15 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
Газинур Гафиятуллин белән бергә хезмәт иткән сугышчының кызы каһарманны искә ала
Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин белән бергә хәрби хезмәт лагерендә булган, Бөек Ватан сугышында катнашкан Абдулла Миңнуллин фронтташының батырлыгы турында гаиләсендә искә ала торган булган, дип сөйләде аның кызы, Тәтеш районы Олы Әтрәч авылында яшәүче Вафирә Миңневәлиева.
-
Татарстанда узган тәүлектә дүрт хатын-кыз коронавирус корбаны булган
Пандемия башланганнан бирле 15 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 218 кешегә җиткән.
-
Лениногорскида коронавируска каршы вакцинацияләү бара
Лениногорскиның үзәк район хастанәсе нигезендә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган елның декабрь ахырыннан бирле башкарыла. Бүгенге көнгә ул 120 данә күләмендә кайткан.
-
2021 елда Лениногорскида беренче пар никахын рәсмиләштерде
15 гыйнварда Лениногорск ЗАГС бүлегендә 2021 елның беренче пары никахларын рәсмиләштерде.
-
КФУ профессоры: Татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә
Бөтен дөньяда татар телендә 7 млн.тирәсе кеше сөйләшә, аларның күбесе көнкүреш дәрәҗәсендә. Бу хакта КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов сөйләде.
-
Лениногорскида кар өемнәре белән "көрәш"
Бу атна башында яуган кардан соң бер тәүлек эчендә һәр “КамАЗ” машинасы шәһәрдән якынча 15 кубометр кар массасын махсус полигонга чыгарды. Бер тәүлектә барлыгы 150 рейс ясалды. Кар чистарту өчен техника шәһәрдә җитәрлек. Коммуналь оешмалар үз бурычларын тиешенчә үтәп киләләр.
-
Лениногорскилылар! Сак булыгыз – шәһәрдә мошенниклар йөри!
Алар, ишек шакып үзләрен газ хезмәтеннән диләр, документларга кул куйдырып, газ хезмәте өчен сездән акча алырга телиләр!
-
Татарстанда салкында өшегән балаларның анасын тикшерү изоляторына озаттылар
22 яшьлек хатын-кыз 13 мартка кадәр сак астында булачак.
-
Салкында борын очы агару - туңа башлауның беренче билгесе
Үзеңнең салкында өшеп-туңа башлавыңны ничек тизрәк аңлау турында КГМАның хирургия авырулары кафедрасы доценты Вячеслав Филиппов сөйләде
-
Районыбыз авыл хуҗалыгы белгечләре - иң яхшы хезмәткәр конкурсы җиңүчеләре
Узган ел ахырында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан агропрмышленность комплексының (АПК) иң яхшы хезмәткәре” республикакүләм конкурсына йомгак ясады.
-
ТАВЫКЛАРГА МИЛӘШ ФАЙДАЛЫ
Тавык җәен үзенә кирәген чемченеп йөрергә өйрәнгән, кышын аңа витамин җитми.
-
Авыл хуҗалыгында яңа көчләр белән
2020 ел Лениногорскида авыл хуҗалыгы тармагы өчен җиңелләрдән булмады. Шулай да аграрийлар барлык ресурсларны файдаланып, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүен дәвам итә.
-
2021 елда Лениногорскиның тәүге сабые
Быел Лениногорскиның балалар табу йортында туган беренче сабый – малай. Шатлыклы вакыйга Сергеевлар гаиләсендә булган.
-
Татарстанда короновируска каршы массакүләм прививка ясау темпы февраль аена тизләнергә тиеш
Февраль аенда Татарстан алдан әйтелгәннән артыграк вакцина дозасы алырга мөмкин.
-
Белгечләр гомерне кыскарта торган ризыкны ачыклаган
Сыер ите ир-атларның гомерен кыскарта. Бу турыда Америка тикшеренүчеләренә сылтама белән Express басмасы хәбәр итә.