15 октябрь 2019 яңалыклары
-
Номер куелмаган яңа автомобильдә йөрүне тыячаклар
2020 елның 1 гыйнварыннан Россиядә гомуми файдаланудагы юлларда теркәү билгеләре булмаган яңа автомобильләрдә йөрүне тыячаклар. Бу хакта «Известия» газетасы яза.
-
Туган якны өйрәнү музеенда күргәзмә эшли
25 октябрьгә кадәр Туган якны өйрәнү музеенда Балалар сәнгать мәктәбе укучылары эшеннән күргәзмә эшли.
-
Түбән Камада югалган 12 яшьлек малайны тәүлек буе эзлиләр
Түбән Камада 12 яшьлек малайны тәүлек буе эзлиләр. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
-
Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе үзмәшгульләр өчен ярдәм чаралары булдырачак
Кредит алган вакытта процентлар компенсациясе һәм ташламалы микрозаймнар кертү күздә тотыла.
-
Лениногорск китапханәләре «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» акциясендә катнашты
15 октябрьдә бөек рус шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 205 ел тула. Шул уңайдан Пенза өлкә балалар һәм яшүсмерләр өчен китапханәсе инициативасы буенча «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» VII төбәкара акциясе игълан ителде.
-
"Силсәвит" дустың булса, бушлай фатир аласың...
Кырын эшең фашланса, урамда да торып каласың. Башкортстанның Гафури районының Красноусол авылы хакимиятенең элекке башлыгы моның өчен миллионлаган сум штраф та түләргә тиеш әле.
-
Лениногорск көрәшчеләренең уңышы (ФОТОЛАР)
Казанда Татарстан Кубогына грек-рим көрәше буенча 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында ярышлар узды.
-
Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бердәм түләү кертергә җыеналар
Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен барлык хезмәтләрне бер түләү кәгазенә берләштерергә ниятлиләр. Бу хакта «Известия» газетасы яза.
-
Ай ярымлык сабый сөткә тончыккан
Бала җанлы әти бу кайгыны күтәрә алмаган.
-
Әлмәттә югалган егет катып үлгән
13 октябрьдә социаль челтәрләрендә Әлмәттә югалган егетне эзләү турындагы мәгълүмат пәйда булды.
-
Грушадан шәп кайнатма
Чит илдә яшәмәсәк тә груша хәзер һәр бакча да үсә диярлек. Үсмәсә дә ерак йөрисе түгел – кибеттә сатыла торган нәрсә.
-
Россиядә бензин бәясе ничә сумга кыйммәтләнгән?
7-11 октябрьдә Россиядә Аи-92 һәм Аи-95 маркалы бензинның уртача ваклап сату бәясе 1 тиенгә артып, 1 литр өчен 42,56 һәм 45,79 сум тәшкил иткән. Дизель ягулыгының бәясе 3 тиенгә кыйммәтләнеп, 1 литр өчен 46,68 сумга җиткән. Бу хакта ТАСС агентлыгы Thomson Reuters Kortes мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.