида "Спорт наркотикларга каршы" дигән фестиваль узачак.
27 ноябрь көнне сәгать 10да "Яшьлек" спорткомплексында "Спорт наркоманиягә каршы" дигән республикакүләм фестиваль узачак. Фестивальдә катнашырга студентлар, эшче яшьләр, шәһәр һәм районыбызның барлык актив кешеләрен көтеп калалар.
-
Трамп президент хезмәт хакыннан баш тарткан
АКШта Президент булып сайланган Дональд Трамп илдә иң югары дәүләт вазифасын башкарган зат ала торган хезмәт хакыннан баш тарткан. Бу хакта ул СBS телекомпаниясенә интервьюда әйткән, дип яза "Татар-информ" "ТАСС"ка сылтама белән. "Минем моңа кадәр бу хакта бер сүз дә әйткәнем юк иде, ләкин җавабым - юк, - дигән Трамп....
-
Лениногорскилыларга файдалы киңәшләр.Гөлләр чүпрәле су ярата
1 литр җылы суга 10 гр прессланган чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы салып эретәбез дә ике сәгать төнәтәбез. Бер өлеш чүпрәле эремәгә биш өлеш су кушып, аена бер тапкыр гөлләргә сибәбез. Яз һәм җәй көннәрендә ун көнгә бер тапкыр сибәргә тырышыгыз. Чүпрә составында булган В төркеме витаминнары, фитогормоннар, ауксиннар...
-
Хәрбиләрнең пенсияләре артачак
2017 елның 1 февраленнән хәрбиләрнең пенсияләре дә артыр дип көтелә. РФ Дәүләт думасында хәрби комитет рәисе Владимир Шаманов белдергәнчә, хәрбиләрнең реаль пенсия күләме 4 % ка артачак. 2016 ел белән чагыштырганда пенсия күләме 2,78 % ка күбрәк булачак. http://almet-rt.ru/
-
Көн фотосы
Әгәр 14 ноябрьгә кадәр агачлар яфракларын коеп бетермәгән икән, кыш салкын булачак, дип файразлый халык сынамышлары.
-
Лениногорскилылар мөрәҗәгать итә ала
Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан, 18 ноябрьдә сәгать 10.00 да Мәгариф йортында халыкны кабул итү уздырыла. Бу көнне ятим, инвалид балаларга, шул исәптән опекун һәм попечительләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Полиция, суд приставлары, нотариус, адвокат, опека, социаль яклау һәм мәгариф, хезмәткәрләре сорауларга җавап бирәчәк. Алдан...
-
Тавыш бирүдә Тәнзилә Низамова беренче урынга чыкты.
Узган җомга сайтта "Әни янында рәхәт" бәйгесенең тавыш бирү этабы башланды. Хәзерге вакытка бер меңгә якын тавыш бирелгән (973). Лидерлар алышынып тора. Әлегә беренче урынга Тәнзилә Низамова күтәрелде. Икенче урында Нурия Ногуманова. Өченче Зөлфирә Габитова. Лениногорскилылар, туганнарыгыз, дусларыгыз, авылдашларыгыз өчен тавыш бирергә чакырбыз. Конкурсантларны һәм тавыш бирү кагыйдәләрен сул якта...
-
Районыбызның Керкәле Тукмагы авылы тарихы китабы тәкъдим ителде (фоторепортаж)
Лениногорск районы Тукмак авылы турында "Хәтәр җилләр эзсез калмас" дигән китапны тәкъдим итү кичәсе узды. Китапны шушы авылда туып үскән, фронтовик-шагыйрь, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, күп кенә китаплар авторы Касыйм Тәхау язган. Шәһәрнең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә узган кичәгә Керкәле, Тукмак авылларында туып-үсеп, хәзер читкә таралганнар, шушы авыл язмышына...
-
Лениногорскига салкыннар килә
Синоптиклар фаразлары буенча иртәгә, 14 ноябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, республиканың кайбер районнарында бераз кар явачак. Аерым районнарда төнлә һәм көндез томан булачак. Төнлә төньяк-көнчыгыштан әкрен җил, көндез уртача. Төнлә температуры 5-10 градус салкын, аязганда 14 градуска кадәр суытачак. Көндез...
-
Районда авыл яшьләре волейбол уйнады (фото)
12 ноябрьдә Шөгердә авыл яшьләре командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Барлыгы 8 команда катнашты. 1 урынны Иске Иштирәк яшьләре яулады; 2 урында Керкәле командасы; 3 урында Кирлегәч волейболчылары.
-
Россия мәктәпләрендә укучыларны наркотиклар куллануга мәҗбүри тикшерергә тәкъдим итәләр
Россиядә мәктәпләрдә укучыларны әти-әниләре белән килештереп тормастан, наркотик матдәләр куллануга мәҗбүри тикшерергә тәкъдим итәләр. Мондый тәкъдимне РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына штаттан тыш баш нарколог Евгений Брюн җиткергән, дип хәбәр итә "RT". Бүгенге көндә 16 яшьтән өлкәнрәк булган укучылар үз теләге һәм әти-әнисе ризалыгы белән шундый тестларны тапшыра. Әмма Евгений Брюн...
-
Лениногорскилыларга 14 ноябрьгә Йолдызнамә
Овен Постарайтесь сегодня не реагировать эмоционально на свои проблемы. Судьба сама расставит все точки над «и» и вознаградит вас за проявленное терпение. Есть большая вероятность того, что в жизни произойдут некоторые изменения, как в финансовом, так и в личном плане. Постарайтесь не ходить в гости и не приглашайте их к...