15 декабрь 2015 яңалыклары
-
Авырлы хатын-кызны үтергәнче кыйнаган ир-атны хөкем иттеләр
Балтач районында яшәүче 44 яшьлек Илдар Фәләхетдинов суд тарафыннан 12 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Җинаять 5 сентябрь кичендә Балтач районы Түбән Сасна авылында кылына. Илдар Фәләхетдинов үзенең дусты - авырлы хатын-кыз белән кәеф-сафа корып утыра, аннары көнчелек аркасында арада низаг чыга. Илдар Фәләхетдинов дустын бик каты кыйный. Качып котылырга теләгән...
-
Күршеләрдә Кыш бабай һәм Кар кызы парады узачак
Әлеге чара Әлмәттә 19 декабрьдә булачак. Сәгать 12 дә Кыш бабайлар һәм Кар кызлары Нефтьчеләр мәйданыннан "Шәмсенур" паркына таба юл тотачак. Кунакларны кызыклы тамаша көтә, дип яза "Әлмәт таңнары".
-
Яңа елны кайда каршылыйсыз
Яңа елны өеңдә якыннарың белән каршылаудан да яхшысы юк. Бүген Россия халкының 43 проценты шулай дип саный, шуңа бәйрәм ялларын да өйдә генә уздырырга планлаштыра. "Ромир" үзәге белгечләре белдерүенчә, узган ел ил халкының 47 проценты Яңа елны өйдә каршыларга җыенган булган. Аның каравы бер ел эчендә 31 декабрь көнне дусларына,...
-
Миллиардер малаен “Корстон” отелендә әнисен үтерүдә гаеплиләр
10 декабрь көнне Казандагы "Корстон" отелендә 44 яшьлек ханымны үтерү факты буенча җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Искәртеп узабыз, җинаять кылуда шикләнелеп, зыян күрүченең 19 яшьлек улы тоткарланган иде. Аның Россия олигархы, "Старик Хоттабыч" кибетләре челтәре хуҗасы һәм OBI акционеры Игорь Сосинның улы булуы билгеле булды. Тикшерү фаразлаганча, үтерү низаг...
-
Саклык банкына бомба куелу турында хәбәр булган
Бу хәл Казанда була, ашыгыч хезмәтнең кизү бүлегенә 13:45 сәгатьтә хәбәр ителә: Карбышев урамындагы Саклык банкында килүчеләр өчен өстәлдә банкка бомба куелу турында әйтелгән язуга тап булалар... Урынга тиз арада ашыгыч хезмәт вәкилләре килеп җитә, офистагы 25 кеше эвакуацияләнә.Тикшерү-оператив хезмәте кинологлар белән берлектә бинаны тикшергәннән соң, хәбәрнең ялган булуы ачыклана....
-
Лениногорскида газетка язылучылар чәй эчте (фотолар)
Бүген Халыкара чәй эчү көне уңаеннан, үзәк почтада газетка язылучыларны чәй эчерделәр. "Заман сулышы"на да ике кеше язылган иде.
-
Лениногорскида шимбә көнне ярминкә була
19 декабрь - шимбә көнне Үзәк мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе булачак. Үзебездә җитештерелгән азык-төлек: ит-сөт продуктлары, бал, он, яшелчә сатылачак. Иртәнге сәгать 8 дә башлана.
-
Минималь хезмәт хакы күләме билгеләнде
Россия Президенты Владимир Путин яңа минималь хезмәт хакы күләмен билгеләде. 2016 елның 1 гыйнварыннан илдә минималь хезмәт хакы күләме аена 6204 сум булачак. Әлеге үзгәреш "Минималь хезмәт хакы күләме турында"гы федераль канунның аерым маддәсенә кертелгән. Документ Дәүләт Думасы тарафыннан 2 декабрьдә кабул ителгән, Федерация Советы тарафыннан 9 декабрьдә хупланган.
-
Яңа ел бәйрәмнәре бәла-казасыз үтсен
Бүгеннән башлап Татарстанда, шул исәптән Лениногорскида янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Аның максаты - яңа ел чорында республика халкының иминлеген тәэмин итү. Бу аңлашыла да, чөнки нәкъ менә шушы бәйрәм чорында янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Фейерверк, салют һәм петардалар шартлатып күңел ачарга теләгән халык янгыннан саклану кагыйдәләре турында,...
-
Лениногорск кызы Арчада чыгыш ясады
Музыка-педагогия колледжының II курс студенты Гүзәл Вәлиулина Арчада "Җидегән чишмә" вокалчылар конкурсында катнашып кайтты. Педагогия училищелары студентлары арасында үткән бәйге Сара Садыйкова истәлегенә багышланган иде. Гүзәл беренчелекне алмаса да, ул лаеклы чыгыш ясаган һәм жюри әгъзалары тарафыннан да югары бәяләнгән.
-
Журналист Эльвира Фатыйхованың машинасына атканнар (ФОТО)
Гадәттән тыш хәл! Соңгы вакыт "Сираҗи сүзе" газетасында баш мөхәррир урынбасары булып эшләүче Эльвира Фатыйхованың бүген машинасына атканнар. "Эштән чыктым, 500 метр чамасы бардым да туктадым. Шунда аттылар да. Эштән чыкканны көтеп торганнардыр инде. Миңа эләкмәде, машинаның арткы тәрәзәсе генә ватылды", - ди Эльвира. Фейсбуктагы битенә ул менә шушы фотоны...