14 декабрь 2015 яңалыклары
-
Лениногорскида салкынайта
Сишәмбе, чәршәмбе һава температурасы көндез -2, -4, төнлә -6, -7 тирәсе булачак. Шуннан соңгы көннәрдә салкынайту дәвам итеп, шимбә көндез -14, төнлә -20 булачак, дип фаразлый синоптиклар.
-
Лениногорскилы икенче тапкыр “эләккән”
Юл- патруль хезмәте инспекторлары 1974 елгы Ивановка кешесен туктаталар. Ул рульгә исерек килеш утырган була. Бу инде аның икенче тапкыр эләгүе, аңа карата җинаять эше кузгатылган.
-
Лениногорскида машинаны урамда калдырырга куркыныч
Үткән атнада төнлә ишек алдында калдырылган ике машинаны зарарлаганнар. Берсе -Тукай, икенчесе - Куйбышев урамында калдырылган булган. Берсенең тәгәрмәчен тишкәннәр, тырнаганнар, икенчесенең алгы тәрәзәсен зарарлаганнар.
-
«Лениногорск йолдызы”ның финалы гыйнварда узачак
Шимбә көнне "Лениногорск йолдызы" бәйгесенең чираттагы туры үтте. Аның барышында 48 катнашучы финалга сайлап алынды. Ул Мәдәният сараенда 24 гыйнварда уза.
-
Лениногорскига Пенза чыршылары килгән
Халык Яңа елга әзерләнә башлады. Шулай ук урман гүзәле - чыршылар сатуга чыкты. Бүген шәһәрдә Тукай урамы белән Шашин кисешкән чатта чыршылар саталар. Аларны Пензадан алып килгәннәр. Бәяләре төрлечә: 500 сумга да, 550гә алып була. Төсе дә яшел, артык зур да түгел.
-
Юл һәлакәтендә мотоциклчының башы өзелгән
Бу хәл 12 декабрьдә М-7 автотрассасында - Биектау поселогы тирәсендә була. Чит ил машинасында 43 яшьлек ир кеше каршы як полосага чыга һәм "ИЖ Планета-5" мотоциклына килеп бәрелә. Анда рульдә 26 яшьлек егет була, авария нәтиҗәсендә аның башы өзелә. Һәлакәтне китереп чыгарган машина йөртүче исерек хәлдә булган һәм аның исәнлегенә...
-
Лениногорскида бер кызны таптатканнар
Кичә 17 сәгать 30 минутта 1963 елгы чит ил машинасын йөртүче Менделеев урамындагы 29 нчы йорт янында унике яшьлек кызны таптата. Кыз якында гына җәяүле юлы булуга карамастан, юлны тиешсез урыннан чыгып бара торган була. Бәхеткә, курткасында яктытылык кайтаргыч элемент була. Кызның корсагы һәм эче җәрәхәтләнә.
-
Лениногорск эшмәкәрләренә вакыт аз калды
Пенсия фонды идарәсе эшмәкәрләргә 2014 елда алган керемнәре өчен декларация тапшыруны озакка сузмаска чакыра. Тапшыру вакытын бозганнарга штраф салыначак.Әгәр эшмәкәр 2014 елда бер генә көн эшләп, бернинди керем алмаса да, декларация тапшырылырга тиеш. Әгәр, мәсәлән, шәхси эшмәкәр хатын-кыз бала белән яшь ярымгача декрет ялында булып, Пенсия фондына взнос түләүдән азат...
-
Өлкән яшьтәге бер ир поезд астына эләккән
Юлны кыскарту өчен ир турыга чыгарга карар итә, юкса тимер юлны аркылы чыгу рөхсәт ителгән урынга кадәр 100 метр ара калган була. Алдан фаразларга караганда, өлкән яшьтәге ир онкология клиникасыннан якындагы тукталышка бара торган була. Поездга бәрелүдән әлеге кеше берничә дистә метрга оча һәм автомобиль юлына килеп төшә. Түбәнкамалы вакыйга...
-
Ставрополь өлкәсендә самолет һәлакәткә юлыккан
Тикшерү органнары очкычның һәлакәткә юлыгу сәбәпләрен тикшерү белән мәшгуль. Әлегә ике фараз карала. Һәлакәт кичә, 13 декабрьдә, булган иде. Көндезге сәгатьләрдә Ставрополь краенда җиңел моторлы спорт самолеты һәлакәткә юлыга. Җиргә мәтәлеп төшкән очкычка ут капкан, самолет бортында булган дүрт кеше һәлак булган. Алар Оренбург кешеләре, диелә. Самолетның һәлакәткә юлыгуы очучының...
-
Лениногорскида төчкерүчеләр кимегән
Үткән атналарда салкын тиеп авыручылар артып киткән иде. Хәл нормальләшә, бугай. Бүген мэриядә үткән атналык планеркада салкын тидереп авыручылар контроль дәрәҗәдән югары түгел, диделәр.
-
Лениногорск кибетен талаганнар
Шәһәребездәге бер кибеттән 17 меңлек кыйммәтле исерткеч эчемлекләр урлап чыкканнар. Хәзерге вакытта тикшерү эше бара.
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар!
Һава торышының кояшсыз булуына да карамастан, барчагызга да күтәренке кәеф, эшегездә уңышлар телибез.