15 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Мәскәүдән җиңү белән
2 нче мәктәп укучыларының җыелма командасы Мәскәүдә "Эрудиты планеты" Халыкара олимпиадасында катнашып кайтты. "Проспект энтузиастов" командасы яшүсмерләр төркеме арасында II урынга лаек булды һәм Кубок, диплом, истәлекле бүләкләр алды. Олимпиадада төрле илдән килгән 5 команда катнашты. Соңыннан укучылар шәһәр буйлап экскурсиядә йөрде.
-
Призлы урыннар – лениногорскилыларда
Пермь өлкәсендә узган чаңгыда трамплиннан сикерү буенча «Рождественское турне» Ачык Бөтенроссия ярышыннан лениногорскилылар уңыш белән кайтты. Анда Пермь, Киров өлкәсе, Мәскәү, Магадан, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Түбән Тагил һәм Лениногорск спортчылары катнашты. Ярыш 5 көн дәвам итте. Пермь өлкәсендә үткән беренче ярышта Данил Садриев һәм Березники шәһәрендә узган чаңгы ярышында Нияз...
-
Лениногорск районында ике янгын
Үткән җомгада районыбызның ике авылында янгын чыккан. Аның беренчесе Урдалы авылында булган. Берәүнең өендә урын-җир кирәк-яраклары янып киткән. Нәтиҗәдә 2 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Янгынның сәбәбе - тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү. Шул ук көнне Түбән Чыршылы авылында да янгын чыккан. Берәүләрнең шәхси хуҗалыкларындагы сарай янган. Аның сәбәбе...
-
Өлгер дә, булдыклы да…
Узган ел "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зональ этабында якташларыбыз призлы урын яулап кайткан иде. Быел да әлеге конкурста берничә кеше катнашачак. "Өченче буын героинясы" номинациясендә Федотовкадан актив хәбәрчебез Люция Ильина да конкурска әзерләнә. Тынгы белмәс, батыр йөрәкле әлеге ханымга уңышлар телибез. Әгәр миннән Люция Ильинага бик...
-
Лениногорскида ике төр чаңгы ярышы үтте
Шәһәребезнең чаңгыда трамплиннан сикерү комплексында ике төр чаңгы ярышы буенча Идел буе һәм Урал федераль округы Беренчелеге узды. Әйтергә кирәк, ул Лениногорскида икенче тапкыр үткәрелде. Анда безнең район ярышчылары белән беррәттән, Казан шәһәре, Чиләбе өлкәсе һәм Башкортстан Республикасыннан килгән спортчылар көч сынашты. 8 гыйнвар - кунаклар өчен шәхси тренировка көне...
-
Шигырьләре – безнең йөрәктә
Шушы көннәрдә шагыйрь Рәшит Шиһапов исән булса, үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп узган булыр иде. Берничә ел элек аяусыз үлем аны арабыздан алып китте. Рәшит абый белән тәүге тапкыр очрашканда ук мине бер нәрсә җәлеп итте - күзләрендә, йөзендә тел белән әйтеп бетерә алмаслык моң ята иде аның. Тормыш сынаулары...
-
Полиция көндәлеге
Узган елның 29 декабреннән быелның 11 гыйнварына кадәр шәһәр һәм район территориясендә 15 җинаять теркәлгән. Бер юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше зыян күргән. "Кайнар эзләр"дән тотылган 9 гыйнварда 20 сәгать 30 минутта Вахитов урамы, 6 нчы йорт ишегалдында җинаятьче 1970 елгы хатын-кызның сумкасын урлап китә. Матди зыян - 7 мең сум....
-
Лениногорскилы Иван Панин континенталь Кубок этабында өченче урын алды
Чайковский шәһәрендә үткән ике төр чаңгы ярышы буенча континенталь Кубок этабында якташыбыз Иван Панин өченче урын алды. Трамплиннан сикереп II урын алса, чаңгы ярышында, француз Джеффри Лафаржа һәм австрияле Александр Брандерны гына калдырып, финишка өченче булып килә.