15 февраль 2016 яңалыклары
-
Әби кеше даруларны бутау аркасында оныклары агуланган
Әлеге хәл Чаллыда булган. Куркуга калган әби кеше ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләрне чакырткан. Чаллыда яңа шәһәрдә яшәүче әби кеше, күзләре начар күрү сәбәпле, мәктәпкәчә яшьтәге ике оныгына ялгыш үзенең кан басымыннан булган даруларын биргән. Сабыйларның хәле начарлануын күргәч, тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыраткан. Балаларның ашказанын юдырганнар. Бәхеткә, аларны хастаханәгә алып...
-
Лениногорск мәчете командасы - икенче
Үткән шимбәдә - 13 февральдә Бөгелмәдә республиканың көньяк-көнчыгыш районнарындагы мәчет командалары арасында мини-футбол буенча чемпионат узды. Бөгелмә шәһәре стадионында бу көнне Чирмешән, Баулы, Урыссу, Бөгелмә һәм безнең футбол командалары очрашты. Нәтиҗәдә, беренче урынны хуҗалар алса, икенче урын безнең Лениногорск командасында. Өченчедә - баулылар. Алар Кубок, грамота һәм кыйммәтле бүләкләр иясе...
-
Сак булыгыз, юеш кар, буран, көчле җил көтелә
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау үзәге хәбәр иткәнчә, 16-17 февральдә һава торышының бозылуы көтелә. Карлы яңгыр, кар явуы, буран, көчле җил көтелә, томан төшәчәк, юлларда бозлавык булачак. Юлларда сак булыгыз.
-
Бу атнада алты көн эшләячәкбез
Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте бу атнада алты эш көне көтүе турында кабат искә төшерде. Эш көннәренең гадәттәгедән күбрәк булуы ял көне 20 февральнең ( шимбә) 22 февральгә - дүшәмбегә күчерелүе белән бәйле. Бу Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ялларны дөрес көйләү өчен шулай эшләнелде. Шулай итеп, 20 февральдә эшләп, 21-23...
-
Лениногорскида кыздан ишек ачтырып, өйне басканнар
Бу хәл Җиңүнең 50 еллыгы урамындагы йортларның берсендә була. Көндезге өчләр тирәсендә ике яшь хатын бер фатир ишеге төбенә килеп, без сезнең туганыгыз дип кечкенә кыздан ишекне ачтыралар. Аннан баланы этеп җибәреп, ювелир әйберләр һәм кесә телефоны алып чыгып качалар. Матди зыян 14 мең сум тәшкил итә. Әлеге уңайдан, эчке...
-
ОСАГО полисларын алыштырырга туры килмәгәе...
Агымдагы елның 1 июленнән машина хуҗаларын тагын бер яңалык көтә: алар үз ОСАГО полисларын яңага алыштырырга тиеш булачак. Белгечләр сүзләренә караганда, бу эшнең максаты - ялган полислар таралуга чик кую. Әлеге максатка ирешү өчен Россиянең автомобильләрне иминиятләштерү берләшмәсе 1 июльгә кадәр ОСАГО полисларының яңа бланкын әзерләп бетерергә бурычлы. Шул рәвешле,...
-
Бу атнага йолдызнамә
КУЧКАР (21.03-20.04)лар, йолдызлар сезгә бу атнада дусларыгыз һәм якыннарыгызга ныграк ышанырга куша. Бу атнада сезне алар белән уртак кызыксынулар берләштерәчәк. Эш һәм ял режимын дөрес бәйләргә кирәк. Шәхси тормышыгызда күңелле вакыйгалар җитәрлек булачак. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, көндәлек эшләрегезне тәртипкә китерер вакытыгыз җитәрлек булачак. Дәртләнеп эшкә тотынсагыз, уңыш озак көттермәс. Өегезгә ремонт...