16 февраль 2015 яңалыклары
-
Лениногорскида үткән патриотик җыр конкурсына нәтиҗә ясалды
11 - 12 февральдә "Безгә бу дөньяны сакларга кушылган" муниципаль патриотик җырлар конкурсы үтте. Аның вокал өлешендә балалар бакчасына йөрүчеләрдән алып студентларга кадәр йөзләп кеше катнашты. Алар дүрт яшь төркеменә бүленеп, иң яхшы исемен яулау өчен көч сынашты. Нәтиҗәләрне карагыз:
-
Лениногорскида “Мәхәббәт агачы” акциясе
14 февраль көнне бөтен дөнья Гашыйклар көнен билгеләп үтә. Икенче төрле аны "Изге Вәли көне" дип йөртәләр. "Изге Вәли көне" инде 16 гасыр буе яшәп килә, дигән фаразлар да бар. Әмма Мәхәббәт бәйрәмен билгеләп үтү тагын да борынгыдан - борынгы мәҗүсилек сәнгате вакытыныннан ук килә диелә. 14 февраль көнне Лениногорск...
-
Лениногорск районы Тимәш мәктәбе укучылары арасында күп төр ярыш узды
Тимәштә район мәктәпләренең VIII-IX һәм X-XI сыйныф укучылары арасында күп төр ярыш узды. Перекладина тартылу буенча Данияр Галимов белән Ильмир Халиков (икесе дә Шөгер мәктәбе егетләре) җиңүче булды. Ату буенча да шөгерлеләр беренчедә - Альфред Вәлиуллин һәм Айдар Фасыйхов. Автоматны иң оста җыючы һәм сүтүче Динар Латыйпов (Түбән Чыршылы) белән...
-
Лаеш районында ир белән хатынны ишегалдында атып үтергәннәр
Сингели авылында 58 яшьлек ир-ат белән 57 яшьтәге хатынның мәете 15 февраль иртәсендә табылган. Җинаять эше кузгатылган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ир белән хатын көч кулланып үтерелгән, икесенең башына атканнар. Ир-атның эчендә дә күп санлы яралар бар. Беренчел фаразлар буенча, алар табылганга кадәр...
-
Куакбаш авылы китапханәсендә «Безнең Муса абыебыз” дип исемләнгән иртә
Куакбаш авылы китапханәсендә герой - шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган балалар иртәсе әнә шулай дип аталды. Бәйрәмгә "Чулпан" балалар бакчасына йөрүче нәниләр һәм Куакбаш мәктәбенең I сыйныф укучылары чакырылган иде. Балалар иртәсе Гөлинә Гататдинова башкаруында "Бүләк" шигыре белән башланып китте. Аннан соң китапханәче Гүзәлия Мифтахова балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты...
-
Лениногорск трамплинчылары – II урында
2015 елның 13 -15 февраль аралыгында Пермь краеның Чайковский шәһәрендә олы яшьтәге егет һәм кызлар арасында трамплиннан чаңгыда сикерү буенча Россия Беренчелеге үтте. Ярышта Лениногорск, Санкт-Петербург, Мәскәү, Уфа, Пермь, Түбән Тагил һәм башка шәһәрдән килгән җыелма командалар катнашты. Олы яшьтәге ир-егетләр арасыннан Максим Сергеев көмеш медаль иясе булды. Җыелма командалар...
-
Кекушин каратэда – лениногорскилылар
Үткән якшәмбедә Башкортстан Республикасы Благовещенск шәһәрендә Кекушин каратэ буенча беренчелек үтте. Лениногорск шәһәренең Кекушин каратэ Федерациясеннән безнең яшүсмер егетләр һәм ир-егетләр дә катнашып, чемпион һәм приз алучылар булды. Нәтиҗәдә, яшүсмерләр арасында I урынны Семен Ефремов алса, ир-егетләр арасыннан I урынга Тимур Ризатдинов лаек булды. Яшүсмерләр арасында III урынга Никита Первов...
-
Лениногорскиның сугышчы-интернационалист һәйкәле янында митинг узды
15 февральдә Лениногорскида сугышчы-интернационалист һәйкәле янында митинг узды. Ул Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 26 ел тулу уңаеннан булды. Гүзәлия Нигъмәтҗанова фотолары