15 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Лениногорскилыларга файдалы киңәшләр.Баланның файдасы
Аллергиядән котылырга баланның файдасы зур. 1 аш кашыгы балан өстенә бер стакан кайнар су коярга һәм аны, су салынган табак өстенә куеп, 15 минут кайнатып алырга. Уттан алганнан соң да берничә сәгать төнәтеп торырга. Эчемлекне көнгә дүрт мәртәбә өчтән бер стакан чамасы эчәргә кирәк. 2-4 көн эчендә аллергиянең эзе дә...
-
Урдалы авылы башлыгы бүләккә лаек булды
Район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясендә Урдалы авылы җирлеге башлыгы Мөсәвир Мостафинга республика муниципаль берәмлекләре Советының Мактау Грамотасы тапшырылды. Әлеге бүләккә ул җирле үзидарә органнарының эш нәтиҗәлелеген арттыру, күпьеллык намуслы хезмәте өчен лаек булды. Котлыйбыз!
-
Лениногорскиның тагын ун ветераны фатирлы булды (фотолар)
Бүген шәһәребездә ун сугыш ветераны толына, тыл хезмәтчәненә өр-яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырдылар. Әлеге йорт Садовая урамы, 8"Б" адресы буенча урнашкан. Тантаналы чарага алар балалары, оныклары белән килгән иде. Ветераннарның шатлыгын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк уртаклашты, исән-сау торырга булсын, дип теләде. Балалар шигырьләре аша өй туйлары белән...
-
Татарстанда 6 кеше утырган машина йортка килеп бәрелгән
Мамадыш районының Кызыл Тау бистәсендә 6 кеше утырган "Ниссан" машинасы тизлеген арттырып, каршы як полосага чыга, аннан соң идарәне югалта һәм юлдан чыгып, йортка килеп бәрелә. Машина руле артында сәрхүш хәлдә 19 яшьлек, машина таныклыгы алынган егет уртырган була. Һәлакәткә очраучыларның алтысы да хастаханәгә озатылган. http://shahrikazan.com/
-
Лениногорскида унике гаилә спорт буенча көч сынашты (фото)
Шушы көннәрдә шәһәребезнең Теннис Холлында "Әти, әни, мин - спорт гаиләсе" исемле чара узды. Әлеге бәйрәмне 1 нче ТОС һәм "Теннис Холл" бергәләп әзерләгән. Катнашучыларны Район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, 1нче ТОС рәисе Ринат Миннегаләмов сәламләде. Спорт бәйрәмендә 12 гаилә катнашты. Алар үзләренең җитезлекләрен, бердәм команда булып уйный алуларын күрсәтте....
-
Лениногорскида эремчек урынына Әремчек сата башладылар
Лениногорскида сөт һәм сөт ризыклары җитештерүче "Торос-молоко" җәмгыяте үзе җитештергән эремчек тышлыгына Әремчек, дип язып чыгара башлаган. Бу турыда социаль челтәрләрдә бик каты әңгәмә бара. "Анда татарлар калмагандыр..." "Шәһәр тулы татар теле укытучысы - дөрес язылышын сорарга була бит инде" "Әрем-это полынь.Тогда они производят не творог, а полынь!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!" дигән комментарийлар...
-
Түрәләрнең балаларын чит илдә укытуларын тыймакчылар
Россия дәүләт думасы депутатлары әнә шундый закон чыгаруны тәкъдим иткәннәр. Әлеге закон проекты түрәләрнең балаларын чит илләрдә укытуларына каршы чыга. Проект авторлары фикеренчә, җитәкчеләрнең әлеге гамәлләре илдә милли кадрлар элитасы формалаштыруга каршы чыга, Россиядә халкыннан идарә итүчеләр катламы аерылып чыгуына этәргеч бирә диелә мөрәҗәгатьтә. Шул ук вакытта документта Россиядә булган...
-
Лениногорскилылар, салкыннар көтелә. Җылы киенегез.
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы кар явуы көтелә. Көндез 8-13 градус салкын булса, төнгә 15-20 градус салкын булуы турында хәбәр итә синоптиклар. http://shahrikazan.com/
-
Сайтта Түбән Чыршылы белән Лениногорск әниләре алда бара, Шөгер, Куакбашлылар тавыш бирергә онытмыйбыз
Тавышны көн дә бирергә кирәк. Шунсыз җиңүгә ирешеп булмаячак. Дусларыгызны, туганнарыгызны "эшкә җигегез"! Игътибар! Бәйгедән төшеп калмас өчен сезне гадел юл белән генә тавыш бирергә чакырабыз! Без тавышлар белән сайтка керүчеләр санын чагыштырып барабыз. Кагыйдәне бозучылар бәйгедән төшереп калдырылачак һәм фотолары сайтның "мактау тактасында" эленеп торачак.
-
Лениногорскилы бәйгедә «Зыялы кыз» буларак танылды
Түбән Кама педагогия колледжында узган "Татар кызы - 2016" республика бәйгесенең финалында бездән Илүзә Газимҗанова уңышлы чыгыш ясады. Быел мактаулы исем өчен 39 кыз көрәште, финалга ун катнашучы сайлап алынды. Кызлар 5 сынау этабы үтәргә тиеш иделәр. Бу конкурста кызларның сүзгә осталыгы, ягымлы сөйләшүе, татар телен, аның тарихын камил белүенә...
-
Лениногорскилыларга 15 ноябрьгә Йолдызнамә
Овен 15 ноября 2017 года Овну нужно с благодарностью принимать все, что идет к нему в руки. Удача будет на вашей стороне, если аккуратно обойдете все неприятности и преграды на пути. Тщательно отбирайте информацию, которая поможет в решении финансовых проблем. Овна могут обмануть и предать люди, которым он доверял много...
-
Әлмәт-Азнакай юлында җәяүлене таптатканнар
Юллар бозлавык шул, сак булырга кирәк!.. Фаҗига шушы көннәрдә булган. Әлмәттән Азнакайга таба хәрәкәт иткән Дэу автомобиле йөртүчесе караңгыдан баручы җәяүлене күрми. Анысы кагыйдәне бозып, яктылык кайтарткыч элементлардан башка атлый торган була һәм авария килеп чыгуга да шул сәбәп булган ди белгечләр. Төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган җәяүлене Әлмәт шәһәре...
-
Хәерле иртә! Уңышлы көннәр!