15 май 2016 яңалыклары
-
Балалы гаиләләргә республика 1,86 млрд сум акча тоткан
- Татарстан Хөкүмәтенең социаль юнәлештә алып барылган эшчәнлеге гаиләне саклауга һәм үстерүргә юнәлдерелегән, - ди Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. Узган ел социаль оешмалар аша барлыгы 44 500 гаиләгә ярдәм күрсәтелгән, ә балалы гаиләләргә өчен сарыф ителгән акча күләме 1,86 млрлд...
-
“Изге Болгар җыены” 21 майда була
Быел ул 21 майда, 922 нче елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итү көнендә уздырылачак. Чыганак: intertat.ru Фото: samtatnews.ru
-
Министр урынбасарына безнең фермерның атлары ошаган
Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов эшлекле визит белән районга килгән иде. Ул шулай ук Каран авылындагы фермер Фәрит Нәбиуллинның хуҗалыгында да булган. "Алмакай" ат утары "Министр урынбасары безгә килде,утарны карап, канәгать калды", дип язып социаль челтәргә фото урнаштырган. http://vk.com/koni_almakai фотосы
-
Лениногорск егетләре армиягә китте
Армиягә язгы чакырылыш бара, ул 1апрельдән башланып, 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Шушы көннәрдә Лениногорск хәрби комиссариатыннан егетләрнең беренче төркеме армиягә китте. Бу юлы 14 егет солдат шинеле киячәк. Аларның унысы илнең хәрби-һава көчләре гаскәрендә, калганнары хәрби-диңгез флотында һәм коры җир гаскәрендә хезмәт итәрләр дип көтелә. Егетләргә исән-сау шатлык белән...
-
Җылытамы, юкмы инде
Синоптиклар мәгълүматына караганда, дүшәмбе 16 май, сишәмбе 17 майда Лениногорскида уртача температура 11-15 градус җылылык булачак. Чәршәмбе, 18 майда бераз температура күтәреләчәк. Тик җилле дип күрсәткән. Гадәттә, шомырт чәчәк атканда гел шулай салкын була инде.Май ае бөтен булган салкыннарын чыгарып бетерсен. Җылы, кояшлы җәйләр килсен. Аннан рус мәкале "Май холодный,...
-
11 яшьлек бала метро юлына егылып төшә
Вакыйга Казан шәһәрендәге "Аметьево" метро станциясендә була. 11 яшьлек бала метро юлына егылып төшә. Ничек төшеп китүен үзе хәтерләми. Дуслары аны тиз арада тартып алалар. Малайның баш мие селкенә, маңгай сөяге сына. Чыганак: http://www.almet-rt.ru/
-
Гаилә көне уңаеннан 11нче гимназиядә “ачык” тәрбия сәгате узды (ФОТОЛАР)
11нче гимназиянең 6 "А" сыйныфында "ачык" тәрбия сәгате узды. Анда кунак булып Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов, шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова һәм гимназия директоры Тәслимә Халикова килде. Сыйныф җитәкчесе Рушания Хәсәншина алты гаиләне бәйрәмгә чакырган. Алар гаиләдәге традиция, гореф-гадәтләр белән таныштырды. Аннан бергәләп табышмаклар чиштеләр, гаилә турында мәкальләр...
-
«Евровидение” конкурсында Сергей Лазарев өченче урында гына калды
Кырымтатар җырчысы Җамала Евровидение бәйгесендә җиңү яулады. 14 май кичендә Стокгольм шәһәрендә узган 61нче Евровидение бәйгесендә Украина вәкиле, кырымтатар җырчысы Җамала беренче урын яулады. Икенче урында - Австралия, өченче урынны Россия вәкиле алды. Җамала кырымтатар депортациясенә багышланган "1944" җыры белән 534 балл җыйды. Җамаланың җиңүе конкурс ахырына кадәр сер булып...
-
Гаилә көне белән, лениногорскилылар!
Бүген, 15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә ныклы булса, җәмгыять тә тотрыклы булачак. Лениногорскилыларга тату гаиләдә яшөүләрен телибез. Бәхетле булыгыз!