16 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Газетларга өйдән чыкмый гына язылырга мөмкин
Хәзер газет-журналларга өйдән яисә эш урыныннан да язылырга мөмкин булачак. Моның өчен: www.tatmedia.ru сайтының баш битендәге "Подписка" баннерына керергә кирәк. Ул үзеннән-үзе www.tatpost.ru/Podpiska/index.aspx сайтына күчәчәк. Теркәлеп, үзегезгә кирәкле: физик яисә юридик затлар категориясен сайларга, язылырга теләгән басманы исеме яисә индексы буенча табарга була. Түләү кредит карточкасы яисә, электрон юл белән...
-
Лениногорск җитәкчеләре бильярд уйнады
Муниципаль район башлыгы кубогына бильярд буенча узган ярышта предприятие һәм оешма җитәкчеләре, спорт ветераннары - барлыгы 15 кеше катнашты, дип хәбәр ителә муниципалитетның рәсми сайтында. Ике көн дәвам иткән ярышта финалга 6 кеше чыккан булган. Алар арасында барган көрәштә җиңүче булып, шәһәр прокуроры Петр Гринь танылган. Икенче урында - "Теплосервис"...
-
Лениногорск чибәрләре бәйгегә әзерләнә
Казанда узачак "Мисс Татарстан - 2014" конкурсының финалында Лениногорск данын өч кызыбыз яклаячак. Алинә Имангаҗиева, Диләрә Ялалтдинова, Диана Сәлахова - Казанда 132 кыз арасыннан сайлап алу турын узып, финалга чыгучылар. Хәзерге вакытта хореограф, стилист, режиссер һәм дизайнерлар аларны чыгыш ясарга әзерли. http://misstatarstan.ru. сайтына кереп, якташларыбыз өчен тавыш бирергә мөмкин.
-
Лениногорск укучылары «IТ – чемпионнар»
«IТ - чемпион» республика бәйгесенең өченче этабы җиңүчеләре арасында шәһәребез укучылары да бар. Мәгариф идарәсенең актлар залында аларны бүләкләү тантанасы үтте. Безнекеләр "Иң актив укучы" номинациясендә җиңүгә ирешкән. Аның мәгънәсе түбәндәгедән гыйбарәт: өлкәннәргә дәүләт порталында теркәлергә һәм аның аркылы түләүләр башкарырга ярдәм итәргә тиеш. Бәйге нәтҗәләре буенча, әлеге номинациядә безнең...