14 декабрь 2016 яңалыклары
-
Акча бетә
2017нче елда Русиянең резерв фондындагы акчалар тулысынча кулланылып бетәчәк. Бу хакта Русия хисап палатасы башлыгы Татьяна Голикова белдерде. Резерв фондында акча беткәннән соң, хөкүмәт Дәүләт байлыгы фонды акчаларын тота башлаячак. 1нче декабрьгә булган мәгълүматка караганда, резерв фондында 31,30 млрд доллар, Дәүләт байлыгы фондында 71,26 млрд доллар саклана. http://shahrichalli.ru/
-
4 кешене үтергән татарстанлы гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде
24 яшьлек егет калган бөтен гомерен төрмәдә уздырачак. 3 яшьлек кызны һәм тагын 3 кешене үтергән иргә карата хөкем карары чыкты. 3 июнь көнне Виталий Веревкин Чистайдагы иптәшенә кунакка килә. Кунаклар арасында низаг чыга. Йокларга яткач, ул 32 яшьлек хатынны 7 тапкыр пычак белән кадап үтерә. Аннан бу ваемсызлыкның шаһитлары...
-
Лениногорскида бильярд уйнадылар (фотолар)
Лениногорскида бильярд буенча шәһәр һәм район беренчелеге үтте. Утыз җиде кеше катнашырга теләк белдерде. Катнашучылар дүрт төркемгә бүленеп ярышты. Тугыз көн дәвамында барган уенның җиңүчесе Ренат Кадыров булды. Икенче урында Исмагил Сингатуллин, өченче - Антон Горнунг. Баш судья Әнәс Вәлиев
-
Ринат Хәбибовның иҗатына 40 ел тулуга багышланган кичә
-
Лениногорскилылар, салкыннар 23 декабрьгә кадәр сакланачак
Татарстаннан суыклар чигенергә җыенмый. Моның сәбәбе төньяк-көнбатыштан килүче һава агымы һәм циклон тэсирендә, дип хәбәр итә Татарстанның гидрометеорология үзәге. 12 декабрьдән аномаль салкыннар саклана, Татарстанда урыны белән 25-31 градус суыклар булган, бу тиешле нормадан 9 градуска түбән. Синоптиклар фаразынча, Татарстанда салкыннар 23 декабрьгә кадәр сакланачак. http://shahrikazan.com/
-
2017 елда нәрсәдән куркырга кирәк?
Bloomberg агентлыгы һәр ел азагында алдагы елның иң куркыныч вакыйгаларын фаразлый. "Пессимистик фараз" дип аталган бу исемлекнең бер өлеше һәрвакыт тормышка аша. 2017 елга белгечләр ниләр фаразлый? 2017 елда безне нинди куркыныч вакыйгалар көтә ала? Bloomberg финанс агентлыгы белгечләре махсус рейтинг әзерләгән. 1. Европа илләрендә сайлау нәтиҗәләре Брекзиттан соң Европа...
-
Лениногорскиның ЗАГС бүлегендә гаилә турында сөйләштеләр (фото)
Лениногорскиның ЗАГС бүлегендә шәһәребезнең нефть техникумы студентлары белән "Өйләнгән дә, буйдак та" дип исемләнгән әңгәмә узды. Әңгәмәнең төп максаты яшьләргә "гаилә" төшенчәсен аңлату, гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең ныклыгы һәм никахны рәсми теркәү мөһимлеге турында сүз барды. Әлбәттә, бу очрашуда яшьләр үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап ала алды. Лениногорск ЗАГС бүлеге
-
Лениногорскилылар, сезне кызыктырып буламы? (тест)
1. Кич ашарга пешерәсе, кер юасы бар. Ә дустыгыз кинога чакыра. Барасызмы? A. Юк. Эш беткәч кенә уйнарга ярый -1 балл. Б. Әлбәттә - 3 балл. B. Бик барасым килсә дә, өйдә калырга туры килер шул -2 балл. 2. Ике көн элек кибеттә күргән сумка гел күз алдында тора. Тик...
-
Лениногорскилылар, җылы киенеп йөрегез. Салкыннар саклана
Гисметео фаразларына караганда, киләсе өч тәүлектә салкын булачак.
-
Рөстәм Миңнеханов "Татфондбанк"та туган ситуациягә карата комментарий бирде
Соңгы көннәрдә "Татфондбанк" кулланучылары банкоматлардан акчаларын ала алмау проблемасын сез дә ишетеп беләсездер инде. Банк вәкилләре моны техник сәбәпләр белән аңлата һәм паникага бирелгән халыкны тынычландырырга ашыга. Моңа карамастан, бик күп кеше акчаларын банктан бүген үк алырга тели. Татарстандагы "Татфондбанк" вәкилләре кулланучыларга акча бирүдә туган кыенлыкларны атна-ун көндә хәл итәрбез,...
-
Лениногорскилылар өчен 14 декабрьгә йолдызнамә
Овен: Многие события для Овнов в этот день будут балансировать на грани полного кризиса. Не исключены конфликты с домашними, ссоры с друзьями, а также потери крупных сумм денег. Единственное, что порадует вас сегодня - это здоровье. Телец: Тельцов сегодня ожидает очень выгодное знакомство. Некая особа, с которой вы столкнётесь во...