15 июль 2015 яңалыклары
-
Алда өч көн ял
Быел Ураза гаете җомгага - 17 июль көненә туры килү сәбәпле,өч көн рәттән 17, 18 һәм 19 июль көннәрендә ял итәчәкбез. Ялларыгыз күңелле һәм файдалы узсын!
-
Лениногорск районында комбайннар парады үтте
Узган атнада комбайннар парады вакытында яуган яңгырга карап, кирәк вакытта кая булды икән бу яңгыр, диеште игенче-механизаторлар. Быелгы уракта катнашачак комбайннарның әзерлеген тикшерү, гадәттәгечә, берничә кустта узды. «Спартак» агрофирмасы» территориясендә үткән парадта без дә булып кайттык. Бирегә шулай ук «Маркс», «Ленин» хуҗалыклары комбайннарын алып килгән иде. Тикшерү комиссиясе составында республика...
-
Икенче сыйныф укучысы машина астында калган
Кичә көндезге сәгать 12 ләрдә Гагарин урамы 1 нче йорт каршында 2006 елгы кыз кисәк кенә машина юлына йөгереп чыга. ВАЗ-2111 автомобилен йөртүче тиз генә туктый алмау сәбәпле бала тәгәрмәч астында кала. Ул хәзер Яр Чаллы хастаханәсендә ята, үз аңында, диләр
-
Лениногорскида соңгы биш елда ике бакча төзелде
Соңгы биш ел эчендә шәһәр һәм районда ике заманча яңа балалар бакчасы барлыкка килде. Тагын берсе Тимәштә төзелеп бетәргә тора. Алар - республика программаларының уңышлы эшләп килүе нәтиҗәсе. "Тургай"га яратып йөриләр Шөгердә йөз урынга исәпләнгән өр-яңа балалар бакчасы былтыр көз көне ишекләрен ачып җибәргән иде. - Бакчабыз бик матур, барлык...
-
Асылъяр татар эстрадасына кире кайтырмы?
Асылъяр иҗатына битараф булмаучыларны бер үк сораулар борчый: "Кая югалды Асылъяр? Кире шоу-бизнеска, татар эстрадасына кайтырмы икән?" "Барсыда Аллага Шөкер! Югалу сәбәбе сер түгел - мин декрет ялында. Улым Әмиргә июль ахырында 2 яшь ярым була. Иҗатымны мин дәвам итәм. Хәзер инде бер альбом яздырырлык җырлар җыелды. Әкрен генә кире...
-
Мәчетләрдә гает вәгазе 7.00 дә башлана
17 июльдә Татарстанның барлык мәчетләрендә, шул Лениногорск районы һәм шәһәре мәчетләрендә дә гает вәгазе иртәнге сәгать 7.00 дә башлана. Бу хакта ДУМ РТ сайтында хәбәр ителә. Гает намазы 7.30 да башланачак.