14 декабрь 2014 яңалыклары
-
11 нче гимназиядә - директорлар өчен семинар
Шәһәребезнең 11 нче гимназиясендә муниципаль районның мәктәп директорлары өчен "Инновацион эшчәнлек - укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүдә иң мөһим фактор"темасына семинар-киңәшмә үткәрелде. Әлеге семинарда яңа педагогик һәм информацион технологияләр кулланып ачык дәресләр, тәрбия сәгатьләре, мастер-класслар үткәрелде, дип хәбәр итә гимназия сайты. Ачык дәресләрне югары квалификацион категорияле укытучылар Зөбәирова Ә.У. 7А классында,...
-
Дурасоводагы кимчелек бетерелгән
Лениногорск шәһәр прокуратурасы Дурасово авылы халкы мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәргән. Быелның сентябреннән Лесная, Центральная, Ягодная һәм Северная урамы төнлә яктыртылмаган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура Писмән авыл җирлеге башлыгы адресына ачыкланган кимчелекләрне бетерү һәм гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту бурычын йөкләгән.Аның буенча бер җаваплы зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган, Дурасово урамнарында яктырту торгызылган...
-
Ташламалы язылуның соңгы көне
Иртәгә - 15 декабрьдә "Заман сулышы"на ташламалы язылуның (377 сум 94 тиен) соңгы көне. 16 декабрьдән 420 сум булачак. Дүшәмбе язылып өлгерергә тырышыгыз.