16 февраль 2016 яңалыклары
-
Чаллыда "дуңгыз гриппы"н йоктыручылар саны 74кә җиткән
Чаллыда "дуңгыз гриппы"ның 74 очрагы теркәлгән. Авыручыларның 66сы хастаханәдән чыгарылган инде. Ә калган 8 кеше йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана. Алар арасында ике бала да бар. Табиблар, авыруларның хәле канәгатьләнерлек, дип бәя бирә. http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/54304-challyida-du%D2%A3gyiz-grippyin-yoktyiruchyilar-sanyi-74k%D3%99-%D2%97itk%D3%99n.html
-
Лениногорскилылар "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" конкурсында катнашты (+ фото)
12 февраль көнне Әлмәт шәһәрендә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" конкурсының зональ этабы үтте. Анда лениногорскилылар да катнашты. 7 номинациядә җиңү яулады. Катнашучылар дипломын "Мәдәни һәм рухани хатын-кыз" һәм "Хатын-кыз - ел үрнәге" номинацияләрендә Фәгыймә Минәҗева, Елена Артемьева алды. Конкурс җиңүчеләре дипломына лаек булучылар: "Хатын-кыз ана" - Разыя Камалетдинова,...
-
Рифат Зарипов: "Мунча ташы" беркайчан да начар була алмый
Юмор остасы, җырчы Рифат Зарипов Казанда үзенең яңа программасын тәкъдим итте дә, хәзер гастрольләр белән Башкортстан якларына чыгып киткән. "Өйдә сирәк булам, улым Исламның әтисен күргәне дә юк, әтисез үсә, 26сы көнне аңа 6 ай булачак, Алла теләсә", - дип шаяртты Рифат. - Рифат, вакытың тыгыз булса да, дустың Рамил...
-
Казанда төнлә троллейбус янган (+фото)
Гадәттән тыш хәл бүген төнлә - 01:36 сәгатьтә, Казанның Дементьев урамында килеп чыкан. Дөрләп янган троллейбусны 40 минут чамасы сүндерергә туры килгән. Коткаручылар янгынны тулысынча 02:13 сәгатьтә генә сүндерә алган. Янгын зыян салган мәйдан 30 квадрат метрны тәшкил иткән. Янгынга каршы көрәшкә 18 кеше һәм 6 берәмлек техника җәлеп ителгән....
-
Лениногорскилы ике бала үлемендә гаепле машина йөртүчегә дүрт ел биргәннәр
Үткән елның 20 августында Миңнебай-Әлмәт юлындагы коточкыч аварияне күпләр хәтерлидер. Анда безнең шәһәрнең 10 нчы мәктәбендә белем алучы 15 яшьлек Алсу белән 10 яшьлек Надир һәлак булган иде. Алар утырган "Лада Калина" автомобиленә юл бирмәгән "Скания" авыр йөк машинасын йөртүче Әлмәт кешесе шушы көннәрдә суд каршына баскан. Әлмәт шәһәр суды...
-
Ваннага кәрәзле телефоны төшкән һәм кыз үлгән
Бу хәл 13 февральдә Мәскәүдә була. Яшүсмернең үле гәүдәсен әти-әнисе табып ала. Тикшерүчеләрнең беренчел фаразы буенча, кыз ваннада юына торган була, телефоны ваннага төшеп киткәч, ул электротравма алган, дип хәбәр итә Вести.ру. Тикшерү эше дәвам итә.
-
Лениногорскилыларга үз теләкләре белән бармак эзе төшерергә була
Бармак эзе төшерү бүгенге көндә актуаль, әлеге процедураны һәркем үз теләге белән уза ала, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте. Хәзерге заман шартларында, дактилоскопия (бармак эзен төшерү) теркәвен узган һәркемнең документлары бозылган, югалган, яисә бәхетсезлек очрагына тарганда шәхесен ачыкларга ярдәм итә. Әлеге бушлай процедураны узу өчен гариза белән...
-
Лениногорскида трамплиннан сикерәчәкләр
20-22 февральдә шәһәребезнең трамплиннар комплексында трамплиннан сикерү һәм ике төр чаңгы ярышы буенча республика беренчелеге һәм чемпионаты үтә. Анда 19 яшькәчә булган егет һәм кызлар катнашачак. Сәгать 10.00 да башлана.
-
Лениногорскида тагын бер кеше ВИЧ-инфекция йоктырган
Атна дәвамында ВИЧ-инфекция йоктыруның иң күп очрагы Казанда теркәлгән. 4-10 февральдә Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 26 очрагы ачыкланган. Бу хакта Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җиткерә. Шуларның 6сы - Казанда теркәлгән. Әлмәт һәм Бөгелмә районнарында - 4әр, Чаллыда - 3,...