15 апрель 2014 яңалыклары
-
Праймериз Лениногорскига килеп җитте
Мәдәният сараенда үткән праймериз, ягъни партия эчендәге алдан тавыш бирүдә "Бердәм Россия" партиясенең 15 вәкиле сайлаучылар алдында чыгыш ясады. Лениногорскидан тыш, Нурлат һәм Чирмешән муниципаль районыннан барлыгы - 199 сайлаучы катнашты. Чыгыш ясаган кандидатлар арасында республика Премьер-министры урынбасары Ю.Камалтынов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Лениногорск муниципаль районы башлыгы...
-
19 апрельдә Лениногорскида өмә була
19 апрель - шимбә көнне район һәм шәһәркүләм өмә булачак. Барыбыз да актив катнашып, тирә-ягыбызны чүп-чардан арындырыйк.
-
Лениногорскида Сабантуй көннәре билгеле
Сабан туе район һәм шәһәрдә быел 7, 8 июнь көннәрендә узачак. Бу турыда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов указ имзалады. 12 июньдә милли бәйрәмебез Чаллыда, 21 июньдә Казанда үтәчәк.