15 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Лениногорскиның Сугышлы авылы мәктәбендә Газинур Гафиятуллинга багышланган дәрес
Сугышлы мәктәбендә авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинга багышланган батырлык дәресе үтте, дип хәбәр итә мәктәп сайты. Ул 1913 елның 13 гыйнварында туган, 1944 елның 14 гыйнварында дошман амбразурасын күкрәге белән каплап, батырларча, һәлак булган. Укучылар фоторәсемнәр карады, батыр турында белгәннәрен сөйләде.
-
БДИ буенча “кайнар линия” эшли
2015 елда бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы махсус "кайнар линия" булдырды. "Кайнар линия" телефоны аша БДИда катнашучылар, аларның әти-әниләре, шулай ук укытучылар имтиханнарга кагылышлы сораулар белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларны йомгаклау аттестацияләү бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итә ала....
-
Өйләнешү, аерылышу кыйммәтләнде
Яңа елдан дәүләт пошлиналары артты. Өйләнешү 150 сумга кыйммәтрәк. Яшь парларга хәзер 200 сум урынына 350 сум түлисе була. Аерылышырга теләүчеләрнең һәрберсенә 650 сум түләргә туры киләчәк (элек -400 әр сум иде). Фамилия, исем, отчество алыштыру 1 600 сум тора, 1 гыйнваргача ул 1 000 иде. Паспорт алу 300 сумга...
-
Лениногорскида бер машинага ут капкан
14 гыйнварда көндезге уннар тирәсендә шәһәребезнең Промышленная урамында йөреп барганда җиңел машина яна башлый. Автомобиль белән идарә итүче ир-ат төтен исен сизеп, машинасын туктата, ә бераздан ялкын күренә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ялкын телләре машинаны тулысынча чорнап алган була. Хәзерге вакытта аның сәбәбен ачыклау эшләре бара, дип хәбәр итә бүлек инспекторлары.