15 июнь 2017 яңалыклары
-
Фаҗига: 20 июньдә унсигез туларга тиеш булган
17 яшьлек яшь әни бүген төнлә алтынчы каттан егылып төшеп үлгән. Фаҗига Яр Чаллыда төнге икенче яртыларда була. Килеп җиткән медикларга кызның үлемен генә расларга кала. Фаразларга караганда, ул үләр алдыннан ире белән талашкан. Әмма ВКонтактедагы сәхифәсенә караганда, яшь пар бәхетле яшәгән, дүрт айлык кызлары булган. Тикшерү бара. http://www.almet-rt.ru
-
Әлфия Авзалова белән хушлашуның шимбә көнне булуы туганнарының кайтып җитмәве белән бәйле
Әлфия Авзалова 17 июнь көнне Яңа татар бистәсе зиратына җирләнә. Татарның легендар артисты Әлфия Авзалова белән хушлашуның шимбә көнне булуы туганнарының кайтып җитешә алмавы белән бәйле. "Ирем Америкада командировкада иде. Ул - әнинең яраткан кияве. Без аны көтмичә булдыра алмыйбыз, - диде кызы Зөлфия. - Аның теләге дә шундый иде"....
-
Кычыткан белән дәваланабыз
- Кычытканның яфраклары вита¬миннарга, аерым алганда, аскорбин кислотасына һәм каротинга, шулай ук К, В2, В3 витаминнарына бай. Моннан тыш, яфракларында органик кислоталар, крахмал, шикәрләр, хло¬рофилл, шулай ук камедь, тозлар һ.б. бар. Кычытканның чагу үзлеге төкчәләрнең тукыма согындагы кырмыска кислотасыннан. Кычыткан яфраклары көлендә 6,3% ка кадәр тимер оксиды бар. - Кычытканда...
-
Шәһәрнең Мәдәният сарае кинозалында күрсәтеләчәк фильмнар афишасы һәм билет бәясе
-
Лениногорск авылы яшьләре елга буйларын чистартачак
Алар республика конкурсына "Чиста елга" проектын җибәргән булган, җиңеп чыкканнар. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен активистларга 80 мең сум күләмендәге грант бирелә. Аның буенча, Сугышлы, Керкәле, Шөгер аша үтүче Шушма елгасы төзекләндереләчәк. Әлеге авыллар халкы да актив катнашыр дип көтелә.
-
Татарстан сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләүгә 330 млн бүлеп бирелгән
14 нче июньгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда 16 фельдшер-акушерлык пунктында монтаж төгәлләнгән. 26 объектта эшләр бара. 3 объектта патологоанатомия бүлекләре төзелеше буенча эш уздырыла. 5 объектта табиб амбулаторийларын төзү буенча эшләр үткәрелә. 5 сәламәтлек саклау учреждениесендә капиталь ремонт уздырыла, 1 объектта эшләр тәмамланган. 6 объектта амбулатор-сырхауханә учреждениеләрен капиталь төзекләндерү эше...
-
Пресс-релиз о деятельности пресс-центра в г.Казани
В период проведения Кубка Конфедераций FIFA 2017, с 15 июня в Казани запускается пресс-центр для неаккредитованных журналистов. Пресс-центр расположен в историческом центре города - с видом на Казанский Кремль, с удобным транспортным сообщением, в здании КРК «Пирамида» по адресу: г.Казань, ул.Московская, д.3. На сегодняшний день для работы в пресс-центре аккредитовано...
-
11 нче гимназия лагеренда балаларның ялы күңелле үтә (фотолар)
11нче гимназиянең "Кояшкай" лагере да бик теләп балаларны кабул итте. Быел гимназиядәге беренче смена үзенчәлекле: биредә "Бәхетле балачак" исемле татар төркеме оештырылды. Милли төркем әле эксперимент рәвешендә оешты, уңышлы булып чыкса (аның шулай булуына ышанабыз), киләсе елда шәһәребезнең башка мәктәпләреннән дә укучылар кабул итәрбез. Лагерьнең милли төркем отрядына 26 бала...
-
Лениногорск кызы Лилия җиңүче
Яр Чаллы шәһәрендә узган картинг ярышларында безнекеләр дә үз осталыкларын күрсәткән. "Камаз-мастер" командасы кубогына ярышлар кызу барган. Анда 6 яшьтән алып 37 яшькәчә Казан, Ижевск, Саранск, Урыссу, Пермь, Тольятти шәһәрләреннән барлыгы 79 спортчы катнашкан. Егерме яшьлек шәһәрдәшебез Лилия Дәүләтгәрәева "Ротакс-Макс" классында җиңүгә ирешкән. Ул - хатын-кызлардан бердәнбер катнашучы.
-
Әлфия Авзалова белән хушлашу 16 июньдә Татар дәүләт филармониясендә узачак
15 июньгә каршы төндә, Казанда, озак авырудан соң, ТАССРның атказанган, халык, РСФСРның атказанган артисткасы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалова вафат булды. Мәрхүмә белән хушлашу иртәгә, 16 июньдә, Татар дәүләт филармониясендә булачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә филармониядә хәбәр иттеләр. "Әлфия Авзалова күптәннән авырды. Башта 2...
-
Җырчы Әлфия Авзалова вафат булды
Җырчыга быел 84 яшь тулган иде. Бүген иртән, озакка сузылган авырудан соң җырчы Әлфия Авзалова вафат булды. Бу хакта мәгълүматны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте раслады. Җырчыга быел 84 яшь тулган иде.
-
Татарстанда ирле-хатынлы парның кимерелеп беткән мәетләре табылган
Суд-медицина экспертизасы ирле-хатынлы үлүчеләрнең кем булганлыкларын ачыклый. Беренче тапкыр мәетләрне караганда аларның кимерүчеләр тарафыннан ашалган булулары ачыкланган. 54 һәм 64 яшьлек пенсионерларның гәүдәләре, Казанның Молодогвардейская урамы 20нче йортта күршеләре начар ис килү турында әйтеп, мөрәҗәгать иткәннән соң табылган. Экспертлар ир белщн хатынның үлеменә өч көн тирәсе дип фаразлый. Хәзер әлеге...
-
Иртәләрегез хәерле булсын, лениногорскилылар!