15 декабрь 2014 яңалыклары
-
Татарстан аграрийлары 2014 елга нәтиҗә ясый
Иртәгә Татарстан аграрийлары 2014 елга нәтиҗә ясый. Семинар-киңәшмә ТР Мамадыш районында уза. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәресенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр. Министрлыкта ел нәтиҗәләреннән канәгать булуларын белдерделәр - 3,2 млн тонна ашлык җыелган. Дөрес, хәзер 2014 елда һәр гектардан 23,4 центнер ашлык җыеп алынган дип әйтү гадәттә...
-
Татарстанда 11 айда 50 җинаять кылынган
Агымдагы елның 11 аенда Татарстанда экстремистик характерда 50 җинаять кылынган. Бу саннарны Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советы белән Хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координацион киңәшмәнең уртак утырышында ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин белдерде. Чара Казан Кремленең Вәкиллекле корпусындагы утырышлар залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә уздырылды. 2014...
-
Якташыбыз – музыка премиясе лауреаты
Казанда "Пирамида" үзәгендә "Болгар радиосы" милли музыка премиясен тапшыру тантанасында якташыбыз Людмила Аланлы лауреат була. Людмила җырчы Гүзәлем башкаруында "Телисеңме" җыры өчен көй һәм сүзләр авторы буларак катнаша. Җыр аңа уңыш китерә, ул Диплом белән бүләкләнә. Шулай ук якташыбыз җырчы Илсөя Бәдретдинова да милли музыка премиясенә лаек булды.
-
Казанда ир-ат белән бала боз астына киткән
Казанда Идел елгасында тирән карда йөри торган автомобильдә (снегоход) боз астына киткән ир-ат белән баланы балыкчы коткарган. Бу хакта бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу һәлакәт кичә 12.30 сәгатьтә Иске Победилово торак пункты янында булган. Ике кеше утырган кар машинасы боз...
-
Хезмәтләр Интернет аша башкарылырга тиеш
Халык арасында электрон хезмәтләрне популярлаштыру - Татарстан җитәкчелеге алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Әлеге эшне уңышлы тормышка ашыру өчен республика үз алдына шактый зур максатлар куя: 2018 елда Татарстанда барлык төр хезмәтләрнең 70 процентка якыны интернет аша башкарылырга тиеш. Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2014 елда дәүләт хезмәтләре порталы...
-
Чирмешәнлеләргә миллион сумлык дару бушлай бирелгән
Чирмешәнлеләргә 2015 елның беренче яртысында рецепт буенча биреләчәк даруларга сентябрь аенда ук заявка тапшырылган. Федераль бюджеттан бирелүче бу даруларга ярты елга 3 миллион 816 мең 12 сум акча бүленгән. Бер айга рецепт буенча 636 мең сумлык дару кайтачак. Алар 2015 ел өчен социаль пакеттан баш тартмаган 490 кешегә биреләчәк. Региональ...
-
Финанс пирамидасыннан зыян күрүчеләр
Татарстанда агымдагы елда финанс пирамидаларын оештыручыларга карата 14 җинаять эше кузгатылган. Эчке эшләр органнарына 3,5 меңләп кеше аларның эшенә карата ризасызлык белдереп гариза язган. Алар буенча килгән зыян суммасы 500 млн сумнан артып китә. «Финанс-Кредит» КПКсының офислары Казан, Яшел Үзән шәһәрләреннән тыш Әлмәттә дә булган. Аның җитәкчеләренә карата да җинаять...
-
Зәй-Каратайда макулатура җыйдылар
Бездә "Макулатура җыеп, агачны саклап кал" дигән акция үтте, дип хәбәр итә Зәй-Каратай мәктәбе сайты. Баштан сыйныф сәгатьләрендә укучыларга бу эшнең мөһимлеген аңлатканнар. 1-8 декабрьдә балалар мәктәпкә кәгазь калдыклары китергән, барлыгы 670 кг макулатура җыелган. Ул кабул итү пунктына тапшырылачак, аеруча актив катнашучыларга грамоталар, призлар тапшырачаклар икән.